Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g17 № 6 4-5 б.
  • Җавап эзләү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җавап эзләү
  • Уяныгыз! 2017
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмаларда атом-төш сугышы куркынычы турында нәрсә әйтелә?
    Төрле темалар
  • Фән тормышыгызга ничек тәэсир итә?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Уяныгыз! 2017
g17 № 6 4-5 б.

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ДӨНЬЯ ХӘЛЕ ӨМЕТСЕЗМЕ?

Җавап эзләү

СЕЗНЕ күп начар яңалыклар борчый я хәтта куркыта икән, сез ялгыз түгел. 2014 елны, шул вакытта Кушма Штатларда президент булган Барак Обама әйткәнчә, күпләр массакүләм мәгълүмат чараларындагы барлык начар яңалыклар аркасында «дөнья... бик тиз бөтерелә һәм беркем дә моның белән бернәрсә эшли алмый» дигән нәтиҗәгә килгән.

Әмма, бу сүзләрне әйткәннән соң бераздан, ул күп кенә дөнья проблемаларын чишү өчен куелган адымнар турында дәртләнеп сөйләгән. Ул хөкүмәт башлаган кайбер эшләрне «яхшы хәбәр» дип атаган һәм үзе турында «бик оптимистик» һәм «асылда ышанычы камил» дигән. Башкача әйткәндә, аның сүзләре буенча, кешеләрнең яхшы ниятләрдән чыгып куйган тырышлыклары дөнья белән идарә итәргә һәм дөньякүләм һәлакәтне булдырмаска ярдәм итә ала.

Күпләр аның белән ризалаша. Мәсәлән, кайберәүләр фәнгә өметләнеп, дөньяны яхшыга үзгәртәчәк технологияләрнең тиз үсеш алачагын әйтә. Электрон җайланмалар һәм яңа нәрсәләр буенча бер белгеч ышаныч белән 2030 елга «безнең технологияләр мең мәртәбә, ә 2045 елга миллион тапкыр куәтлерәк булачак» дип әйткән. Ул болай дип өстәгән: «Хәлләребез ярыйсы. Без проблемаларны алар килеп чыкканчы чишә алабыз».

Дөньядагы шартлар никадәр начар соң? Без чыннан да дөньякүләм зур афәт алдында торабызмы? Кайбер галимнәр һәм сәясәтчеләр өметле хәбәр сөйләсә дә, күпләр һаман да киләчәкләре турында борчылып яши. Ни өчен?

Атом-төш шартлавы

КҮПЛӘП ЮК ИТҮ КОРАЛЫ. Куйган тырышлыкларына карамастан, Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм башка оешмалар атом-төш коралын бетерү мәсьәләсен хәл итә алмый. Үзсүзле идарәчеләр кораллануны чикләүче кануннардан мыскыллап көлә. Атом-төш коралы булган илләр иске бомбаларын сыйфат ягыннан камилләштерә һәм куркынычрак яңа кораллар җитештерә. Ә күпләп юк итү коралы булмаган илләр хәзер күп халыкны кырып бетерә ала.

Халыкларның атом-төш сугышына беркайчан да булмагандай әзер булуы дөньяны, хәтта «тыныч» вакытта да, үтә куркыныч урын итә. «Мәсәлән, кешенең идарәсе я күзәтүе булмый торып, „үтерергә“ дигән карарга килә торган үзидарәле һәлак итүче корал системалары аеруча борчу тудыра», дип әйтелә бер хәбәрдә («Bulletin of the Atomic Scientists»).

Хастаханә ятагында ятучы бер ир кеше

СӘЛАМӘТЛЕГЕБЕЗ КУРКЫНЫЧ АСТЫНДА. Яхшы сәламәтлеккә килгәндә, фәннең мөмкинлекләре чикле. Югары кан басымы, симерү, һаваның пычрануы һәм наркотиклар куллану арта бара; боларның барысы авыруларга китерә. Рак, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм диабет кебек йогышсыз чирләрдән үлүче кешеләрнең саны күбәя. Башка авырулардан, шул исәптән психик чирләрдән интегүче кешеләр саны арта бара. Соңгы елларда Эбола вирусы һәм Зика вирусы кебек һәлакәтле үләтләр кинәт килеп чыккан. Нәтиҗә: авырулар кеше идарәсе астында түгел, һәм аларның бетәчәгенә өмет юк сыман.

Һава һәм су пычратыла

КЕШЕЛӘР ТАБИГАТЬКӘ ҺӨҖҮМ ИТӘ. Заводлар җир атмосферасын пычратудан туктамый. Һәр ел миллионлаган кеше пычрак һава аркасында үлә.

Аерым кешеләр, җәмгыятьләр һәм хакимиятләр океаннарга шакшы сулар агызуын, медик һәм авыл хуҗалыгы калдыклары, пластик һәм башка чүп-чар ташлавын дәвам итә. «Бу зыянлы нәрсәләр диңгез хайваннарын һәм үсемлекләрен, шулай ук аларны ашаган кешеләрне агулый», дип аңлатыла бер белешмәлектә («Encyclopedia of Marine Science»).

Чиста су кими бара. Робин Макки исемле Англия галиме болай дип кисәтә: «Дөнья җирнең һәр төбәгенә тәэсир итәчәк су кризисы кичерә». Сәясәтчеләр су җитмәү башлыча кеше китереп чыгарган проблема һәм ул җитди куркыныч булып тора икәнен таный.

Өермә

ТАБИГАТЬ КЕШЕЛЕККӘ ҺӨҖҮМ ИТӘ. Давыллар, ураганнар, өермәләр, диңгез өермәләре һәм җир тетрәүләр җимергеч су ташкыннарына, җир ишелүенә һәм башка төрле җимерелүләргә китерә. Бу табигать көчләре аркасында элеккегә караганда күбрәк кеше һәлак була я зыян күрә. АКШның Галәмне тикшерү һәм аэронавтика буенча милли идарәсе (НАСА) тикшерүендә әйтелгәнчә, «көчлерәк давыллар, бик каты эсселек һәм һәлакәтлерәк су басу, корылык чорлары» күбрәк булырга мөмкин. Табигать кешелекне һәлак итәрме?

Сез, һичшиксез, иминлегебезгә янаган башка җитди куркынычлар турында да уйлагансыздыр. Әмма бүгенге бар начар нәрсәләрне тикшереп, киләчәк турында канәгатьләндерүче җавап табып булмый. Сәясәтчеләр белән галимнәрне тыңлау турында да кайберәүләр шуны ук әйтер. Әмма үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, күпләр дөнья шартлары һәм киләчәк турындагы сорауларга ышанычлы җаваплар тапкан. Андый җавапларны кайдан табарга?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу