2 СОРАУ
Аллаһы турында белем алыр өчен нәрсә эшләргә?
«Бу Канун китабында язылганнарның барысын җентекләп үтәр өчен, андагы сүзләр синең телеңнән төшмәсен, син аны көне-төне укып уйлан. Шулчак синең юлың уңышлы булыр, һәм син зирәклек белән эш итәрсең».
«Алар китаптан, Аллаһы Кануныннан, кычкырып укуларын дәвам итте, аны ачык итеп аңлатты һәм мәгънәсен ачыклап бирде. Шулай итеп алар халыкка укылганны аңларга ярдәм итте».
«Бозыкларның киңәшен тотмаган... кеше бәхетле. Ул Йәһвә кануныннан рәхәтлек таба һәм көне-төне аның кануны турында уйлана».
«Филип арба янына йөгерде һәм, якынлашкач, хәбәшнең Ишагыя пәйгамбәр төргәген укуын ишетте. „Укыганыңны аңлыйсыңмы?“ — дип сорады ул аңардан. Хәбәш түрәсе: „Әгәр берәрсе аңлатып бирмәсә, ничек аңлый алыйм инде?“ — диде».
«Аның күзгә күренмәс сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы, дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була. Шуңа күрә андый кешеләрнең акланыр өчен дәлилләре юк».
«Алга китешең һәркемгә ачык күренеп торсын өчен, моның барысы турында уйлан, шулар белән мәшгуль бул».
«Бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. ...Бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк».
«Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә, аны һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә бирүче Аллаһыдан сорасын, һәм аңа биреләчәк».