Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Очрашуның тәртибе, 25 март
    Изге хезмәтебез 2013 | март
    • Очрашуның тәртибе, 25 март

      25 МАРТ АТНАСЫ

      39 җыр һәм дога

      □ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

      gt 19 нчы бүлек (30 мин)

      □ Теократик хезмәт мәктәбе

      Изге Язмаларны уку: Лүк 4—6 (10 мин)

      № 1: Лүк 4:22—39 (4 мин яисә әзрәк)

      № 2: Мәсихчеләр суга чумдырылуны үтәргә тиеш (td 26А) (5 мин)

      № 3: Гайсәнең үледән терелтелгән булуына нинди дәллиләр бар? (1 Көр. 15:3—7) (5 мин)

      □ Хезмәт очрашуы

      12 җыр

      5 мин. Беренче шимбә көнне Изге Язмалар өйрәнүен башлагыз. 8 нче биттә китерелгән кереш сүзләрне кулланып, апрель аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен ничек башлап булганын күрсәт. Барысын да бу шимбә көнне Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен тырышлыклар куярга чакыр.

      25 мин. «„Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!“ дигән брошюраны ничек кулланырга». Сораулар һәм җаваплар. 6 нчы абзацны карап чыкканда ике демонстрация әзерлә.

      17 җыр һәм дога

  • «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраны ничек кулланырга
    Изге хезмәтебез 2013 | март
    • 3. Бу брошюра башка өйрәнү басмаларыннан нәрсә белән аерылып тора?

      3 Брошюраның үзенчәлекләре. Өйрәнү басмаларыбызның күбесе кеше аны укып хакыйкатьне үзе аңлый алырлык итеп язылган. Бу басма алардан аерылып тора. Ул, Изге Язмалар өйрәнүләре вәгазьче белән бергә үткәрелсен өчен, җитәкчелек итеп язылган. Шуның өчен брошюраны кешегә тәкъдим иткәндә бер-ике абзацны бергә карап чыгу яхшы булыр иде. Абзацлар кыска булганга, аларны хәтта кешенең ишеге алдында яисә аның эш урынында карап чыгып була. Өйрәнүне 1 нче дәрестән башлау яхшы булыр иде, әмма аны брошюраның башка дәресеннән дә башлап була.

      4. Ничек яңа брошюра безгә турыдан-туры Изге Язмалардан өйрәтергә булыша?

      4 Басмаларыбызның күбесендә бастырылган сорауларга җавапларны абзацларда табып була. Әмма бу басмада җавапларны еш кына Изге Язмаларның үзендә генә табып була. Күп кешеләр безнең басмаларыбыздан түгел, ә Изге Язмаларның үзеннән өйрәнергә тели. Шунлыктан шигырьләр җәяләрдә китерелсә дә, аларның өземтәләре китерелми һәм аларның күбесен Изге Язмаларның үзеннән укырга кирәк. Бу өйрәнүчеләргә алар Аллаһыдан белем алалар икәнен аңларга булыша (Ишаг. 54:13).

      5. Ни өчен вәгазьчегә һәр өйрәнүгә яхшы әзерләнеп килергә кирәк?

      5 Брошюрада китерелгән кайбер шигырьләр аңлатылмый. Ни өчен? Бу өйрәнүче сораулар бирсен өчен һәм вәгазьче үз өйрәтү осталыгын куллансын өчен эшләнгән. Шуның өчен һәр өйрәнүгә яхшы әзерләнеп кил. Сак бул: күп сөйләмә. Без Изге Язмаларны аңлатырга яратабыз. Ләкин без өйрәнүчедән ул үзе шигырьне ничек аңлый икәнен сорасак, яхшырак булыр иде. Өйрәнүчегә ипле итеп сораулар биреп, без аңа һәр шигырьнең мәгънәсен аңларга булышырбыз (Рәс. 17:2).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу