Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g20 № 1 5-7 б.
  • Стресс нәрсә ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Стресс нәрсә ул?
  • Уяныгыз! 2020
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ФАЙДАЛЫ ҺӘМ ЗЫЯНЛЫ СТРЕСС
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2020
  • Сез стресс кичерәсезме?
    Уяныгыз! 2020
  • Стрессны ничек кичереп чыгарга?
    Уяныгыз! 2020
Уяныгыз! 2020
g20 № 1 5-7 б.
Бизнесмен эш бинасына баскычтан менеп йөгерә.

СТРЕССНЫ ҖИҢЕП БУЛА

Стресс нәрсә ул?

Стресс — тәнебезнең киеренке хәлгә реакциясе. Стресс вакытында миебез тәннең бар өлешләренә төрле гормоннар җибәрә. Бу йөрәк тибешен, сулыш тизлеген арттыра, кан басымын тигезли һәм мускулларны киеренке хәлгә китерә. Сез әле нәрсә булганын аңлаганчы, тәнегез инде әзер тора. Киеренке ситуация тәмамлангач, тәнегез гадәти хәлгә кайта.

ФАЙДАЛЫ ҺӘМ ЗЫЯНЛЫ СТРЕСС

Стресс — авыр һәм куркыныч хәлләр белән көрәшергә булышучы табигый реакция. Бу реакция баш миендә башлана. Файдалы стресс тиз һәм кичектермичә эш итәргә булыша. Билгеле бер күләмдәге стресс шулай ук максатыгызга ирешергә ярдәм итә я нинди дә булса эшне башкарганда, мәсәлән имтиханнар тапшырганда, эшкә урнашыр өчен әңгәмә үткәндә я спорт ярышларында катнашканда булыша.

Ләкин озак дәвамлы, көчле һәм хроник стресс зыян китерергә мөмкин. Тәнегез еш я һәрвакыт әзерлек хәлендә торганда, бу физик, эмоциональ я психик яктан зарарлы булырга мөмкин. Мәсәлән, тәртибегез һәм башкалар белән мөнәсәбәтләрегез үзгәрә ала. Хроник стрессның тәмәке тартуга, чиктән тыш күп эчүгә, наркотиклар куллануга һәм башка начар гадәтләргә китерүе бар. Аның аркасында кеше хәтта депрессиягә бирелергә, тәмам хәлдән таярга я үз-үзенә кул салу турында уйлый башларга мөмкин.

Стресс бар кешеләргә бер үк дәрәҗәдә тәэсир итми. Шулай да ул күп төрле чир-авыруларга китерә. Стресс тәннең һәр өлешенә диярлек зыян китерергә мөмкин.

СТРЕСС ТӘНЕБЕЗГӘ НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ?

Нерв системасы.

Стресс кичергән ир кеше кулы белән башын тота.

Нерв системасы адреналин һәм кортизол кебек гормоннарның бүленеп чыгуына китерә. Бу гормоннар йөрәк тибешен, кан басымын, кандагы глюкоза күләмен арттыра. Моның барысы куркыныч шартларда тиз эш итәргә булыша. Ләкин артык күп стресс

  • ачу, борчу тудыра, депрессиягә, баш авыртуына, йокысызлыкка китерә

Сөяк-мускул системасы.

Тәнне зыяннан саклар өчен, мускуллар киеренкеләнә. Ләкин артык күп стресс

  • тән сызлауларына, баш авыртуына, мускул спазмаларына китерә

Сулыш системасы.

Организмга күбрәк кислород керсен өчен, кеше тизрәк сулый башлый. Артык күп стресс

  • кислородның чиктән тыш күп булуына һәм һава җитмәвенә китерә, ә кайбер кешеләрдә сәбәпсез курку тудыра

Йөрәк-кан тамырлары системасы.

Канны тәннең бар өлешләренә җибәрер өчен, йөрәк тизрәк һәм ныграк тибә башлый. Кан тамырлары, киңәеп я киресенчә тараеп, канны тәннең тиешле өлешләренә, мәсәлән мускулларга җибәрә. Ләкин артык күп стресс

  • югары кан басымына, инфарктка я инсультка китерә

Эндокрин система.

Гландалар адреналин һәм кортизол гормоннарын бүлеп чыгара. Бу тәнгә стресс белән көрәшергә булыша. Бавыр кандагы шикәр күләмен арттыра, һәм бу энергия бирә. Артык күп стресс

  • иммунитетны төшерә, диабетка, симерүгә, кәефнең кискен үзгәреп торуына китерә

Ашказаны-эчәк системасы.

Ашкайнату процессы бозыла. Артык күп стресс

  • күңел болгануга, косуга, диареягә һәм эч катуга китерә

Үрчү системасы.

Стресс җенси теләккә һәм җенси функцияләргә тәэсир итә. Артык күп стресс

  • импотенциягә һәм күрем чорының бозылуына китерә

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу