СТРЕССНЫ ҖИҢЕП БУЛА
Стрессның сәбәпләре
Киң танылган Мейо клиникасының бер мәкаләсендә болай диелгән: «Күпләр көннән-көн көчәя барган стресска дучар булганнарын сөйли. Бүгенге тормыш үзгәрешләр һәм билгесезлек белән тулы». Менә стрессның кайбер сәбәпләре:
аерылышу
якын кешенең үлеме
каты чир
бәхетсез очраклар
җинаятьчелек
тыгыз график
табигый я кеше китергән афәтләр
мәктәптәге я эштәге басым
эш я акча турында борчылу