Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w21 май 31 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ПАПИРУС КӨЙМӘЛӘР НИЧЕК ЯСАЛГАН?
  • НИ ӨЧЕН ПАПИРУС, КӨЙМӘ ЯСАР ӨЧЕН, ЯХШЫ МАТЕРИАЛ БУЛГАН?
  • Папирус
    Сүзлек
  • Кулъязмалар
    Сүзлек
  • Төргәк
    Сүзлек
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
w21 май 31 б.

Сез беләсезме?

Борынгы вакытта, көймәләр ясар өчен, папирус кулланылганмы?

Папирус

БОРЫНГЫ Мисырда папирустан кәгазь ясалганы яхшы билгеле. Греклар белән римлылар да папирусныa язу материалы итеп кулланган. Ә менә папирустан көймәләр дә ясалганы күп кенә кешеләргә билгеле түгел.

Борынгы Мисыр төрбәләрендә табылган көймәләрнең ике макеты

Якынча 2 700 ел элек Ишагыя пәйгамбәр «Хәбәшстан елгалары өлкәсендә» яшәүче халык «диңгез буйлап папирус көймәләрдә сулар аша вәкилләр җибәрә» дип язган булган. Соңрак Ирмия пәйгамбәр Мидо-Фарсы гаскәре Бабыл шәһәрен яулап алачак һәм, бабыллылар качып китә алмасын өчен, аларның папирус көймәләрен яндырачак дип пәйгамбәрлек иткән (Ишаг. 18:1, 2; Ирм. 51:32).

Археология борынгы кешеләрнең чыннан да папирустан көймәләр ясаганын дәлилли. Мәсәлән, археологлар мисырлыларның папирус көймәләр ясаганнарына дәлилләр тапкан. Изге Язмалар — Аллаһы тарафыннан рухландырылган китап, шуңа күрә бу китапның папирус көймәләр турында төгәл әйтүе һич тә гаҗәпләндерми (2 Тим. 3:16).

ПАПИРУС КӨЙМӘЛӘР НИЧЕК ЯСАЛГАН?

Борынгы мисырлылар үз төрбәләрендә рәсемнәр төшергән я аларны уеп ясаган. Андый рәсемнәрдә кешеләрнең папирусны җыйганнары һәм көймәләр ясаганнары сурәтләнгән. Кешеләр папирусны кискән, бер-берсе белән бәйләгән, ә аннан соң бу бәйләмнәрне тагын бер тапкыр бер-берсе белән бәйләгән. Папирусның сабаклары түгәрәк түгел, ә өчпочмаклы, шуңа күрә, аларны бергә бәйләсәң, бәйләм бик тыгыз була. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, андый папирус көймәләрнең озынлыгы 17 метрга җитә алган һәм анда 10—12 пар ишкәк сыя алган (Companion to Ancient Egypt).

Бу рельефта Мисырлыларның папирус көймәләрне ясаулары сурәтләнгән

НИ ӨЧЕН ПАПИРУС, КӨЙМӘ ЯСАР ӨЧЕН, ЯХШЫ МАТЕРИАЛ БУЛГАН?

Нил елгасы буйларында күп папирус үскән, шуңа күрә аны җыю авыр булмаган. Моннан тыш, папирустан көймә ясау да чагыштырмача җиңел. Кешеләр хәтта агач көймәләр ясарга өйрәнгәч тә, күрәсең, күп кенә балыкчылар һәм аучылар папирус көймәләрне һәм салларны куллануларын дәвам иткән.

Папирус көймәләр озак вакыт дәвамында киң кулланылышта булган. Мәсәлән, б. э. беренче һәм икенче гасырларында яшәгән борынгы грек язучысы һәм тарихчы Плутарх ул вакыттагы кешеләр папирус көймәләрне әле дә куллана дип әйткән булган.

a Папирус сазлы җирләрдә һәм акрын агымлы елгалар буйларында үсә. Аның биеклеге 5 метрга җитәргә мөмкин, һәм сабагының нигезе аркылыга 15 сантиметрга җитә ала.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу