Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w23 ноябрь 31 б.
  • Хөлдә үз максатына ирешкән

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хөлдә үз максатына ирешкән
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гыйбадәтханә тавы ташлары
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Уч төбенә сыярлык китапханә
    Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
  • «Минем беркайчан да андый ярату сизгәнем юк иде»
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
w23 ноябрь 31 б.

Хөлдә үз максатына ирешкән

СЕЗ берничә ел элек Индонезиядәге Сангир дигән кечкенә утрауга барсагыз, яр буенда өч апа-кардәшебезне очратыр идегез, мөгаен. Аларны бу утрауда Изге Язмаларга өйрәтүчеләр буларак яхшы беләләр. Ләкин бу очракта сез аларны башка бер эш белән шөгыльләнгәнен күрер идегез.

Индонезия белән якындагы илләрне күрсәтүче карта. Кечкенә Сангир утравы зурайтып күрсәтелгән.

Индонезиянең төньягында урнашкан Сангир утравы

Алар диңгездәге ташларны ярга чыгарган. Кайбер ташлар футбол тубы зурлыгында булган. Аннары бу апа-кардәшләр, агач урындыкларга утырып, бу ташларны кечкенәрәк — тавык йомыркасы зурлыгындагы ташларга ваткан. Кечкенә ташларны алар, пластик чиләкләргә тутырып, баскычтан йортларына менгезгән. Апа-кардәшләр бу ташларны капчыкларга салган. Шуннан соң бу ташларны юл төзүдә куллану өчен йөк машиналары алып киткән.

Хөлдә ярда ташлар җыя

Апа-кардәшләрнең берсе — Хөлдә исемлесе — башкаларга караганда күбрәк эшләгән. Гадәттә ул үз гаиләсенең ихтыяҗларын каплар өчен генә эшләгән. Ә хәзер аның тагын бер максаты булган. Хөлдә планшет сатып алырга теләгән. Планшетка JW Library® кушымтасын йөкләп, ул андагы видеоларны, басмаларны хезмәттә һәм шәхси өйрәнүдә куллана алыр иде.

Ай ярым буе һәр иртә Хөлдә ике өстәмә сәгать эшләгән. Нәтиҗәдә, ул бер кечкенә йөк машинасы тутырырлык таш җыйган. Ахыр чиктә аның планшет сатып алыр өчен җитәрлек акчасы булган.

Хөлдә үз планшеты белән

Хөлдә болай ди: «Ташлар ватудан мин бик арыган булсам да һәм бөтен тәнем авыртса да, планшет сатып алгач, мин бар бу авыртуларымны оныттым. Вәгазьләргә һәм җыелыш очрашуларына әзерләнергә миңа бу планшетым бик булыша». Планшет Хөлдәгә аеруча пандемия башлангач та бик ярдәм иткән, чөнки бар җыелыш очрашулары интернет аша үткәрелә башлаган. Без Хөлдәнең үз максатына ирешкәненә бик шат!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу