Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g17 № 6 10-11 б.
  • Яңа Зеландиягә сәяхәт

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яңа Зеландиягә сәяхәт
  • Уяныгыз! 2017
Уяныгыз! 2017
g17 № 6 10-11 б.
Милфорд-Саунд, Яңа Зеландия

Милфорд-Саунд

ИЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР

Яңа Зеландиягә сәяхәт

Дөнья картасында Яңа Зеландия

КҮРӘСЕҢ, якынча 800 ел элек маори кабиләләре океан аша меңнәрчә километр үтеп, Яңа Зеландиядә урнашкан. Алар бу җирләрнең үзләре калдырып киткән Полинезиянең тропик утрауларыннан бик нык аерылып торганын күргән. Бу таулар һәм бозлыклар, кайнар чишмәләр һәм карлар җире булган. Якынча биш гасыр үткәч, бу җирләргә тагын бер төркем кеше күчеп килгән. Бу юлы ерактагы Европадан. Бүген яңазеландиялеләр Англо-Саксония һәм Полинезиядән килгән йолаларны тотып яши. Анда яшәүче халыкның 90% ы диярлек шәһәрләрдә яши. Веллингтон шәһәре дөньядагы иң көньякта урнашкан башкала буларак билгеле.

Яңа Зеландиянең Төньяк утравында кайнап торучы пычрак күлләвекләр

Төньяк утрауда кайнап торучы пычрак күлләвекләр

Яңа Зеландия чагыштырмача еракта урнашкан булса да, аның төрлелеге һәм таң калдыргыч матурлыгы елына өч миллионга кадәр турист җәлеп иткәненә гаҗәпләнәсе юк.

Көмеш абага агачлары

Көмеш абага агачы 10 метрдан биегрәк үсә ала

Очмый торган такахе кошы

Очмый торган такахе кошы 1948 елга кадәр юк ителгән дип саналган

Үзенә күрә бер табигате, шул исәптән дөньядагы иң күп төр очмый торган кошлары Яңа Зеландиянең горурлыгы булып тора. Анда шулай ук гаттерия — кәлтә елан сыман сөйрәлүче яши. Ул 100 елга кадәр яши ала! Җирле имезүче хайваннар күп түгел: берничә ярканат төре һәм кайбер зур диңгез хайваннары, шул исәптән китлар һәм дельфиннар.

Йәһвә Шаһитләре үз эшләрен Яңа Зеландиядә якынча 120 ел алып бара. Алар Изге Язмаларны ким дигәндә 19 телдә, шул исәптән полинезия телләре: ниуэ, раротонг, самоан һәм тонга телләрендә өйрәтә.

Маори кешеләре җыр җырлый

Маори кешеләре милли киемдә җырлап бии

СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Яңа Зеландия исеме Нидерландиянең өлкәсе Зеландия исеменнән килеп чыккан. Аның маори телендәге исеме Аотеароа «Озын ак болыт иле» дигәнне аңлата.

Күпчелек яңазеландиялеләр инглиз телендә сөйләшсә дә, аларның туган маори теле хәзер яңадан торгызыла, һәм аны мәктәптә өйрәтәләр. Маори телендә Йәһвә Шаһитләренең кайбер басмалары да бар.

  • ХАЛЫК САНЫ: 4,7 МИЛЛИОН

  • БАШКАЛА: ВЕЛЛИНГТОН

  • ЛАНДШАФТ: ТӨНЬЯК УТРАУ СҮНМӘГӘН ЯНАРТАУЛАРЫ ҺӘМ ТЕРМАЛЬ ЧЫГАНАКЛАРЫ БЕЛӘН БИЛГЕЛЕ. КӨНЬЯК УТРАУДА МЕҢЛӘГӘН БОЗЛЫКЛАР БАР

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу