Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 95 мәкалә
  • Стресс белән көрәшергә ничек өйрәнергә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Стресс белән көрәшергә ничек өйрәнергә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Стресска каршы тора белү нәрсә ул?
  • Ни өчен стресска каршы тора белү мөһим?
  • Ничек стресска тагын да яхшырак каршы торырга?
  • Ничек нык булырга?
    Уяныгыз! 2019
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2018
  • Үзгәрешләрне ничек кичереп була?
    Уяныгыз! 2016
  • Балагызга уңышсызлыкларын кичерергә ярдәм итегез
    Гаилә өчен ярдәм
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 95 мәкалә
Яшүсмернең кәефе боегудан шатлыкка үзгәрә.

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Стресс белән көрәшергә ничек өйрәнергә?

Син үзеңне стресска каршы тора алучы дип саныйсыңмы? Син астарак санап китәчәк очракларга эләккәнең булдымы?

  • Якын кешенең үлеме.

  • Озакка сузылган чир.

  • Табигый афәтләр.

Галимнәр безне җитди проблемалар гына түгел, ә хәтта гади көндәлек мәшәкатьләре дә чыгырыннан чыгара ала дип әйтә. Менә ни өчен, сәбәпләр нинди генә булмасын, стресс белән көрәшергә өйрәнергә кирәк.

  • Стресска каршы тора белү нәрсә ул?

  • Ни өчен стресска каршы тора белү мөһим?

  • Ничек стресска тагын да яхшырак каршы торырга?

  • Яшьтәшләрең нәрсә әйтә?

Стресска каршы тора белү нәрсә ул?

Стресска каршы тора белү — бу проблемаларны хәл итә белү сәләте һәм кичереп чыккан авыр хәлләрдән соң яңадан тору. Әлбәттә, бу сәләт кешеләрнең тормыш авырлыкларыннан якланганын аңлатмый. Алар егылсалар да, тора ала һәм бу аларны ныгыта гына дип әйтеп була.

Ике пальма агачының үзгәрүе: 1. Давыл вакытында җилдән сыгыла. 2. Давылдан соң турылана.

Давыл вакытында агач җилдән сыгыла, әмма җил тынгач, яңадан туры була. Шулай ук син дә кайгы һәм авырлыкларны җиңеп чыга аласың.

Ни өчен стресска каршы тора белү мөһим?

  • Чөнки проблемалардан качып булмый. Изге Язмаларда болай әйтелә: «Һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр... җиңми, ... белемле кешеләр һәрвакытта да уңышлы булмый, чөнки аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» (Вәгазьче 9:11). Нәтиҗә? Яхшы кешеләр дә газаплана һәм күп очракта алар үзләре гаепле булмаска да мөмкин.

  • Чөнки шулай син нервларыңны саклап калырсың. Бер мәктәп психологы болай әйткән: «Укучылар минем кабинетта экзаменнан өчле билгесе я социаль челтәрләрдә язылган комментарийлар аркасында нинди генә истерикаларга бирелми иде». Аның сүзләре буенча, шундый бер карашка гади очракларда үзеңне тота белмәү «психик һәм эмоциональ хәлнең бозылуы өчен яхшы нигез» булдыра.a

  • Чөнки бу тормыш өчен кирәкле. Ричард Лёрнер исемле бер психолог стресс белән бәйле очраклар турында болай дип яза: «Тормышта уңышлырак булыр өчен, авырлыкларны кичереп чыгарга, яңа максатлар куярга һәм теләгән уңышларга ирешер өчен яңа юллар эзләргә өйрәнергә кирәк».b

Ничек стресска тагын да яхшырак каршы торырга?

  • Энәдән дөя ясамаска өйрән. Проблемаларның чынбарлыкта булган күләмен күрергә һәм җитди авырлыкларны юк-бардан аерырга өйрән. Изге Язмаларда болай диелә: «Акылсыз ачуын шунда ук белдерә, ә алдын-артын уйлап яшәүче хурлауны игътибарсыз калдыра» (Гыйбрәтле сүзләр 12:16). Бар проблемалар аркасында да чиктән тыш борчыласы юк.

    «Мәктәптә балалар юк кына сәбәпләр булса да зарлана башлыйлар һәм аннан соң социаль челтәрләрдә дусларыннан алар белән ризалашкан комментарийлар алалар. Һәм моның аркасында алар тагын да кызып китәләр һәм проблеманы алар инде дөрес бәяли алмыйлар» (Джоанн).

  • Башкалардан өйрән. Изге Язмаларда әйтелә: «Тимер тимерне кайраган кебек, кеше дә үз дустын үткен итә» (Гыйбрәтле сүзләр 27:17). Тормыш авырлыкларына бирешмәгән кешеләрнең тәҗрибәләреннән син күп нәрсәгә өйрәнә аласың.

    «Кайчакта, башкалар белән аралашканда, син аларга нәрсәләр кичереп чыгарга туры килгәне турында ишетәсең. Алар бу авырлыкларны кичереп чыккан! Алар үз проблемаларын чишәр өчен нәрсә эшләгән я, киресенчә, нәрсә эшләмәгәннәре турында сора» (Джулия).

  • Түземле бул. Изге Язмаларда болай дип языла: «Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр» (Гыйбрәтле сүзләр 24:16). Туган шартлар белән килешер өчен вакыт кирәк, шуңа күрә кәефең бөтенләй булмаса аптырама. Иң мөһиме — яңадан көч табып торып басу!

    «Уңышсызлыктан соң эмоциональ яктан аякка басар өчен һәм йөрәктәге яраларны төзәтер өчен хәл җыярга кирәк. Ә бу тиз генә булмый. Үз тәҗрибәмнән мин вакыт дәвалаганын һәм яралар әкренләп төзәлгәнен аңладым» (Андреа).

  • Рәхмәтле булырга тырыш. Изге Язмалар болай дип өнди: «Рәхмәтле булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:15). Безгә нинди генә авырлыклар белән очрашырга туры килмәсен, безнең рәхмәтле булыр өчен, бик күп сәбәпләребез бар. Сиңа тормышыңда ошый торган өч нәрсә турында уйлап кара.

    «Берәр бәла килгәндә, үзеннән-үзе уйлап куясың: ни өчен бу минем белән?! Әмма стресска каршы тора белүче кеше начар нәрсәләргә игътибарын тупламый, ә уңай нәрсәләр һәм нәрсә эшли алганы турында уйларга тырыша» (Саманта).

  • Уңай караш үстер. Рәсүл Паул болай дип язган: «Мин бернәрсәгә дә карамастан булганына канәгать булырга өйрәндем» (Филипиялеләргә 4:11). Паул кайбер авырлыклардан берничек тә котыла алмаган. Әмма ул үз карашын үзгәртә алган. Паул бу авырлыкларыннан зарланмаска, ә, киресенчә, канәгать булырга карар иткән.

    «Минем авырлыкларга беренче карашым бик үк әйбәт түгел икәнен аңладым. Һәм мин бернигә дә карамастан кулларымны төшермәскә, ә шатланып яшәргә карар иттем. Моннан миңа гына түгел, ә якыннарыма да яхшы булачак» (Мэтью).

  • Аллаһыга дога кыл. Изге Язмаларда әйтелә: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр. Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга бирмәс» (Зәбур 55:22). Дога — бу психологик алым түгел. Бу Барлыкка Китерүчебез белән сөйләшү. Ул бит һәрберебез турында кайгырта (1 Петер 5:7).

    «Миңа авырлыкларым белән ялгыз көрәшәсе юк. Мин Йәһвә Аллаһыга үз борчуларым турында сөйлим һәм, ул миңа биргән яхшы нәрсәләр өчен, рәхмәтләремне белдерәм. Шулчакта минем негатив уйларым юкка чыга һәм мин уңай якка игътибарымны туплый алам. Дога бик мөһим!» (Карлос).

Яшьтәшләрең нәрсә әйтә?

Сарахи.

«Без камилсез һәм шуңа күрә хаталар ясыйбыз. Әзрәк ясарга кирәк бит тә, ә без һәр көнне ясыйбыз! Моны үзгәртеп булмый, һәм шуңа күрә хаталарыңнан өйрәнергә кирәк. Һәм соңрак, охшаш хәлгә очраганда, үзеңнән сорап була: „Бу юлы ничек эш итсәм, дөресрәк булыр?“» (Сарахи).

Изабэлл.

«Минем Изге Язмалардан яраткан шигырем — бу Маттай 6:27, Гайсә анда мондый сорау бирә: „Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала?“ Кайчакта, мин булмаган нәрсәләр турында юкка гына кайгыра башлыйм. Шуңа күрә мин игътибарымны хәзерге вакыттагы нәрсәләргә тупларга булдым. Үзгәртә алмаган нәрсәләр турында борчылу — юкка гына нервларны бетерү бит» (Изабэлл).

Йомгаклау: стресс белән көрәшергә ничек өйрәнергә?

  1. 1. Энәдән дөя ясама. Җитди авырлыкларны юк-бардан аерырга өйрән.

  2. 2. Башкалардан өйрән. Әти-әниең я син ышанган берәр олы кеше белән сөйләш. Аларга авырлыклары белән көрәшергә нәрсә ярдәм иткәнен сора.

  3. 3. Түземле бул. Килеп чыккан шартлар белән килешер өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә эмоциональ яктан, син теләгәнчә, тиз генә аякка баса алмасаң борчылма.

  4. 4. Рәхмәтле булырга тырыш. Авырлыкларга очрасаң да, синең рәхмәтле булыр өчен барыбер сәбәпләрең бар.

  5. 5. Уңай караш үстер. Без кайчакта шартларыбызны үзгәртә алмыйбыз, әмма без аларга карата карашыбызны үзгәртә алабыз.

  6. 6. Аллаһыга дога кыл. Дога — бу Барлыкка Китерүчебез белән сөйләшү мөмкинлеге. Ул бит һәрберебез турында кайгырта (1 Петер 5:7).

a Томас Кёрстингның «Отключённые» дигән китабыннан.

b «Хороший подросток. Разоблачение мифа о трудном возрасте» дигән китаптан.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу