Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 өлеш. Мәсихчеләрнең ышанулары
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
    • СУГА ЧУМДЫРЫЛЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН СОРАУЛАР

      1 өлеш. Мәсихчеләрнең ышанулары

      Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнеп, син хакыйкать белән таныша алдың. Белгәннәрең сиңа Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерергә булышты һәм Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында яңа дөньяда яшәргә һәм андагы фатихалар алырга өмет бирде. Син шулай ук Аллаһы Сүзенә иман үстердең. Кардәшләр белән аралашу сиңа инде хәзер күп фатихалар китерә. Син Йәһвәнең үз халкы белән ничек мөгамәлә итүен күрдең (Зәк. 8:23).

      Син суга чумдырылуга әзерләнәсең, шуңа күрә өлкәннәр белән мәсихчеләрнең төп ышануларын кабатлау сиңа файда китерер (Евр. 6:1—3). Йәһвә синең үзе турында белем алуыңны алга таба да фатихалап торсын һәм сине вәгъдә ителгән әҗер белән бүләкләсен (Яхъя 17:3).

      1. Ни өчен син суга чумдырылырга телисең?

      2. Йәһвә кем ул?

      • «Йәһвәнең күкләрдә дә, җирдә дә Аллаһы икәнен белегез... Бүтән Аллаһы юк» (Кан. 4:39).

      • «Синең исемең Йәһвә... [син] бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә» (Зәб. 83:18).

      3. Ни өчен Аллаһының шәхси исемен куллану мөһим?

      • «Шуңа күрә болай дога кылыгыз: „Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен“» (Мат. 6:9).

      • «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» (Рим. 10:13).

      4. Изге Язмаларда Йәһвәне тасвирлаучы нинди сүзләр кулланыла?

      • «Җир читләрен Барлыкка Китерүче Йәһвә — мәңгегә Аллаһы» (Ишаг. 40:28).

      • «Күкләрдәге Атабыз» (Мат. 6:9).

      • «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8).

      5. Син Йәһвә Аллаһы өчен нәрсә эшли аласың?

      • «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат» (Марк 12:30).

      • «Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар» (Лүк 4:8).

      6. Ни өчен синең Йәһвәгә тугры буласың килә?

      • «Улым, зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер, шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын» (Гыйб. сүз. 27:11).

      7. Син кемгә һәм кемнең исеме хакына дога кыласың?

      • «Сезгә хак сүз әйтәм: минем исемем [Гайсә] хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер» (Яхъя 16:23).

      8. Нәрсә турында дога кылып була?

      • «Шуңа күрә болай дога кылыгыз: „Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен. Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир һәм, без бурычлы кешеләребезне кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер. Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш һәм Явыздан коткар“» (Мат. 6:9—13).

      • «Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз: аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14).

      9. Ни өчен Йәһвә кемнеңдер догасын тыңламаска мөмкин?

      • «Алар Йәһвәдән ярдәм сорар, ләкин ул җавап бирмәс, начар эшләре аркасында алардан үз йөзен бора» (Мик. 3:4).

      • «Йәһвәнең күзләре тәкъваларга юнәлгән, колаклары аларның ялваруларын ишетә. Яманлык кылучыларга исә Йәһвә каршы тора» (1 Пет. 3:12).

      10. Гайсә Мәсих кем ул?

      • «„Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы“,— дип җавап бирде Шимун Петер» (Мат. 16:16).

      11. Ни өчен Гайсә җиргә килгән?

      • «Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде» (Мат. 20:28).

      • «Мин [Гайсә] башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен. Мин бит шуның өчен җибәрелдем» (Лүк 4:43).

      12. Син Гайсәнең йолым корбаны өчен рәхмәтле булуыңны ничек күрсәтә аласың?

      • «Ул, яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр дип, барысы хакына үлгән» (2 Көр. 5:15).

      13. Гайсәнең нинди хакимлеге бар?

      • «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде» (Мат. 28:18).

      • «Аллаһы аны тагы да югарырак күтәрде һәм, игелек күрсәтеп, аңа бар исемнәрдән бөегрәк исем бирде» (Флп. 2:9).

      14. Гайсә Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советын «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» итеп билгеләгән. Син моңа ышанасыңмы?

      • «Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?» (Мат. 24:45)

      15. Изге рух — шәхесме?

      • «Фәрештә аңа болай дип җавап бирде: „Сиңа изге рух иңәр, һәм Аллаһы Тәгаләнең кодрәте сине каплар. Шуңа күрә син тудырачак бала изге, Аллаһы Улы дип аталыр“» (Лүк 1:35).

      «Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күктәге Ата үзеннән сораучыларга изге рухны бигрәк тә бирәчәк!» (Лүк 11:13)

      16. Йәһвә изге рухын ничек куллана?

      • «Йәһвәнең сүзе белән күкләр булдырылган, аның рухы белән андагы һәрнәрсә яратылган» (Зәб. 33:6).

      • «Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез... җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8).

      • «Язмадагы бер пәйгамбәрлек тә һичнинди шәхси фикергә нигезләнмәгән, чөнки пәйгамбәрлек беркайчан да кеше ихтыярыннан тумаган, кешеләр Аллаһы иңдергәнне изге рух җитәкчелегендә сөйләгән» (2 Пет. 1:20, 21).

      17. Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

      • «Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык бүтән бер халыкка бирелмәячәк. Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Дан. 2:44).

      18. Аллаһы Патшалыгы сиңа нинди файда китерәчәк?

      • «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачыл. 21:4).

      19. Син Патшалыкның озакламый фатихалар китерәчәген кайдан беләсең?

      • «Аның янына шәкертләре үзләре генә килеп: „Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче“,— дип сорадылар. Гайсә аларга мондый җавап бирде: „...Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр. Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер“» (Мат. 24:3, 4, 7, 14).

      • «Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер, көфер сүз сөйләүче, ата-анасын тыңламаучы, яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз, кеше яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, дуамал, масаючан, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар, тышкы яктан диндар булып күренерләр, ә гамәлдә диндар булмаслар» (2 Тим. 3:1—5).

      20. Патшалыкның үзең өчен мөһим булуын син ничек күрсәтә аласың?

      • «Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез» (Мат. 6:33).

      • «Гайсә үз шәкертләренә болай диде: „Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын“» (Мат. 16:24).

      21. Шайтан һәм җеннәр кемнәр алар?

      • «Сезнең атагыз — Иблис... Ул башлангычтан ук кеше үтерүче булган» (Яхъя 8:44).

      • «Бу зур аждаһа — бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан — җиргә ыргытылды. Аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылды» (Ачыл. 12:9).

      22. Шайтан Йәһвәне һәм аның хезмәтчеләрен нәрсәдә гаепләгән?

      • «Хатын еланга мондый җавап кайтарды: „Без бакчадагы агачларның җимешләрен ашый алабыз. Ләкин Аллаһы бакча уртасындагы агачның җимешләре турында: „Аннан ашамагыз, аңа кагылмагыз. Юкса үләчәксез“,— диде“. Елан исә хатынга болай дип әйтте: „Юк, үлмисез. Аллаһы белә: бу агачтан ашаган көнне күзләрегез ачылачак һәм сез яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз“» (Ярат. 3:2—5).

      • «Шайтан исә Йәһвәгә мондый җавап кайтарды: „Үз тормышын саклап калыр өчен, кеше башка тормышны бирергә әзер. Үз җаны өчен кеше бар нәрсәсен бирәчәк“» (Әюп 2:4).

      23. Син Шайтан гаепләүләренең ялган булуын ничек раслый аласың?

      • «Аңа [Аллаһыга] бербөтен йөрәк белән, җан-тән белән хезмәт ит» (1 Елъ. 28:9).

      • «Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!» (Әюп 27:5)

      24. Ни өчен кешеләр үлә?

      • «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Рим. 5:12).

      25. Үлгәннәр нинди хәлдә?

      • «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белми» (Вәг. 9:5).

      26. Үлгән кешеләр өчен нинди өмет бар?

      • «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәс. 24:15).

      27. Гайсә белән идарә итәр өчен күккә ничә кеше барачак?

      • «Шунда мин Сион тавында басып торучы Бәрәнне һәм аның белән бергә 144 000 затны күрдем. Аларның маңгайларына Бәрәннең исеме һәм аның Атасының исеме язылган иде» (Ачыл. 14:1).

  • 2 өлеш. Мәсихче тормыш
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
    • СУГА ЧУМДЫРЫЛЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН СОРАУЛАР

      2 өлеш. Мәсихче тормыш

      Изге Язмаларны өйрәнгәндә, син Йәһвәнең таләпләрен һәм аның тәкъва нормалары буенча ничек яшәргә икәнлеген белдең. Белгәннәреңне кулланып, син үз тәртибеңдә күп үзгәрешләр ясадың һәм тормышка башкача карый башладың. Хәзер, Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәргә булгач, син, яхшы хәбәрне вәгазьләүче буларак, Аллаһыга ул хуплаганча хезмәт итә аласың.

      Түбәндәге сорауларны карап чыгу сиңа Йәһвәнең тәкъва нормаларын истә калдырырга булышыр һәм Аллаһының яраклы хезмәтчесе булыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген искә төшерер. Мондагы мәгълүмат барысын саф вөҗдан белән һәм Йәһвәне данларлык итеп башкару мөһим икәнен күрсәтер (2 Көр. 1:12; 1 Тим. 1:19; 1 Пет. 3:16, 21).

      Изге Язмаларны өйрәнеп бу уңышларга ирешкәч, синең һичшиксез Йәһвәгә буйсынып яшисе һәм аның оешмасының өлеше булып китәсе килә. Түбәндәге сораулар һәм шигырьләр сиңа җыелыштагы, гаиләдәге һәм хөкүмәттәге хакимлеккә Йәһвә теләгәнчә буйсынасыңмы икәнен тикшерергә булышыр. Син Йәһвәнең үз халкын өйрәтер өчен һәм иманнарын ныгытыр өчен биргән чараларын ныграк кадерли башларсың. Моңа җыелыш очрашулары да керә. Син һичшиксез аларны калдырмаска һәм кулдан килгәнчә аларда катнашырга теләрсең.

      Моннан тыш, бу өлештә регуляр рәвештә Патшалык турында вәгазьләү, башкаларга Йәһвә һәм аның эшләре турында сөйләү никадәр мөһим икәнлеге карала (Мат. 24:14; 28:19, 20). Бу өлешне үтеп, син Йәһвә Аллаһыга багышлану һәм суга чумдырылу — җитди адым икәнен аңларсың. Суга чумдырылып, син Йәһвәнең юмарт игелегенә җавап кайтарырсың, һәм Аллаһы моны бик кадерли.

      1. Мәсихчеләр никахка кагылышлы нинди нормалар буенча яши? Изге Язмалар буенча, аерылышыр өчен бердәнбер сәбәп нинди?

      • «Кешеләрне барлыкка китерүче аларны башлангычтан ук ир һәм хатын итеп яраткан дигәнне һәм аның: „Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр“,— дигән сүзләрен сез укымадыгызмыни? Шулай итеп, алар инде ике түгел, ә бер тән. Шуңа күрә Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын. ...Фахишәлек кылмаган хатыны белән аерылышып башкага өйләнүче кеше зина кыла» (Мат. 19:4—6, 9).

      2. Ни өчен ирле-хатынлы булып яшәгән кешеләр үз никахын рәсми рәвештә теркәргә тиеш? Син никахта булсаң, аны рәсми рәвештә теркәдеңме?

      • «Алга таба да исләренә төшереп тор: хөкүмәтләргә һәм хакимиятләргә буйсынсыннар» (Тит. 3:1).

      • «Һәр кеше никахны ихтирам итсен, никахын саф килеш сакласын, чөнки зиначыларны һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк» (Евр. 13:4).

      3. Синең гаиләңдәге ролең нинди?

      • «Улым, атаңның үгет-нәсыйхәтен тыңла, анаңның күрсәтмәсен калдырма» (Гыйб. сүз. 1:8).

      • «Мәсих җыелышның башы булган кебек, ир дә хатынның башы. [...] Ирләр, хатыннарыгызны яратып яшәгез, Мәсих тә җыелышны яраткан» (Эфес. 5:23, 25).

