Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 6 10-11 б.
  • Дезидерий Эразм

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дезидерий Эразм
  • Уяныгыз! 2016
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ХЕЗМӘТЕ ҺӘМ ЫШАНУЛАРЫ
  • ГРЕК ТЕЛЕНДӘГЕ ИНҖИЛ
  • Эразмның грек тексты
    Сүзлек
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2016
  • Б1 «Яңа Васыять»тә Аллаһы исемен торгызу
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Уяныгыз! 2016
g16 № 6 10-11 б.

ТАРИХИ ШӘХЕСЛӘР

Дезидерий Эразм

Дезидерий Эразм

ДЕЗИДЕРИЙ ЭРАЗМ (якынча 1469—1536), үзе яшәгән көннәрдә башта Европадагы иң дан казанган галим буларак билгеле булган, ә аннары аны куркак һәм еретик дип хурлаганнар. Дини бәхәсләр давылына эләгеп, ул католицизмдагы һәм анда реформа ясарга теләүчеләр арасындагы җитешсезлекләрне фаш итәргә батырчылык иткән. Бүген ул Европадагы дини хәлне үзгәртүче төп шәхес дип санала. Әйдәгез, аның турында күбрәк белик.

ХЕЗМӘТЕ ҺӘМ ЫШАНУЛАРЫ

Эразм, грек һәм латин телләрен яхшы белгәнгә, Изге Язмаларның латин теленә тәрҗемәләрен, мәсәлән, латин телендәге «Вульгата»ны Мәсихче Грек Язмаларының (Инҗил дип тә билгеле) грек телендәге борынгы кулъязмалары белән чагыштыра алган. Ул Изге Язмалардагы белемнең мөһимлегенә инанган. Шуңа күрә ул Изге Язмаларны үзе яшәгән вакыттагы киң таралган телләргә тәрҗемә итәргә кирәк дип санаган.

Эразм католик чиркәвендә үзгәрешләр ясауга булышлык иткән, чөнки христиан булу мәгънәсез йолаларны тоту гына түгел, ә тормыш юлы булырга тиеш икәненә ышанган. Нәтиҗәдә, реформаторлар Рим чиркәвенә каршы ризасызлык белдерә һәм анда үзгәрешләр ясауны таләп итә башлагач, католиклар Эразмнан шикләнә башлаган.

Үз хезмәтләрендә Эразм руханиларның гаеп эшләре, купшы тормыш рәвешләре һәм сугышларга булышлык иткән Рим папаларының шөһрәт яратулары турында көлеп язган. Ул бозык руханиларга каршы төшкән, чөнки алар гөнаһларны кичерү, изгеләргә табыну, ураза тоту һәм изге урыннарга хаҗ кылу кебек чиркәү йолаларын кулланып, үз имандашларыннан файдаланган. Ул шулай ук чиркәүнең индульгенция сатуы һәм никахка кермәскә мәҗбүр итүе белән риза булмаган.

ГРЕК ТЕЛЕНДӘГЕ ИНҖИЛ

1516 елны Эразм беренче мәртәбә Инҗилне — грек телендә бастырылган беренче Мәсихче Грек Язмаларын чыгарган. Эразм хезмәте аның комментарийларын һәм Мәсихче Грек Язмаларының латин теленә тәрҗемәсен үз эченә алган, бу тәрҗемә «Вульгата»дан аерылып торган. Вакыт узу белән ул үзенең бу хезмәтен кабат карап чыгарга тотынган, һәм анда «Вульгата» текстыннан тагы да күбрәк аерылып торган үзгәрешләр керткән.

Эразм чыгарган грек телендәге Инҗиле

Эразм чыгарган грек телендәге Инҗиле

Аермаларның берсе 1 Яхъя 5:7 дә булган. Изге Язмаларга нигезләнмәгән Троица тәгълиматын раслар өчен, «Вульгата»га ко́ма Йохана́ум дип билгеле булган сүзләр өстәлгән булган. Алар болай дип яңгырый: «Күкләрдә Ата, Сүз һәм Изге рух, һәм болар өчесе — бер». Әмма Эразм бу сүзләрне үз хезмәтенең беренче ике чыгарылышына кертмәгән, чөнки алар ул кулланган бер грек кулъязмасында да булмаган. Соңрак исә чиркәү басымы астында ул аларны өченче чыгарылышка керткән.

Эразм ясаган грек телендәге Инҗилнең яхшыртылган чыгарылышлары нигезендә Европада сөйләшкән телләрдә Инҗилнең яхшырак тәрҗемәләре ясалган булган. Аның бу хезмәтләрен кулланып, Мартин Лютер Грек Язмаларын немец теленә, Уильям Тиндал инглиз, Антонио Бручоли итальян, ә Франсиско де Энси́нас испан теленә тәрҗемә итүдә кулланган.

Эразм хәлиткеч дини үзгәрешләр чорында яшәгән, һәм протестант реформаторлары аның грек телендәге Инҗилен мөһим корал итеп күргән. Кайберәүләр Эразмны үзен дә реформатор дип санаган, һәм реформалар башланганчы шулай булган. Шуннан соң ул купкан көчле дини бәхәсләрдә бер якта да булырга теләмәгән. Шунысы кызык, 100 елдан артык вакыт элек Дэйвид Шафф язганча, Эразм «беркем яклы булмыйча, ялгызлыкта үлгән. Католиклар да, протестантлар да аны үзенеке дип санамаган».

Эразм католицизмдагы һәм анда реформа ясарга теләүчеләр арасындагы җитешсезлекләрне фаш итәргә батырчылык иткән

ТӨП ФАКТЛАР

  • 1516 елны Эразм Инҗилне грек телендә бастырып чыгарган. Бу хезмәттә бер баганада грек тексты, икенчесендә Эразмның латин теленә тәрҗемәсе, шулай ук анда аның комментарийлары булган.

  • Үз хезмәтенең кереш сүзендә Эразм язган: «Мин гади кешеләрнең Изге Язмаларны укуларын, шулай ук аларны [Изге Язмаларны] гади халык телләренә [гомум кабул ителгән телләргә] тәрҗемә ителүен теләмәгән кешеләр белән тулаем риза түгел».

  • Европаның кайбер илләрендә Эразмга каршы килүчеләр аның китапларын яндырган, һәм күп еллар дәвамында алар Рим папасы тарафыннан тыелган әдәбият исемлегендә булган.

Халыкара данга ия булу

Эразм чыннан да халыкара дан алган галим булган. Ул Европаның берничә илендә яшәгән һәм эшләгән, һәм аларда патша сарайларында да, университетларда да хакимлеккә ия дуслар булдырган. Күп илләрдәге галимнәр аңардан киңәш эзләгән. Аның хезмәтләрен күпләр укыган һәм югары бәяләгән. Үз хезмәтләре ярдәмендә ул дан казанган. Күпмедер вакыт дәвамында, ул сәяхәт иткән һәр җирдә, аны идарәчеләр дә, руханилар да, галимнәр дә тантана һәм алкышлар белән каршы алган. Бер заманча язучы аны «бүген халыкара данга ия булган кешеләрнең Ренессанс чорындагы тиңдәше» дип атаган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу