98 НЧЕ ҖЫР
Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе
Бастырылган версия
1. Хак Алла иңдергән Язма —
Яктылык безнең юлга.
Без аны өйрәнеп торсак,
Бу уңышка китерәчәк.
2. Бу китап акыллы итә,
Аң-белем бирә безгә.
Фаш итә, төзәтә безне
Һәм күрсәтә туры юлны.
3. Үзенең Сүзендә Йәһвә
Бар сыйфатларын ача.
Көн дә бу Язманы укыйк,
Укыганны үтәп яшик.
(Зәб. 119:105; Гыйб. сүз. 4:13 дә кара.)