      • «Аталар, балаларыгызны ярсытмагыз, киресенчә, аларны Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез һәм үгетләп акылга өйрәтегез» (Эфес. 6:4).

      • «Балалар, ата-анагызга һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз, чөнки бу Хуҗабызны сөендерә» (Көл. 3:20).

      • «Хатыннар, ирләрегезгә буйсынып яшәгез» (1 Пет. 3:1).

      4. Ни өчен без тормышны кадерләргә тиеш?

      • «Ул [Аллаһы] үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә. Чөнки аның ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез» (Рәс. 17:25, 28).

      5. Ни өчен беркемне дә, шул исәптән әле тумаган балаларны да, үтерергә ярамый?

      • «Әгәр ир-атлар бер-берсе белән сугышканда, аларның берсе авырлы хатынга сукса һәм... ...Аларның берсе [хатын я баласы] үлсә, җан өчен җан бирелсен» (Чыг. 21:22, 23).

      • «Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән; әле бер өлешем дә булмаганда, аларның үсеше турында инде барысы да китабыңда язылган булган» (Зәб. 139:16).

      • «Йәһвә нәфрәт иткән... нәрсә... гаепсезнең канын коючы куллар» (Гыйб. сүз. 6:16, 17).

      6. Аллаһы канга кагылышлы нинди әмер биргән?

      • «Каннан, буып үтерелгән хайван итеннән... тыелыгыз» (Рәс. 15:29).

      7. Ни өчен кардәшләребезне яратырга кирәк?

      • «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35).

      8. Ни өчен берәр инфекция я үлемгә китерә алган чир белән авырган кеше, а) башкаларны йоктырмас өчен, аларны кочакламас һәм үпмәс; ә) үзен кунакка чакырмасалар, моңа үпкәләмәс? б) Берәр кешенең үткәндә үзенә чир йоктыру ихтималлыгы булган булса, ни өчен аңа йөрешә башлар алдыннан канын анализга бирергә кирәк? в) Ни өчен йогышлы чир белән авырган кешегә суга чумдырылыр алдыннан үз чире турында өлкәннәр советы координаторына әйтергә кирәк?

      • «Үзара мәхәббәттән башка, беркемгә һичнәрсә белән бурычлы калмагыз... ...Якыныңны үзеңне яраткандай ярат... Яратучы кеше үз якынына явызлык кылмый» (Рим. 13:8—10).

      • «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Флп. 2:4).

      9. Ни өчен Йәһвә башкаларны кичерүебезне тели?

      • «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез. Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш» (Көл. 3:13).

      10. Берәр кардәш сине алдаса я сиңа яла якса, сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

      • «Кардәшең гөнаһ кылса, барып, гаебен үзенә генә сөйләп бир. Ул сине тыңласа, син кардәшеңне дөрес юлга кайтарган булырсың. Ләкин сине тыңламаса, әйтелгән һәр нәрсә ике яки өч шаһитнең сүзләре белән раслансын өчен, үзең белән бер яки ике кешене ал. Аларны да тыңламаса, җыелышка әйт, ә инде җыелышны да тыңламаса, ул синең өчен башка халык кешесе һәм салым җыючы шикелле булсын» (Мат. 18:15—17).

      11. Йәһвәнең түбәндәге гөнаһларга карашы нинди?

      ▪ Җенси әхлаксызлык

      ▪ Потларга табыну

      ▪ Гомосексуализм

      ▪ Урлау

      ▪ Комарлы уеннар

      ▪ Эчкечелек

      • «Алданмагыз. Фәхеш кешеләр дә, потка табынучылар да, хыянәтчеләр дә, табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган ир-атлар да, ир-ат белән якынлык кылучы ир-атлар да, караклар да, комсызлар да, эчкечеләр дә, башкаларны хурлаучылар да, талаучылар да Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак» (1 Көр. 6:9, 10).

      12. Синең җенси әхлаксызлыкка, ягъни бер-берсе белән никахта булмаган кешеләр арасындагы һәртөрле җенси мөнәсәбәтләргә карашың нинди?

