Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp19 № 2 12-13 б.
  • Яшәргә инде көч юк кебек тоелганда

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яшәргә инде көч юк кебек тоелганда
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЯРДӘМ КАЙДАН ТАБАРГА?
  • МӘҢГЕГӘ АРЫНЫП БУЛАМЫ?
  • Үсмерләр депрессиясе. Ни өчен? Нәрсә ярдәм итә ала?
    Уяныгыз! 2017
  • Депрессияне ничек дәваларга?
    Яшьләрнең сораулары
  • Үз-үземә кул салу турында уйларым туганда, Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Рухи сорауларга җавап
  • 2 | «Язмалар аша бирелгән юаныч»
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
wp19 № 2 12-13 б.
Бер хатын өстәл артында утырып, Изге Язмаларны ачык килеш тота һәм еракка карап тора

Яшәргә инде көч юк кебек тоелганда

«Бу хис-тойгылар мине калдырмады,— дип әйтә Бразилиядә яшәүче Адриана.— Шуңа күрә мин, гомеремне өзсәм, яхшырак булыр дигән нәтиҗәгә килдем».

ҮЗЕГЕЗНЕ начар хис итүдән сезнең яшисе килмәгән чакларыгыз булдымы? Алайса, сез Адриананың хисләрен аңлыйсыздыр. Ул көчле борчылудан интеккән, күңел төшенкелеге һәм өметсезлек тойган. Адрианада тирән депрессия булган.

Япониядә яшәүче Каору исемле кешенең дә мисалын карап чыгыйк. Ул үзенең авырган олы яшьтәге ата-анасын караган. «Кайвакыт мин эштәге көчле басым аркасында рух төшенкелегенә бирелә идем,— дип аңлата ул.— Тора-бара мин тамактан калдым һәм йокым качты. Шуңа күрә, үлсәм, бөтен авырлыкларым бетәр иде дип уйлый башладым».

Нигериядә яшәүче Ожебоде исемле кеше болай ди: «Мин һәрвакыт боеккан булганга, елый идем, шунлыктан мин гомеремне өзәр өчен юллар эзли башладым». Бәхеткә каршы, Ожебоде, Каору һәм Адриана үзләренә кул салмаган. Ләкин һәр ел йөзләгән меңләр үз гомерләрен өзә.

ЯРДӘМ КАЙДАН ТАБАРГА?

Үз-үзләренә кул салган кешеләрнең күбесе ир-атлар. Күп кенә андый ир-атлар ярдәм сорарга бик оялган. Гайсәнең сүзләре буенча, авыру кешегә табиб кирәк (Лүк 5:31). Шуңа күрә үзегезгә кул салу уйларыгыз булса, зинһар, ярдәм эзләргә оялмагыз. Депрессиядән интеккән күп кешеләргә дәвалану аны кичерергә ярдәм иткән. Ожебоде, Каору һәм Адриана да тиешле дәвалану алган һәм хәзер депрессияне яхшырак кичерә.

Табиблар депрессияне дарулар я сөйләшү ярдәмендә яки бу ике ысулны да кулланып дәваларга мөмкин. Депрессиядән газапланган кешеләр шулай ук гаиләләре һәм дусларының сабырлык һәм кайгыртучанлык белән күрсәткән ярдәменә мохтаҗ. Һәрбер кеше ия була алган иң яхшы дус Йәһвә Аллаһы. Ул үзенең Сүзе Изге Язмалар аша гаҗәеп ярдәм бирә.

МӘҢГЕГӘ АРЫНЫП БУЛАМЫ?

Депрессиядән җәфаланган кешеләргә озак вакыт дәваланырга һәм тормыш рәвешләрен үзгәртергә туры килергә мөмкин. Шулай да сез депрессия белән көрәшәсез икән, сез, Ожебоде кебек, бәхетле киләчәккә өметләнә аласыз. Ул әйтә: «Мин Ишагыя 33:24 тә язылганнарның үтәлүен көтәм. Анда җирдә яшәүче беркем дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәячәк вакыт турында әйтелә». Аллаһы «авырту» булмаячак «яңа җир» булдырырга вәгъдә итә (Ачылыш 21:1, 4). Ожебоде шикелле, сез дә бу вәгъдәдән юаныч табыгыз. Бу вәгъдә шулай ук психик һәм эмоциональ яктан газапларның булмаячагын аңлата. Сезнең интектергеч хисләрегез мәңгегә юкка чыгачак. Алар беркайчан да «инде искә төшмәс һәм [сезнең] күңелгә дә килмәс» (Ишагыя 65:17).

Изге Язмалардан файдалы шигырьләр

Аллаһы сезнең хис-тойгыларыгызны аңлый.

«Мин, Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам, сиңа: „Курыкма. Мин сиңа ярдәм итәрмен“,— диям» (Ишагыя 41:13).

Йәһвә безнең хисләребезне башкаларга караганда да яхшырак аңлый һәм безгә ярдәм итәргә тели.

Аллаһы Сүзен укып уйланыгыз.

«Ул [Ильяс] үзенә үлем сорый башлады. Ул: „[...] И Йәһвә, җанымны алчы...“ — диде» (1 Патшалар 19:4).

«Аллаһы Сүзен укып уйлану миңа булышты,— дип әйтә Ожебоде.— Мин Ильяс пәйгамбәрнең кайчандыр нәкъ мин кичергән хис-тойгылар кичергәнен аңладым».

Изге Язмалар мисалларыннан өйрәнегез.

«Мин [Гайсә] иманың [Петернең] кимемәсен дип ялварып дога кылдым» (Лүк 22:32).

Рәсүл Петер Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкәннән соң, хисләре күтәрә алмаслык булганга, елап җибәргән. «Петерның мисалы миңа шуны күрергә булышты,— дип әйтә Каору,— Йәһвә белән Гайсә Петернең хис-тойгыларына ваемсыз булмаган. Бу минем рухымны күтәрде».

Сезнең интектергеч хисләрегез беркайчан да «инде искә төшмәс һәм [сезнең] күңелгә дә килмәс» (Ишагыя 65:17).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу