Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 1 12-13 б.
  • Лихтенштейнга сәяхәт

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Лихтенштейнга сәяхәт
  • Уяныгыз! 2016
Уяныгыз! 2016
g16 № 1 12-13 б.
Лихтенштейндагы бер елга аша үтә торган түбәсе ябылган күпер

ИЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР | ЛИХТЕНШТЕЙН

Лихтенштейнга сәяхәт

Картада Швейцария һәм Австрия арасында яткан Лихтенштейның чикләре күрсәтелә

АЛЬП тауларында Швейцария белән Австрия арасында яткан бу ил — дөньяда иң кечкенә илләрнең берсе. Гасырлар дәвамында монда кельтлар, ретлар, римлылар һәм алеманнар яшәгән. Бүген Лихтенштейн кешеләренең якынча өчтән ике өлеше — алеманнар кабиләләренең токымнары. Бу кабиләләр шул өлкәдә якынча 1 500 ел элек яши башлаган.

Немец теле — Лихтенштейнның рәсми теле. Шулай да төрле авылларда телнең төрле диалектларын ишетеп була. Лихтенштейнның милли ризыгы тёркаребль кукуруздан әзерләнә, ә каскнопфле — умач сыр белән.

Лихтенштейнның ике милли ризыгы

Каскнопфле

Лихтенштейнда хатын-кыз бер бәләкәй кыз белән төрле төстәге милли киемнәрдә

Төрле төстәге милли кием

Бу ил буенча сәяхәт итсәгез, кар белән капланган тауларны, яшел үзәннәрне, йөзем бакчаларын һәм төрле үсемлекләр күрерсез. Мәсәлән, Альп тауларында урнашкан бу җирдә кыргый орхидеянең якынча 50 төрен табып була. Лихтенштейнда музейлар, театрлар һәм шәраб заводлары бар. Туристлар монда җәй көне дә, кыш көне дә килеп тора.

Йәһвә Шаһитләре Лихтенштейнда 1920 еллардан бирле вәгазьли. Бүген бу илдә якынча 90 Йәһвә Шаһите монда яшәгән кешеләрне дә, туристларны да Изге Язмаларга өйрәтә.

КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ

  • Халык саны: 37 000

  • Башкала: Вадуц

  • Рәсми тел: немец теле

  • Дин: башлыча католицизм

БЕЛЕМЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ

Моны Лихтенштейн турында әйтеп буламы?

  1. Диңгезгә чыгу юлы булмаган илләр арасында яткан ике илнең берсе.

  2. 50 дән артык хайваннар төре өчен яшәү урыны.

  3. Бу илдә 1 600 дән артык үсемлек төре үсә.

  4. Бу илнең армиясе юк.

Җавап: бар вариантлар да дөрес.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу