Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g19 № 3 12-13 б.
  • Рухилык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рухилык
  • Уяныгыз! 2019
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ӨМЕТ
  • БОРЧЫГАН СОРАУЛАРГА ҖАВАП
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БАШКА ПРИНЦИПЛАР
  • Мөһим сорауларга җавапны кайдан алып була?
    Мөһим сорауларга җавапны кайдан алып була?
  • Гаилә өчен өстәмә ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • Нәрсә ул рухилык? Дини кеше булмыйча да, рухи кеше булып буламы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Ата-аналар өчен өстәмә ярдәм
    Уяныгыз! 2019
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2019
g19 № 3 12-13 б.
Хатын-кыз паркта эскәмиядә уйланып утыра

Рухилык

Беренче мәкаләдә әйтелгәнчә, күпләр Изге Язмаларны дини китап дип саный. Аны укып һәм язылганны кулланып, алар Аллаһыга якынлашкан һәм тормыш мәгънәсен аңлаган.

Изге Язмаларда «рухилык» турында сүз барганда, кешенең тормышка карата карашы күздә тотыла (Яһүд 18, 19). Тән теләкләре буенча яшәүче кешедән аермалы буларак, рухи карашлы кеше Аллаһы нормаларын кадерли (Эфеслеләргә 5:1). Рухи карашлы булу тормышның күп кенә өлкәләрендә файда китерә.

ӨМЕТ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Кайгы-хәсрәт көнендә күңелең төшкән икән, көч-куәтең аз, димәк» (Гыйбрәтле сүзләр 24:10).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Күңел төшенкелеге безне тормыш авырлыкларын чишәр өчен кирәкле көчтән мәхрүм итә ала. Өмет исә безгә бирешмәс өчен кыюлык бирә. Өмет булганда, без күпчелек проблемаларыбызның вакытлы гына икәнен аңлыйбыз. Чөнки авырлыклардан соң яхшы нәрсәләр дә булыр.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА? Киләчәккә уңай караш сакларга тырышыгыз. Килеп чыга алган нәрсәләр турында борчылыр я яхшы шартларны көтәр урынына, максатларыгызга омтылыгыз. Әлбәттә, «очраклы хәл» дә килеп чыга ала (Вәгазьче 9:11). Ләкин еш кына хәлләр без көткәннән яхшырак була. Изге Язмаларда мондый метафора китерелә: «Орлыгыңны иртән дә чәч, кичен дә кулыңа ял бирмә, чөнки кайсысы — монысымы, тегесеме үсеп чыгачагын белмисең, ә, бәлки, икесе дә үсеп чыгар» (Вәгазьче 11:6).

БОРЧЫГАН СОРАУЛАРГА ҖАВАП

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Миңа төшенүчәнлек бир. Сүзеңнең төп нигезе — хакыйкать» (Зәбур 119:144, 160).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Аллаһының Сүзе — Изге Язмалар — һәркемне диярлек борчыган сорауларга җавап бирә. Мәсәлән, анда мондый сорауларга җавап бар:

  • Кеше ничек барлыкка килгән?

  • Тормыш мәгънәсе нинди?

  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

  • Киләчәктә безне нәрсә көтә?

Бөтен дөнья буенча яшәүче миллионлаган кешеләр, Изге Язмалардан бу һәм башка күп сорауларга җавап табып, тормышларын яхшырткан.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА? Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә икәнен белегез. Йәһвә Шаһитләреннән Изге Язмаларны аңларга ярдәм итүләрен сорагыз. jw.org дигән сайтыбызга керегез, очрашуыбызга килегез. Очрашуларыбызга һәркем бушлай килә ала.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БАШКА ПРИНЦИПЛАР

Хатын-кыз jw.org сайтында «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны карый

jw.org сайтында «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеоны карагыз. Ул 880 нән артык телдә бар

РУХИ ИХТЫЯҖЛАРЫГЫЗНЫ ТАНЫГЫЗ.

«Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (МАТТАЙ 5:3).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР АЛЛАҺЫСЫ ТУРЫНДА КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ.

«Аллаһыны эзләсеннәр... аны тапсыннар... Ул бит һәрберебезгә якын» (РӘСҮЛЛӘР 17:27).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКЫП УЙЛАНЫГЫЗ.

«Ул Йәһвәa кануныннан рәхәтлек таба һәм көне-төне аның кануны турында уйлана. [...] Ни генә эшләсә дә, ул уңышка ирешер» (ЗӘБУР 1:2, 3).

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу