ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | МИРИАМ
«Йәһвәне мактап җырлагыз»!
Кечкенә кыз яшеренеп тора. Аның күзләре камышлар арасындагы бер урынга төбәлгән. Ул шым гына торып, Нил елгасының агымын сизә. Аның бөтен тәне киеренкеләнгән. Вакыт озак сузыла. Шулай да ул, бөҗәкләрнең очуына игътибар итмичә, һаман көтеп тора. Кыз карап торган урында кәрзин яшерелгән; эчендә аның сабый энесе ята. Энекәшенең анда берүзе ятканын белеп, аның йөрәге өзгәләнә. Әмма ул әти-әнисенең дөрес эш иткәнен белә; тик шулай итеп кенә аның сабый энесен шушы куркыныч вакытта коткарып булган.
Бу кыз искиткеч кыюлык күрсәткән, һәм тормышта аңа бу сыйфатны әле күрсәтәсе булыр. Өстәвенә, аның йөрәгендә инде тагын бер күркәм сыйфат — иман үсә башлаган. Шушы мизгелдә һәм бөтен тормышында бу сыйфат аңа бик кирәк булачак. Еллар узгач, инде олыгайгач, иман аны үз халкының хәлиткеч чорларында җитәкләп торачак. Бу сыйфат аңа шулай ук, җитди хата кылгач, бик булышачак. Кем турында сүз бара? Без аның иманыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
Мириам — коллар баласы
Изге Язмаларда бу кызның исеме әйтелмәсә дә, без аның кем икәнен беләбез. Бу Мириам — Мисыр җирендәге еврей коллары Амрам белән Йәһәбәднең олы кызы булган (Саннар 26:59). Аның энекәшенә соңрак Муса дигән исем кушачаклар. Һарунга — сабыйның абыйсына — ул вакытта якынча өч яшь булган. Мириамга ул вакытта күпме яшь булганын төгәл белмәсәк тә, аңа, күрәсең, әле ун яшь тә булмаган.
Мириам авыр вакытта яшәгән. Мисырлылар, аның халкыннан — еврейләрдән зур куркыныч яный дип уйлап, аларны кол иткән һәм җәберләгән. Моңа карамастан, коллар ишәйгән. Шунда мисырлылар үзләрен алар белән тагы да мәрхәмәтсезрәк тоткан. Фиргавен бар еврей малайларын тугач ук үтерергә боерган. Шифра һәм Пуя исемле кендекче хатыннар исә, иман күрсәтеп, бу боерыкны яшерен рәвештә үтәмәгән. Һичшиксез, Мириам моның турында ишеткән булган (Чыгыш 1:8—22).
Мириам шулай ук үз әти-әнисенең иманын күргән. Өченче матур сабыйлары тугач, Амрам белән Йәһәбәд беренче өч айны аны яшереп торган. Алар, патшадан курыкмыйча, сабыйларының үтерелүенә юл куймаган (Еврейләргә 11:23). Әмма баланы яшерү җиңел эш түгел, һәм тиздән аларга бик авыр карарны кабул итәргә туры килгән. Йәһәбәд үз сабыен берәрсе табарлык урында калдырырга тиеш булган. Шулай итеп, баласын тапкан кеше аның турында кайгырта һәм аны үстерә алыр иде. Камыштан кәрзин ясаганда, су үтмәсен өчен аны сумала белән сылаганда һәм сөйгән баласын шул кәрзин эченә салып, Нил елгасы буендагы камышлар арасына куйганда, әнисе Йәһвәгә кайнар догалар кылгандыр. Һичшиксез, ул Мириамга шунда торып нәрсә булачагын күзәтергә кушкан (Чыгыш 2:1—4).
Мириам — коткаручы
Шулай итеп Мириам көтеп тора. Вакыт узу белән, ул кемнеңдер килүен күрә. Берничә хатын-кыз якынлашып килә. Бу гади мисырлылар түгел. Бу фиргавен кызы һәм аның хезмәтче кызлары. Алар Нил елгасына су керергә дип килгән. Шунда Мириамның өмете өзелгәндер. Әллә фиргавен кызы, патша боерыгына колак салмыйча, бу еврей сабыен коткарырмы? Шул мизгелдә Мириам кайнар дога кыла башлагандыр.
Камышлар арасындагы кәрзинне беренче итеп фиргавен кызы күреп ала. Ул үзенең бер кол кызына кәрзинне алып килергә куша. Изге Язмаларда болай диелә: «Фиргавен кызы, кәрзинне ачкач, елап яткан сабыйны күрде». Ул шунда ук нәрсә булганына төшенә: бер еврей хатыны, үз баласын коткарырга теләп, аны яшергән. Ләкин фиргавен кызы шушы матур сабыйны жәлләп ала (Чыгыш 2:5, 6). Булган хәлне игътибар белән күзәткән Мириам фиргавен кызының сабыйга булышырга теләгәнен һичшиксез күреп ала. Шунда ул эш итәргә вакыт икәнен аңлый. Хәзер ул үз иманын гамәлдә күрсәтә ала. Кыюланып, ул фиргавен кызы һәм аның хезмәтчеләре янына якынлаша.
Фиргавен кызы белән сөйләшергә батырчылык иткән кол кызы белән нәрсә була алганын без белмибез. Шулай да Мириам патша кызына туры сорау бирә: «Мин, барып, баланы имезергә һәм аны карарга берәр еврей хатынын чакырып китеримме?» Бу нәкъ кирәкле сорау була. Фиргавен кызы сабыйны үзе имезә алмаганын белә. Бала үз халкында имездереп үстерелсә, акыллы булыр дип табадыр ул. Аннары ул, аны үз өенә китереп, аны үз баласы итә алыр иде һәм аны үстереп укыта алыр иде. Фиргавен кызы: «Бар, чакыр!» — дип җавап биргәч, Мириам бик шатлангандыр (Чыгыш 2:7, 8).
Кыюлык күрсәтеп, Мириам үзенең сабый энесен кайгырткан
Мириам үзен борчылып көткән әти-әнисенә ашыга. Аның шатлыклы хәбәрне үз әнисенә сөйләгәнен күз алдына китерегез! Һичшиксез, Йәһәбәд моның барысы Йәһвә җитәкчелеге буенча булганына шикләнмәгән. Шуңа күрә ул Мириам белән кире фиргавен кызына бара. Фиргавен кызы аңа: «Бу баланы үзең белән ал да, аны миңа имезеп үстер, ә мин сиңа түләп торырмын»,— дигәндә, Йәһәбәд үз шатлыгын күрсәтмәскә тырышадыр (Чыгыш 2:9).
Ул көнне Мириам үз Аллаһысы Йәһвә турында күп нәрсәне белгән. Ул аның үз халкы турында кайгыртканын һәм догаларын ишеткәнен аңлаган. Ул шулай ук олы кешеләр генә я ир-атлар гына кыюлык һәм иман күрсәтә ала дигән фикер дөрес түгел икәнен белгән. Йәһвә үзенең һәр тугры хезмәтчесен тыңлый (Зәбур 65:2). Бүген, шушы авыр көннәрдә барыбыз да — яшьләр дә, олылар да, ир-атлар да, хатын-кызлар да — моны истә тотарга тиеш.
Мириам — сабыр апа
Йәһәбәд үз баласын имезеп үстергән. Мириамның үзе коткарып калган энесен никадәр яратканын күз алдына китереп була. Бәлки, ул аңа сөйләшергә өйрәнергә булышкандыр, һәм энесенең беренче тапкыр Аллаһы исеме Йәһвә дип әйткәнен ишетү Мириамны бик сөендергәндер. Бала зуррак булып киткәч, аны фиргавен кызына бирү вакыты җиткән (Чыгыш 2:10). Һичшиксез, бу аерылу бөтен гаиләгә нык әрнү китергән. Мириам Мусаның (бу исемне аңа соңрак фиргавен кызы биргән) үскәч нинди кеше булып китәчәген күрергә бик теләгәндер. Ул, Мисыр патшасы сараенда үсеп, Йәһвәгә карата мәхәббәтен саклап кала алырмы?
Вакыт узу белән, җавабы ачыклана. Үсеп җиткәч, Муса, патша сараендагы мөмкинлекләрдән ваз кичеп, Йәһвәгә хезмәт итүне сайлый. Моны белгәч, Мириам, һичшиксез, үз энесе белән бик горурлангандыр! Мусага 40 яшь җиткәч, ул, үз халкын якларга тырышып, бер мисырлыны үтерә, чөнки тегесе үзенең еврей колын җәберләгән. Үз тормышын саклап калыр өчен, Муса Мисырдан качып китә (Чыгыш 2:11—15; Рәсүлләр 7:23—29; Еврейләргә 11:24—26).
Киләсе дүрт дистә ел Мириам, күрәсең, үз энесе турында бернәрсә дә ишетми. Муса ул вакытта ераклыкта, Мидьян җирендә, көтү көтеп яши (Чыгыш 3:1; Рәсүлләр 7:29, 30). Вакыт уза, һәм Мириам картая. Ул үз халкының хәле начарайганнан начарая барганын күрә.
Мириам — пәйгамбәр хатын
Аллаһы Мусага үз халкын коткарыр өчен кире кайтырга куша. Ул вакытта Мириам, күрәсең, инде 80 нән узган була. Һарун Мусаның арадашчысы була. Бергә алар, фиргавен янына барып, Аллаһы халкын җибәрергә сорый. Фиргавен аларның үтенечләрен кире какканда, ә алар кат-кат барып, Йәһвәнең мисырлыларны кисәтер өчен ун җәзасын башкарганда, Мириам, үз энеләренә булышыр һәм аларны дәртләндерер өчен, кулыннан килгәнне эшлидер. Ниһаять, соңгы җәзадан соң — мисырлыларның беренче уллары үтерелгәннән соң — Исраилнең Мисырдан чыгу вакыты җитә! Муса Исраилне җитәкләп алып барганда, Мириамның үз халкына армый-талмый булышып торганын күз алдына китерегез (Чыгыш 4:14—16, 27—31; 7:1—12:51).
Соңрак, Исраил халкы Кызыл диңгез һәм мисырлылар гаскәре арасында тозакка эләккәч, Мириам энесе Мусаның, диңгез алдында торып, үз таягын күтәргәнен күрә. Шунда диңгез икегә аерыла! Муса халыкны коры диңгез төбеннән алып барганда, Мириамның иманы, һичшиксез, тагы да ныгыган. Әйе, аның Аллаһысы, үз вәгъдәсен үтәр өчен, барысын эшли ала! (Чыгыш 14:1—31)
Исраиллеләр имин генә диңгез төбе буйлап үткәч һәм фиргавен үз гаскәре белән һәлак булгач, Мириам Йәһвәнең дөньядагы иң көчле гаскәреннән дә кодрәтлерәк икәнен күргән. Халык, шатланып, Йәһвәгә җыр җырлый башлаган. Мириам болай дип җырлаган: «Йәһвәне мактап җырлагыз, чөнки ул үзен данлыклы итте. Ул ат белән җайдакны диңгезгә ташлады». Ә бар хатыннар аңа ияреп бии башлаган (Чыгыш 15:20, 21; Зәбур 136:15).
Мириам Кызыл диңгез янында хатын-кызларны җиңү җырын җырларга дәртләндергән
Бу мизгел Мириам тормышында иң истәлекле булган. Һичшиксез, ул аның хәтерендә уелып калган. Изге Язмалар хәбәрендә Мириам ул вакытта пәйгамбәр хатын дип атала. Ул хатыннардан беренче булып андый исем алган. Мириамнан тыш тагын берничә хатын гына андый исемне йөртергә лаек булган (Хакимнәр 4:4; 2 Патшалар 22:14; Ишагыя 8:3; Лүк 2:36).
Изге Язмалардагы шушы хәбәрдән без күрәбез: Йәһвә безне күзәтә һәм басынкы тырышлыкларыбыз, сабырлыгыбыз һәм аны данларга теләгебезне бүләкләргә әзер. Яшь я олы, ир-ат я хатын-кыз булсак та, без Йәһвәгә иманыбызны күрсәтә алабыз. Андый иман Йәһвәне бик сөендерә; ул беркайчан да аны онытмаячак һәм, һичшиксез, бүләкләячәк (Еврейләргә 6:10; 11:6). Әйе, Мириам кебек иманлы кеше булу безгә күп фатихалар китерәчәк!
Мириам горур булып китә
Кеше җаваплы вазифаларга ия булганда, бу аның өчен фатиха булып тора. Ләкин бу шулай ук куркыныч тудырырга мөмкин. Исраил коллыктан азат ителгәндә, Мириам, күрәсең, халык арасында иң танылган хатын булган. Ул горурлыкка һәм мин-минлеккә бирелгәнме? (Гыйбрәтле сүзләр 16:18) Кызганычка каршы, вакытлыча бирелгән.
Мисырдан чыкканнан соң берничә ай үткәч, Муса янына каенатасы Ятәр, хатыны Сафура һәм ике улы килә. Муса, Мидьян җирендә 40 ел буе яшәгәндә, Сафурага өйләнешкән булган. Сафура, күрәсең, үз гаиләсен күреп алыр өчен, Мидьян җиренә кайткан булган, ә хәзер әтисе аны Исраил лагерена алып килгән (Чыгыш 18:1—5). Исраиллеләр Сафураның килүенә никадәр шатланганын күз алдына китерегез! Аллаһы үз халкын Мисырдан чыгарыр өчен сайлаган кешенең хатынын күрергә алар бик теләгәндер.
Ә Мириам шатланганмы? Башта, бәлки, шатланган. Ләкин соңрак ул, күрәсең, горурлыкка бирелгән. Ул, мөгаен, Сафура үзе урынына халыктагы иң танылган хатын дәрҗәсен алачак дип курыккандыр. Һәрхәлдә, Мириам белән Һарун тискәре фикерләр тарата башлаган. Аларның сөйләме явыз булып киткән. Башта алар Сафурага каршы сөйләгән; алар аның исраилле түгел, ә Куш җиреннәнa булганы аркасында зарланган. Ләкин соңрак алар Мусаның үзенә каршы зарлана башлаган. Мириам белән Һарун болай дип сөйләп торган: «Йәһвә Муса аркылы гына сөйлиме? Ул безнең аша да сөйләмимени?» (Саннар 12:1, 2)
Мириам махаулы булып китә
Шушы сүзләреннән күренгәнчә, Мириам белән Һарун агулы фикер йөртү рәвешенә бирелгән. Йәһвәнең Мусаны куллануы аларга ошамаган, алар үзләре өчен күбрәк хакимлек теләгән. Сәбәбе Мусаның үз хакимлеген дөрес кулланмавында булганмы? Юк. Мусаның кимчелекләре булса да, ул бер дә горур булмаган. Изге Язмаларда болай диелә: «Муса җир йөзендәге бар кешеләрнең иң юашы иде». Мириам белән Һарун хаклы булмаган. Алар куркыныч фикер йөртүгә бирелгән. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, аларны «Йәһвә тыңлап торган» (Саннар 12:2, 3).
Кинәт Йәһвә өч апалы-энелене очрашу чатыры янына чакыра. Болыт баганасы, төшеп, чатырның керү урыны янына баса. Бу Йәһвәнең шунда булуын аңлата. Йәһвә сөйли башлый. Ул, Мириам белән Һарунны шелтәләп, аларга үзенең Муса белән нинди мөнәсәбәттә булуын исләренә төшерә. Ул бит Мусага зур йөкләмә ышанып тапшырган. «Ничек сез,— дип сорый Йәһвә,— минем хезмәтчемнән, Мусадан зарланырга курыкмадыгыз?» Мириам белән Һарун бик курыккандыр. Йәһвә аларның Мусага карата хөрмәтсезлеген үзенә карата хөрмәтсезлек итеп күргән (Саннар 12:4—8).
Беренче булып тискәре фикерләрне, күрәсең, Мириам белдерә башлаган һәм үз энесен киленнәренә каршы чыгарга котырткан. Чөнки соңыннан Йәһвә нәкъ Мириамны җәзалаган. Мириамны махау чире каплый. Куркыныч чир аркасында аның тәне кардай ак булып китә. Һарун шунда ук, үзен Муса алдында басынкыландырып, аңардан ярдәм үтенә башлый. «Без акылсыз эш иттек»,— ди ул. Иң юаш кеше Муса Йәһвәгә: «И Аллаһым, аны савыктырчы! Зинһар!» — дип ялвара (Саннар 12:9—13). Әйе, Һарун да, Муса да Мириамның чирләп киткәне аркасында бик борчылган һәм аның савыгуын теләгән. Бу аларның үз апаларын, хаталарына карамастан, бик яратканын күрсәтә.
Мириам савыга
Йәһвә, шәфкать күрсәтеп, тәүбә иткән Мириамны савыктыра. Шулай да ул Мириамга Исраил лагереннан читтә җиде көн карантинда үткәрергә куша. Шелтә алып, лагерьны калдыру Мириам өчен оят булгандыр. Ләкин иманы аны коткара. Ул Атасы Йәһвәнең гадел булуына һәм үзен яратудан чыгып төзәтүенә бер дә шикләнми. Шуңа күрә ул буйсына. Мириам җиде көн ялгызлыкта үткәрә, ә халык ул арада аны көтә. Аннары Мириам үзенең иманлы кеше булуын кабат күрсәтә. Бу вакытта инде, басынкылык күрсәтеп, лагерьга кайтуы белән (Саннар 12:14, 15).
Йәһвә кемне ярата, шуларны тәрбияли (Еврейләргә 12:5, 6). Мириамны яратканга, ул аның горурлыгын төзәткән. Бу аңа әрнү китерсә дә, файда да китергән. Мириам, төзәтүне кабул иткәнгә, кабат Аллаһы хуплавына ия булган. Ул Исраилнең чүлдәге сәяхәтенең ахырына кадәр диярлек яшәгән. Ул Сыйн чүлендә Кадышта, күрәсең, якынча 130 яшендә үлгәнb (Саннар 20:1). Гасырлар үткәч, Йәһвә Мириамның тугры хезмәтен искә алган. Микай пәйгамбәр аша ул үз халкына болай дип искә төшергән: «Мин сине... коллык йортыннан йолып алдым. Синең алдыңнан Муса, Һарун һәм Мириамны җибәрдем» (Микай 6:4).
Иманы Мириамга Йәһвәдән төзәтүне кабул итәргә булышкан
Мириам тормышыннан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Мириам бала чагында эшләгән кебек, без дә ярдәмчесезләрне якларга һәм дөрес булганны кыюлык белән сөйләргә тиеш (Ягъкуб 1:27). Аның кебек, без Аллаһы хәбәрләрен шатлык белән игълан итәргә тиеш (Римлыларга 10:15). Мириамга кебек, безгә көнчелектән качарга өйрәнергә кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 14:30). Һәм аның кебек, без Йәһвәнең төзәтүен басынкылык белән кабул итәргә тиеш (Еврейләргә 12:5). Моның барысын эшләп, без Мириам иманыннан үрнәк алырбыз.
a Сафура очрагында «Куш җиреннән» дигән сүзләр аның Хәбәшстаннан түгел, ә, башка мидьянлылар сыман, Гарәбстаннан булганын аңлата.
b Өч апалы-энеле, күрәсең бер ел эчендә, чиратлашып яшьләренә карап үлгән: башта Мириам, аннары Һарун һәм соңыннан Муса.