11 СОРАУ
Үлгәч кеше белән нәрсә була?
«Рухы чыккач, кеше кире туфракка кайта. Шул ук көнне аның уй-фикерләре юкка чыга».
«Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белми. [...] Кулыңнан килгәннең барысын да тырышып эшлә, чөнки син барачак Кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк».
«Гайсә: „Дустыбыз Лазар йоклап китте, әмма мин аны уятырга барам“,— дип өстәде. Гайсә аның үлгәнлеге турында әйткән иде, ә алар, ул гадәттәге йокы турында сөйли, дип уйлады. Шуңа күрә Гайсә аларга турыдан-туры болай дип әйтте: „Лазар үлде“».