      • «Фәхешлектән качыгыз!» (1 Көр. 6:18)

      13. Ни өчен без, бу дәвалану белән бәйле булмаса, ияләшүгә китерә торган һәм аңга тәэсир иткән матдәләрне кулланмаска тиеш?

      • «Үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез, шулай итеп сез, акылыгызны кулланып, аңа изге хезмәт башкарырсыз. Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз. Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез» (Рим. 12:1, 2).

      14. Аллаһы тыйган, сихерчелек белән бәйле кайбер эшләрне әйтеп кит.

      • «Синең араңда... күрәзәчелек итүче, сихерчелек кылучы, фал ачучы, башкаларга әфсен белән тәэсир итүче, рухлар чакыручыга я багучыга баручы я үлгәннәр белән сөйләшүче булмасын» (Кан. 18:10, 11).

      15. Кеше җитди гөнаһ кылса, әмма аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгызасы килсә, аңа кичектермичә нәрсә эшләргә кирәк?

      • «Мин сиңа үз гөнаһымны ачып салдым, гаебемне яшермәдем. Мин: „Җинаятьләремне Йәһвәгә ачармын“,— дидем» (Зәб. 32:5).

      • «Берәрегез авырыймы? Җыелыш өлкәннәрен чакырсын, һәм алар, Йәһвә исеме белән аңа май сөртеп, аның турында дога кылсыннар. Иман белән әйтелгән дога авыруны сәламәт итәчәк, һәм Йәһвә аны савыктырачак. Ул гөнаһлар кылган булса, кичереләчәк» (Ягък. 5:14, 15).

      16. Берәр кардәшнең җитди гөнаһ кылганын белсәң, нәрсә эшләргә кирәк?

      • «Әгәр берәү башка кешенең ниндидер гөнаһ кылганын күрсә я ишетеп белсә, ул шаһит була. Әмма бу турыда шаһитлек бирергә чакыру ишетеп тә сөйләмәсә, ул гөнаһ кыла. Моның өчен ул җавапка тартылсын» (Лев. 5:1).

      17. Берәрсе бүтән Йәһвә Шаһите түгел дигән белдерү ясалса, без нәрсә эшләргә тиеш?

      • «Үзен кардәш дип атап та, фәхеш кеше, я комсыз, я потка табынучы, я башкаларны хурлаучы, я эчкече, я талаучы булып кала биргән кеше белән башка аралашмагыз, андый кеше белән бергә хәтта ашамагыз да» (1 Көр. 5:11).

      • «Әгәр берәрсе сезгә килеп бу тәгълиматны алып килмәсә, аны үз өегездә кабул итмәгез һәм аңа сәламләү сүзләрен әйтмәгез» (2 Яхъя 10).

      18. Ни өчен якын дусларны Йәһвәне яраткан кешеләр арасыннан сайларга кирәк?

      • «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер» (Гыйб. сүз. 13:20).

      • «Алданмагыз. Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза» (1 Көр. 15:33).

      19. Ни өчен Йәһвә Шаһитләре сәяси яктан нейтралитет саклый?

      • «Мин [Гайсә] дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:16).

      20. Ни өчен хөкүмәтләргә буйсынырга кирәк?

      • «Өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын, чөнки Аллаһыдан булмаган хакимлек юк. Аллаһы гамәлдәге хакимлекләрне төрле урыннарга урнаштырган» (Рим. 13:1).

      21. Хакимлеккә ия кеше Аллаһы канунына каршы килгәнне таләп итсә, син нәрсә эшләрсең?

      • «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәс. 5:29).

      22. Бу дөньядан булмас өчен, эш сайлаганда, син нинди шигырьләрне исәпкә алырсың?

      • «Халык халыкка кылыч күтәрмәс, алар бүтән сугышырга өйрәнмәс» (Мик. 4:3).

      • «Минем халкым, аның [Бөек Бабылның] гөнаһларында катнашмас өчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас өчен, чык аннан» (Ачыл. 18:4).

      23. Син күңел ачуның һәм ял итүнең нинди төрләрен сайларсың, ә кайсыларын кире кагарсың?

      • «Җәбер-золым яратучы һәркемне ул [Йәһвә] нәфрәт итә» (Зәб. 11:5).

      • «Явызлыкка җирәнеп карагыз, яхшылыкка ябышыгыз» (Рим. 12:9).

      • «Хак нәрсәләр, җитди карашка лаеклы нәрсәләр, тәкъва нәрсәләр, саф нәрсәләр, яратуга лаеклы нәрсәләр, хуплап әйтелә торган нәрсәләр, яхшы нәрсәләр һәм мактауга лаеклы нәрсәләр турында уйланып яшәгез» (Флп. 4:8).

      24. Ни өчен Йәһвә Шаһитләре бүтән диннәр белән бергә гыйбадәт кылмый?

      • «„Йәһвә табыныннан“ да, җеннәр табыныннан да берьюлы ашый алмыйсыз» (1 Көр. 10:21).

      • «„...Алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз,— ди Йәһвә,— нәҗес нәрсәгә кагылмагыз“; „һәм мин сезне кабул итәрмен“» (2 Көр. 6:17).

      25. Теге я бу бәйрәмдә катнашыргамы, юкмы икәнен билгеләргә нинди принциплар булыша?

      • «[Исраиллеләр] халыклар белән кушылып китеп, аларның юлларын үзләштергән. Аларның потларына табынган, һәм бу алар өчен тозак булып киткән» (Зәб. 106:35, 36).

      • «Үлеләр бернәрсә дә белми» (Вәг. 9:5).

      • «Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:16).

      • «Үткәндә сез бу дөнья кешеләре кебек азгынлыкка, тыелгысыз тән теләкләренә, эчкечелеккә бирелеп, котырынкы һәм тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашып, җирәнгеч потларга табынып яшәдегез. Бүтән алай эшләмәгез» (1 Пет. 4:3).

      26. Изге Язмалардагы мисаллар туган көн бәйрәменә карашыңа ничек тәэсир итә?

      • «Өченче көнне фиргавеннең туган көне иде, һәм ул үзенең бар хезмәтчеләре өчен мәҗлес оештырып, баш шәрабчыны да, баш икмәкчене дә хезмәтчеләре алдында иреккә чыгарды. Ул баш шәрабчыны элекке хезмәтенә кайтарды... Баш икмәкчене исә ул... баганага асып куйды» (Ярат. 40:20—22).

      • «Һирудның туган көнендә Һирудиянең кызы кунаклар алдында биеде, һәм бу Һирудка шулкадәр ошады ки, ул шул кызга ни сораса, барын да бирергә ант итте. Шунда кыз, анасы өйрәткәнчә: „Миңа тәлинкәгә салып Чумдыручы Яхъяның башын бир“,— диде. Шунда ул Яхъяның башын төрмәдә чабарга дип кеше җибәрде» (Мат. 14:6—8, 10).

      27. Ни өчен син өлкәннәрнең җитәкчелегенә буйсынырга телисең?

      • «Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан һәм күндәм булыгыз. Алар бит, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып тора. Алар моны кайгырып түгел, ә куанып башкарсыннар өчен шулай эшләгез, югыйсә кайгырып башкарулары сезгә зыян китерер» (Евр. 13:17).

      28. Ни өчен сиңа һәм гаиләңә Изге Язмаларны регуляр рәвештә уку һәм өйрәнү мөһим?

      • «Ул Йәһвә кануныннан рәхәтлек таба һәм көне-төне аның кануны турында уйлана. Ул агым сулар буена утыртылган, үз вакытында җимешен биргән, яфраклары шиңмәгән агач күк булыр. Ни генә эшләсә дә, ул уңышка ирешер» (Зәб. 1:2, 3).

      29. Ни өчен сиңа җыелыш очрашуларына йөрү һәм аларда катнашу ошый?

      • «Синең исемеңне кардәшләремә игълан итәрмен, җыелышта сине мактармын» (Зәб. 22:22).

      • «Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк, киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк» (Евр. 10:24, 25).

      30. Гайсә безгә тапшырган иң мөһим эш нинди?

      • «Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Мат. 28:19, 20).

      31. Патшалык эшенә ирекле иганәләр биргәндә я кардәшләребезгә ярдәм иткәндә, без нинди караш чагылдырырга тиеш?

