Еврейләргә
1 Аллаһы борынгы заманда ата-бабаларыбызга күп тапкыр һәм төрле юллар белән пәйгамбәрләр аша сөйләгән булса, 2 хәзер, шушы көннәр азагында, безнең белән үз Улы аша сөйләшә. Ул аны бар нәрсәнең варисы итеп куйган һәм аның аша дөнья төзелешен булдырган. 3 Ул Аллаһы данының чагылышы, аның төп-төгәл гәүдәләнеше һәм барысын кодрәтле сүз белән тотып тора. Безне гөнаһлардан пакьләндергәч, ул югарыда Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырган. 4 Ул фәрештәләрнең исемнәреннән югарырак исем мирас итеп алган, шуңа күрә алардан күпкә бөегрәк.
5 Аллаһының берәр фәрештәгә кайчан да булса: «Син — минем улым, бүген мин сиңа ата булдым»,— дип әйткәне бармы? Шулай ук аларның кайсысына: «Мин аңа ата булачакмын, ә ул минем улым булачак»,— дип әйткәне бар? 6 Ләкин үзенең Беренче угылын кабат җиһанга җибәрү вакыты турында ул: «Аллаһының бар фәрештәләре аңа сәҗдә кылсын»,— ди.
7 Ул шулай ук фәрештәләр турында: «Ул үз фәрештәләрен рухлар итә һәм үз хезмәтчеләрен янып торган ялкын итә»,— ди. 8 Ә Улы турында болай дип әйтә: «Аллаһы мәңгегә синең тәхетең булачак, һәм Патшалыгың гадел идарә итәчәк. 9 Син тәкъвалыкны яраттың, канунсызлыкны нәфрәт иттең. Шуңа күрә Аллаһы, синең Аллаһың, сине куану мае белән иптәшләреңә караганда мулрак майлады». 10 Шулай ук болай диелгән: «Син, Хуҗа, башлангычта җирнең нигезләрен салдың, күкләрне дә синең кулларың булдырды. 11 Алар юкка чыгачак, ә син калачаксың. Алар барысы кием шикелле тузып бетәчәк. 12 Син аларны япанчаны төргәндәй, киемне төргәндәй төреп куячаксың, аларны алыштырачаклар, ә син шул ук калачаксың, гомерең мәңге бетмәячәк».
13 Фәрештәләрнең кайсысына аның кайчан да булса: «Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда»,— дигәне бар? 14 Алар барысы да — котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән изге хезмәт рухлары түгелме?