17 НЧЕ ҖЫР
«Телим!»
Бастырылган версия
(Лүк 5:13)
1. Хуҗабыз камил рәвештә
Тирән ярату күрсәткән:
Йәһвәгә буйсынып,
Күкне калдырып,
Гади халыкны кайгырткан.
Аларны ул савыктырган
Һәм үлгәннәрне терелткән.
Махаулы кешегә кагылып, ул:
«Телимен,— дигән,— таза бул!»
2. Көн саен Гайсә Мәсихтән
Телибез үрнәк алырга:
Кешегә булышып,
Аны өйрәтеп,
Патша канунын үтәргә.
Кардәшләр мохтаҗ булганда
Ярдәм сорасалар бездән,
Ашкынып аларга булышырбыз,
«Телим!» — дип әйтеп, килербез.
(Яхъя 18:37; Эфес. 3:19; Флп. 2:7 дә кара.)