Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwhf 13 мәкалә
  • Ничек эшне «эштә» калдырырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ничек эшне «эштә» калдырырга?
  • Гаилә өчен ярдәм
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә белергә кирәк?
  • Эшне тиешле урында тотарга булышучы киңәшләр
  • Карап чыгар өчен сораулар
  • Электрон җайланмаларның тәэсире. Никах
    Уяныгыз! 2021
  • Никах ихтирам ителсен
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Ничек электрон җайланмаларга дөрес караш сакларга?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Аралашу сыйфатын ничек яхшыртырга?
    Гаилә өчен ярдәм
Күбрәк карарга
Гаилә өчен ярдәм
ijwhf 13 мәкалә
Ир белән хатын бергә өйдә кофе эчеп утыра. Телефоннары һәм эшкә кагылышлы әйберләр читтә ята.

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

Ничек эшне «эштә» калдырырга?

Бүгенге технологияләр чорында кешеләр бер-берсенә теләсә кайсы вакытта шалтырата я яза ала. Шуңа күрә начальнигыгыз, хезмәттәшләрегез я клиентларыгыз сезнең тәүлек буе, атнасына җиде көн эшкә әзер булуыгызны көтә. Ләкин моның аркасында эшне тормышыгызның башка өлкәләреннән, шул исәптән гаиләгездән, аеру авыр булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, тормышыгыздагы иң мөһим нәрсәләр зыян күрә ала.

  • Нәрсә белергә кирәк?

  • Эшне тиешле урында тотарга булышучы киңәшләр

  • Ирле-хатынлылар нәрсә әйтә?

  • Карап чыгар өчен сораулар

Нәрсә белергә кирәк?

  • Технологияләр аркасында эшегез белән гаиләгез арасындагы чик җуелырга мөмкин. Нәтиҗәдә, сез эштән соңгы вакытта һәр шалтыратуга, электрон хатка я текстка шунда ук җавап бирергә кирәк дип хис итә аласыз.

    «Хәзерге вакытта, эштән өйгә кайтып, гаилә белән тыныч кына вакыт үткәрү мөмкин түгел кебек тоела, чөнки сиңа һәрвакыт эшкә кагылышлы сораулар буенча хатлар язалар я шалтыраталар, һәм гаилә икенче планга күчә» (Джанет).

  • Эшкә дә, гаиләгә дә тиешле игътибар бирер өчен, сезгә үзегезгә тырышлыклар куярга кирәк. План төземәсәгез, сез, мөгаен, гаиләгезгә бирергә тиешле вакытны эшкә бирерсез.

    «Еш кына беренче чиратта тормыш иптәшебез зыян күрә, чөнки без: „Ул аңлар. Ул мине кичерер. Мин соңрак аның белән вакыт үткәрермен“,— дибез» (Холли).

Эшне тиешле урында тотарга булышучы киңәшләр

  • Никахыгыз беренче урында булсын. Изге Язмаларда болай диелә: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:6). Әйе, сез һичбер кешегә үзегезне тормыш иптәшегездән «аерырга» рөхсәт итмәячәксез. Алайса, ник моны эшкә рөхсәт итәргә?

    «Кайбер клиентлар уйлавынча, алар сиңа түләгәнгә, син, кайда гына булсаң да, һәрвакыт аларга җавап бирергә тиеш. Никахым мөһимрәк икәнен танып, мин аларга ял көннәремдә җавап бирә алмыйм, ләкин тиздән алар белән элемтәгә керермен дип әйтәм» (Марк).

    Үзегездән сорагыз: «Тормышымнан никахым минем өчен эшкә караганда мөһимрәк икәнлеге күренәме?»

  • Кирәк булганда, эшкә «юк» дип әйтегез. Изге Язмаларда болай диелә: «Тыйнакларга зирәклек хас» (Гыйбрәтле сүзләр 11:2). Тыйнаклык сезгә кирәкле вакытта кайбер эшләрдән ваз кичәргә, ә кайберләрен башка кешеләргә кушарга ярдәм итәр.

    «Мин слесарь булып эшлим. Берәрсе ярдәмемне сораганда, ул, гадәттә, стресста була. Үзем килә алмаганда, мин кешегә башка слесарьны киңәш итәм» (Кристофер).

    Үзегездән сорагыз: «Өстәмә эшем тормыш иптәшемдә стресс тудырса, мин шул эштән баш тартырга әзерме? Тормыш иптәшем нәрсә әйтер иде?»

  • Алдан планлаштырып, бергә вакыт үткәрегез. Изге Язмаларда: «Һәр эшнең үз вакыты бар»,— дип әйтелә (Вәгазьче 3:1). Эшегез күп булганда, тормыш иптәшегез белән вакыт үткәрергә планлаштыру аеруча мөһим.

    «Эшләребез бик күп булганда, без бергә тыныч кына вакыт үткәрергә планлаштырабыз. Бу хәтта бергә ашап алу я бергә ярга чыгып алу булырга мөмкин» (Дебора).

    Үзегездән сорагыз: «Мин бар игътибарымны тормыш иптәшемә генә бирер өчен вакытны планлаштыраммы? Тормыш иптәшем нәрсә әйтер иде?»

  • Гаджетларыгызны сүндерегез. «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Филипиялеләргә 1:10). Сез, үзегезгә эштән шалтыратмасыннар өчен, вакыт-вакыт телефоныгызны сүндерә аласызмы?

    «Мин эш сәгатьләрендә генә эшләргә тырышам. Аннары мин телефонымны тавышсыз режимга куям» (Джереми).

    Үзегездән сорагыз: «Мин начальнигыма я клиентыма теләсә кайсы вакытта җавап бирергә тиешмен дип саныйммы? Тормыш иптәшем нәрсә әйтер иде?»

  • Чыгармалар ясагыз. Изге Язмаларда: «Юл бирүчән булуыгыз һәркемгә билгеле булсын»,— дип әйтелә (Филипиялеләргә 4:5, искәрмә). Шунысын танырга кирәк: кайвакыт безгә гаиләбез белән үткәрергә тиешле вакытта эшләргә туры килә. Мәсәлән, бәлки, тормыш иптәшегезнең эш төре аның һәрвакыт элемтәдә булуын таләп итәдер. Тормыш иптәшегезгә акылсыз таләпләр куймагыз.

    «Иремнең үз кечкенә бизнесы бар, һәм еш кына эштән соң аңа гадәттән тыш хәлләрне чишәргә туры килә. Кайвакыт бу мине ачуландыра, ләкин без барыбер бергә җитәрлек вакыт үткәрәбез, шуңа күрә бу зур проблема түгел» (Беверли).

    Үзегездән сорагыз: «Мин тормыш иптәшемнең никадәр күп эше бар икәнен аңлыйммы һәм мин аңа карата чиктән тыш таләпчән түгелме? Тормыш иптәшем нәрсә әйтер иде?»

Лампочка.

Киңәш. Шуны онытмагыз: эшебез тиешле урында торамы икәнен вакыт-вакыт тикшерергә кирәк. Моның өчен бу мәкаләдәге «Карап чыгар өчен сораулар» дигән рамканы кулланыгыз. Уйлап карагыз: эшкә һәм тормышыгызның башка өлкәләренә тиешле вакыт бүлеп куяр өчен, сезгә һәм тормыш иптәшегезгә үзгәрешләр ясарга кирәк түгелме?

Ирле-хатынлылар нәрсә әйтә?

Джозеф һәм Һанна.

«Без бергә төшке аш ашаганда телефоннарыбызны тавышсыз режимга куябыз. Гаилә белән үткәрергә тиешле вакытны кадерләргә кирәк» (Джозеф һәм хатыны Һанна).

Кара һәм Даниэль.

«Гади тормыш алып бару безгә бик булыша. Тормыш гади булганда, бар нәрсәгә тиешле игътибар бирү җиңелрәк була, чөнки күп кенә нәрсәләр игътибарыңны читкә юнәлтми» (Ка́ра һәм ире Даниэль).

Карап чыгар өчен сораулар

Беренчедән, һәрберегез аерым киләсе сораулар турында уйланыгыз. Ә аннары җавапларыгызны бергәләп карап чыгыгыз.

  • Тормыш иптәшеңнең өйдә эш сорауларын хәл итүеңә зарланганы бармы? Булса, син аның белән ризамы?

  • Эшкә дөрес караш саклау турында әйткәндә, синеңчә, син кайсы яклардан яхшыра алыр идең?

  • Синең кайчан да булса, тормыш иптәшең үз эшен «эштә» калдырмый, дип уйлаганың бармы? Булса, нинди очракларны син искә төшерә аласың?

  • Эшкә дөрес караш саклау турында әйткәндә, син тормыш иптәшеңнең нинди үзгәрешләр ясавын теләр идең?

Йомгаклау: ничек эшне «эштә» калдырырга?

  • Никахыгыз беренче урында булсын. Эшегез мөнәсәбәтләрегезгә комачауламасын.

  • Кирәк булганда, «юк» дип әйтегез. Кайчак кайбер эшләрдән баш тарту я аларны башкаларга кушу акыллы булыр иде.

  • Алдан планлаштырып, бергә вакыт үткәрегез. Эшегез күп булганда, тормыш иптәшегез аеруча игътибарыгызга мохтаҗ.

  • Гаджетларыгызны сүндерегез. Үзегезгә эштән шалтыратмасыннар өчен, вакыт-вакыт телефоныгызны сүндерегез.

  • Чыгармалар ясагыз. Эшегез тиешле урында торамы икәнен вакыт-вакыт тикшерергә һәм, кирәк булса, үзгәрешләр ясарга кирәк. Тормыш иптәшегезгә карата артык таләпчән булмагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу