АРХИВЫБЫЗДАН
Алар иң яхшысын биргән
1945 елда Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Германиянең зур өлеше хәрабәләргә әйләнгән. Шәһәрләр җимерелгән, мәктәпләр буш булган, хастаханәләр эшләмәгән, бөтен җирдә шартламаган бомбалар яткан. Өстәвенә, каты ачлык хөкем сөргән һәм ризык бәяләре бик югары булган. Мәсәлән, кара базарда 500 грамм ак майның бәясе алты атналык эш хакына тиң булган!
Бу йөзләгән Йәһвә Шаһитенә дә тәэсир иткән. Алар иманнары өчен берничә ел төрмәләрдә һәм концлагерьларда утырып чыккан. 1945 елда алар азат ителгән һәм аларның өсләрендәге киемнәреннән башка бернәрсә дә булмаган. Кайбер кардәшләр милекләрен югалткан, башкалары ачлыктан шулкадәр интеккән, хәтта мәсихче очрашуларда хуштан язган.
Башка илләрдәге кардәшләр тиз ярдәмгә килә
Башка илләрдә яшәүче Йәһвә Шаһитләре ризыкка һәм кием-салымга мохтаҗ булган кардәшләребезгә шунда ук ярдәм кулын сузган. Төп идарәдәге (АКШ) кардәшләребез, Берндагы (Швейцария) филиалга мөрәҗәгать итеп, Германиядәге кардәшләребезгә булышлык итүләрен үтенгән. Нейтан Норр, Төп идарәнең вәкиле буларак, Европага бу эшкә җитәкчелек итәр өчен һәм аны тизләтер өчен килгән.
Нейтан Норр Висбадендагы кардәшләргә мөрәҗәгать итә. Өстә немец телендә еллык шигырь язылган: «Бар халыклар Йәһвәне мактагыз» (Германия, 1947 ел)
Швейцариядәге кардәшләр юмарт итеп ризык, кием-салым һәм акча бүләк иткән. Әйберләрне башта Бернга илткәннәр, ә аннан, коробкаларга төеп, Германиягә җибәргәннәр. Башка илләрдәге, шул исәптән Канада, Кушма Штатлар һәм Швециядәге, Йәһвә Шаһитләре дә ярдәм иткән. Алар Германиядәге кардәшләргә генә түгел, ә сугыштан зыян күргән Европадагы һәм Азиядәге башка илләргә дә әйберләр җибәргән.
Гаҗәеп нәтиҗәләр
Берничә ай эчендә Швейцария филиалы кофе, сөт, шикәр, ярмалар, киптерелгән җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм консервлар җибәргән. Кардәшләргә акча да җибәрелгән булган.
Моннан тыш, Швейцариядәге кардәшләр биш тонна кием-салым, шул исәптән җылы киемнәр, хатын-кызлар өчен күлмәкләр һәм ир-атлар өчен костюмнар җибәргән. «Күзәтү манарасы» журналының 1946 ел, 15 гыйнвар санында болай дип әйтелгән булган: «Кардәшләр иң яхшысын биргән. Германиядәге кардәшләргә ярдәм итәр өчен, алар күпне корбан иткән».
Швейцариядәге кардәшләр шулай ук якынча 1 000 пар аяк киеме бүләк иткән. Җибәрер алдыннан аларның яхшы хәлдә булуын тикшергәннәр. Висбадендагы (Германия) кардәшләр, коробкаларны ачкач, аяк киемнәренең сыйфатына һәм төрлелегенә шак каткан. Бер кардәш: «Германиядә андый ассортименты булган кибетне тапмассың»,— дип язган.
Ярдәм итү эше 1948 елның августына кадәр дәвам иткән. Гомүмән алганда, Швейцариядәге кардәшләр Германиядәге имандашларына 444 коробкада 25 тонна ризык һәм кием-салым җибәргән. Инде әйтелгәнчә, бу эштә башка илләр дә катнашкан, ләкин шунысы гаҗәеп: ул вакытта Швейцариядә нибары 1 600 вәгазьче генә яшәгән!
«Бер-берегезне яратыгыз»
Гайсә Мәсих болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Мәхәббәт Йәһвә халкын кирәкмәгән нәрсәләрне түгел, ә иң яхшысын бирергә дәртләндергән (2 Көринтлеләргә 8:1—4). Цюрихтан килгән хатта әйтелгәнчә, «үзләре дә әллә ни бай булмаган күп кенә кардәшләр, ярдәм итәргә теләп, үзләренең ризык талоннарын һәм акчасын бүләк иткән».
Германиядәге кардәшләребез эзәрлекләүләрдән һәм сугыштан соң тиз тергезелгән булган, чөнки аларның имандашлары, фидакарь яратудан чыгып, аларга чын күңелдән ярдәм күрсәткән һәм бу эш яхшы оештырылган булган.