114 НЧЕ ҖЫР
«Сабыр булыгыз»
Бастырылган версия
1. Күпләр кире кагалар
Аллаһының хакимлеген,
Хурлыйлар, каралыйлар
Аның изге, саф исемен.
Хәлне чишә алса да,
Аллаһы сабыр итә,
Ярсу белән эш итми —
Йәһвә көтә белә.
Бирә һәр кешегә дә
Котылырга мөмкинлекне,
Шуңа сабыр итә дә.
Бөек аның түземлеге!
2. Һәр көн без омтылабыз
Сабырлыкны күрсәтергә.
Шуңа күрә яшибез
Татулыкта, бердәмлектә.
Түзем кеше ашыкмый
Ярсырга, үпкәләргә;
Белә: камил булырбыз,
Моңа өметләнә.
Дога кылып сорыйбыз
Аллаһыдан изге рухын.
Сабыр булып яшибез —
Сизәбез җан тынычлыгын.
(Чыг. 34:14; Ишаг. 40:28; 1 Көр. 13:4, 7; 1 Тим. 2:4 дә кара.)