      • «Йәһвәне данла: аңа үзеңдә булганның иң яхшысын бир» (Гыйб. сүз. 3:9).

      • «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көр. 9:7).

      32. Мәсихчеләр нинди авырлыкларга очрарга мөмкин?

      • «Тәкъвалык хакына эзәрлекләнүчеләр бәхетле, чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы. Кешеләр сезне минем аркада мәсхәрәләгәндә, эзәрлекләгәндә һәм сезнең турында ялганлап төрле явыз сүзләр сөйләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдәге әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр» (Мат. 5:10—12).

      33. Ни өчен Йәһвә Шаһите булып суга чумдырылу — зур хөрмәт?

      • «Синең сүзең минем өчен сөенү һәм күңел шатлыгы булып китте, чөнки мин синең исемеңне йөртәм, и Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә» (Ирм. 15:16).

  • Суга чумдырылырга теләүчеләр белән соңгы фикер алышу
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
    • СУГА ЧУМДЫРЫЛЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН СОРАУЛАР

      Суга чумдырылырга теләүчеләр белән соңгы фикер алышу

      Гадәттә, суга чумдырылу Йәһвә Шаһитләренең конгрессларында үткәрелә. Суга чумдырылу нотыгы ахырында докладчы суга чумдырылырга теләгән кешеләрне торып басарга һәм түбәндәге ике сорауга каты тавыш белән җавап бирергә чакырыр.

      1. Син үз гөнаһларыңнан тәүбә иттеңме, Йәһвәгә багышландыңмы һәм Гайсә Мәсих корбаны аша гына коткарылып булганын таныйсыңмы?

      2. Суга чумдырылу үтеп, син Йәһвә Шаһитләренә — Аллаһының оешмасына кушылганыңны күрсәтәсең; син моны аңлыйсыңмы?

      Бу сорауларга «әйе» дип җавап биргәндә, кеше үзенең йолымга иман иткәнен һәм Йәһвәгә тулысынча багышланганын «бар кеше алдында игълан итә» (Рим. 10:9, 10). Суга чумдырылырга теләүчеләр бу сораулар өстеннән алдан дога кылып уйлансын. Шулчак аларның җаваплары шәхси карарларын чагылдырыр.

      Син, Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга һәм аның ихтыярын беренче урынга куярга вәгъдә итеп, аңа догада багышландыңмы?

      Син мөмкинлек туу белән суга чумдырылырга тәвәккәлме?

      Суга чумдырылганда, ничек киенү урынлы? (1 Тим. 2:9, 10; Яхъя 15:19; Флп. 1:10)

      «Аллаһыга бирелеп яшәгәнебезне» күрсәтер өчен, киемебездә «тыйнаклык, төплелек» чагылырга тиеш. Шуңа күрә суга чумдырылырга теләүчеләр артык ачык коену костюмын кимәячәк. Аларның киемендә ниндидер язулар я лозунглар булмаска тиеш. Кием вакыйгага туры килергә, пөхтә, чиста һәм матур булырга тиеш.

      Суга чумдырылу үткәндә, кеше үзен ничек тотарга тиеш? (Лүк 3:21, 22)

      Гайсәнең суга чумдырылуы бүгенге мәсихчеләр өчен үрнәк булып тора. Гайсәнең үз суга чумдырылуын җитди адым дип санаганы аның тәртибеннән күренгән. Суга чумдырылу үткән урында кылану, мәзәкләр сөйләү, уйнау, суда йөзү я вакыйганың җитдилеген киметә алган бүтән тәртип урынлы түгел. Шулай ук мәсихче, суга чумдырылгач, үз-үзен җиңүче итеп тотарга тиеш түгел. Суга чумдырылу шатлыклы вакыйга булса да, үз шатлыгыбызны тыйнаклык белән белдерергә кирәк.

      Очрашуларга регуляр рәвештә йөрү һәм кардәшләр белән аралашу сиңа Йәһвәгә багышлануың буенча яшәргә ничек ярдәм итәр?

      Ни өчен суга чумдырылганнан соң регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәрү һәм вәгазьләү мөһим?

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу