Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mrt 27 мәкалә
  • Дин — тагын бер табышлы бизнесмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дин — тагын бер табышлы бизнесмы?
  • Төрле темалар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Диннең бизнеска әйләнеп баруына Аллаһы ничек карый?
  • Беренче мәсихчеләр динне бизнеска әйләндермәгән
  • Үтә комсыз дин белән тиздән нәрсә булачак?
  • Ялган диннәр Аллаһыны ничек хурлый?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Аллаһы хуплаган дин
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Ялган табынудан читтә торыгыз!
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Ялган диннең ахыры якын!
    Ялган диннең ахыры якын!
Күбрәк карарга
Төрле темалар
mrt 27 мәкалә
Кулына кыйммәтле алтын сәгать-беләзекләр таккан рухани һәм бизнесмен кул кысыша.

Дин — тагын бер табышлы бизнесмы?

Күпчелек диннәр кешеләргә рухи үгет-нәсыйхәт бирер урынына күбрәк акча эшләүгә корылган кебек тоела. Алар үз товарларын һәм төрле хезмәтләрен реклама ясап сата. Күп кенә дини җитәкчеләр гаять зур хезмәт хакы ала һәм бәһасез муллыкта яши. Менә берничә мисал гына.

  • Журналистлар тикшерүе күрсәткәнчә, бер католик рухание 13 ел дәвамында үзенең сәяхәтләрен чиркәү иганәләре ярдәмендә каплап барган. Ул шул акчаларга якынча 150 мәртәбә шәхси самолетта очкан һәм якынча 200 мәртәбә лимузинда йөргән. Шулай ук ул дүрт миллион доллардан күбрәк акчага үз чиркәү резиденциясен ремонтлаган.

  • Бер Африка илендәге вәгазьче регуляр рәвештә дистәләгән мең тамашачы алдында массакүләм гыйбадәт кылулар үткәрә. Аның гаять зур дини комплексында «могҗизалы майлардан» алып, үзенең сурәте төшерелгән сөлге һәм футболкаларга кадәр күп төрле товарлар сатыла. Мондый гыйбадәт кылуларга җыелган кешеләрнең күбесе ярлы, ә вәгазьче үзе чамасыз бай.

  • Кытайда буддистларның дүрт изге тавының икесе коммерция оешмасы буларак теркәлгән. Ә атаклы Шаолинь монастыре — чын бизнес империясе. Массакүләм мәгълүмат чаралары аның дин җитәкчесен «монах-гендиректор» дип атыйлар.

  • Күпчелек Америка фирмалары һәм компанияләрендә дини киңәшчеләрне яллау модага кереп киткән. Бу киңәшчеләр фирмаларга үз дини ритуалларын уйлап чыгарырга булыша һәм эшчеләргә башка рухи сорауларда ярдәм күрсәтә.

Сез диннең күбрәк бизнеска охшый барганына ничек карыйсыз? Иман итүчеләр хисабына баеган дини җитәкчеләргә Аллаһы ничек карый икәне турында сезнең уйланганыгыз бармы?

Диннең бизнеска әйләнеп баруына Аллаһы ничек карый?

Аллаһы моны хупламый. Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы элек тә аның исеменнән башкаларны акчага өйрәткән руханиларны катгый кисәткән (Микай 3:11). Аллаһы, комсыз дини сәүдәгәрләр гыйбадәт кылу урынын «юлбасарлар оясына» әйләндергәне өчен, аларны хөкем иткән (Ирмия 7:11).

Гайсә Мәсихне дә кешеләрнең динне үз мәнфәгатьләре өчен кулланганнары битараф калдырмаган. Шул вакытларда дин җитәкчеләре Иерусалим гыйбадәтханәсенең ишегалларында комсыз сәүдәгәрләргә үз товарларын сатарга рөхсәт иткән, ә моның өчен үзләренә аларның керемнәреннән процент алган. Алар Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен килгән гади кешеләр хисабына баеган. Гайсә бу имансыз сәүдәгәрләргә: «Җитәр, Атамның йортын базарга әйләндермәгез!» — диеп, курыкмыйча куып чыгарган (Яхъя 2:14—16).

Гайсәнең Аллаһыга ничек итеп хезмәт иткәненә дә игътибар итәргә кирәк (Яхъя 8:28, 29). Гайсә Аллаһы турында өйрәтүе өчен беркайчан да кешеләрдән акча алмаган. Һәм ул эшләгән могҗизалары өчен дә беркайчан бернәрсә сорамаган: ул бушлай ачларны тукландырган, авыруларны савыктырган һәм үлгәннәрне терелткән. Гайсә Аллаһыга хезмәт итүе хисабына беркайчан да баерга омтылмаган, хәтта аның үз йорты да булмаган! (Лүк 9:58)

Беренче мәсихчеләр динне бизнеска әйләндермәгән

Гайсә шәкертләренә өйрәткәннәре өчен акча алмаска кушкан. Ул болай дигән: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез» (Маттай 10:8). Аның беренче шәкертләре (соңрак мәсихчеләр дип атала башлаганнар) аның күрсәтмәләрен төгәл үтәгән. Менә ике мисал.

  • Бервакыт Шимун исемле кеше рәсүл Петергә — Гайсәнең якын шәкертенә — мәсихче җыелышында хакимлеккә һәм вазифаларга ия булырга теләп, акча тәкъдим иткән. Петер шунда ук Шимунның тәкъдимен кире каккан һәм, аны катгый рәвештә үгетләп, болай дип әйткән: «Көмешең үзең белән һәлак булсын, чөнки син Аллаһының юмарт бүләген акчага сатып алырга җыендың» (Рәсүлләр 8:18—20).

  • Рәсүл Паул миссионер хезмәтендә актив рәвештә катнашкан. Еллар дәвамында ул күп кенә мәсихче җыелышларга ярдәм иткән, әмма беркайчан да үз хезмәте өчен акча таләп итмәгән. Паул һәм аның юлдашлары «Аллаһы сүзен сатып йөрмәгән» (2 Көринтлеләргә 2:17). Башка дин хезмәтчеләреннән аермалы буларак, Паул үзен тәэмин итәр өчен һәм вәгазьләгән кешеләренә «йөк булмас өчен» тырышып эшләгән (1 Тисалуникәлеләргә 2:9).

Әлбәттә, беренче гасырдагы мәсихчеләргә, вәгазь эшен дәвам итәр өчен һәм мохтаҗларга ярдәм итәр өчен, акча кирәк булган. Әмма алар беркайчан да дини хезмәтләре өчен акча таләп итмәгән. Әгәр дә берәрсе материаль яктан булышырга теләсә, ул моны бу ике принцип нигезендә эшли алган:

  • 2 Көринтлеләргә 8:12: «Аллаһыны аеруча чын күңелдән бирелгән бүләк сөендерә, чөнки ул кеше булмаганын түгел, ә булганын бирер дип көтә».

    Аңлатма: Аллаһы өчен кешенең никадәр иганә бирүе түгел, ә аның мотивлары мөһим.

  • 2 Көринтлеләргә 9:7: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата».

    Аңлатма: Аллаһыга бурыч хисеннән чыгып я мәҗбүриләп бирелгән иганәләр кирәкми. Аңа кеше үзе теләп, чын күңелдән биргәндә рәхәт.

Үтә комсыз дин белән тиздән нәрсә булачак?

Изге Язмаларда Аллаһы бар диннәрне дә хуплый дип әйтелми (Маттай 7:21—23). Изге Язмаларның Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлектә бар ялган диннәр һәм дини оешмалар фахишә белән чагыштырыла. Чөнки алар акчага һәм башка мөмкинлекләргә ия булыр өчен, хакимиятләр белән берләшә һәм шулай ук гади халык хисабына баей (Ачылыш 17:1—3; 18:3). Бу Изге Язмалардагы пәйгамбәрлектә Аллаһы тиздән бар ялган диннәрне җавапка тартачак дип әйтелә (Ачылыш 17:15—17; 18:7).

Кызганычка каршы, ялган диннәр кешеләрне ялгыш фикергә китерә һәм аларның Аллаһы турында күбрәк белү теләкләрен юк итә (Маттай 24:11, 12). Аллаһы исә эчкерсез кешеләрне үзенең кайсы динне хуплаганын тикшерергә һәм ялган диннән чыгарга дәртләндерә (2 Көринтлеләргә 6:16, 17).

Йәһвә Шаһитләре динне бизнеска әйләндерми

Йәһвә Шаһитләре басмалары өчен һәм Изге Язмалар нигезендә өйрәнү үткәргәне өчен акча таләп итми. Алар гошер түләми һәм аларның очрашуларында бернинди дә акча җыю юк. Аларның бар эшчәнлекләре ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла (Маттай 6:2, 3). Күбрәк мәгълүматны бу мәкаләләрдән белеп була:

  • «Йәһвә Шаһитләренең эше акчалата ничек тәэмин ителә?»

  • «Йәһвә Шаһитләре иганәләрне ничек куллана?»

Том.

Элек дингә шикләнеп караучы күп кенә эчкерсез кешеләр Йәһвә Шаһитләре башка дини төркемнәрдән һәм агымнардан аерылып тора икәннәрен аңлаган. Менә Том исемле ир-атның очрагы. Ул Аллаһыга ышанган һәм хәтта рухани булырга теләгән. Әмма соңрак дингә карата өмете өзелгән. Ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, дингә карата үз карашын үзгәрткән. Күбрәк бу видеодан белә аласыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу