Укучыларның сораулары
Тормыштагы бәла-казалар — Аллаһы җәзасымы?
Сезнең дә берәр бәла-каза аркасында тән һәм җан җәрәхәтләре алганыгыз бардыр. Андый хәлгә эләккәндә сездә: «Бу бәла-казаны миңа Аллаһы язганмы?» — дигән сорау тумадымы? Көтмәгәндә авырып китү, имгәнү яки гаиләдә берәрсенең кинәт вафат булуы аркасында, бу бәла-каза Аллаһының җәзасы дигән фикер туарга мөмкин.
Әмма Аллаһы кешеләрнең бәхетле һәм зыян күрмичә яшәүләрен тели, һәм моны белү сезне юатыр. Тәүратта Аллаһы беренче кешеләрне яраткач, аларны «Гадән бакчасына урнаштырган» дип әйтелә. Бу оҗмахка охшаш урындагы тормыш бәла-казасыз үтәргә тиеш булган (Яратылыш 2:15).
Кызганычка каршы, Адәм белән Хаува андагы гаҗәеп тормышка шатланып яшәргә теләмәгән һәм Аллаһыга белә торып каршы чыкканнар. Моның нәтиҗәсе аларның үзләре, балалары һәм шул исәптән безнең өчен дә аяныч булган. Ни өчен Адәм белән Хаува аркасында без газап чигәргә тиеш? Моны мондый мисал белән аңлатып була. Әти кеше арендага алган йортның акчасын түләргә теләмәсә, йорттан бар гаиләне куып чыгаралар һәм аларга газап чигеп авыр тормыш алып барырга туры килә. Нәкъ шулай ук Адәм белән Хаува фетнәсе аркасында бар кеше бәла-каза күреп яши (Римлыларга 5:12). Бу фетнәдән соң күп еллар узгач, тәкъва Әюб үзе кичергән авыртуны һәм газапларны «үлчәүгә салсалар», алар «диңгез комнарыннан да авыррак булыр» иде дип сукранган (Әюб 6:2, 3).
Без бәла-казаларга кайвакыт аларны алдан күрә алмаганга эләгәбез. Әйтик, йортлар төзүче компания янгыннар еш кына була торган урында йортлар төзеп сата. Сез моны белмичә, андагы бер йортны сатып алып, анда яши башлыйсыз. Шулай итеп сез үзегезне һәм үз гаиләгезне куркыныч астына куясыз. Берәр бәла килеп чыкса, бу Аллаһыдан җәза дип әйтү дөрес булырмы? Изге Язмаларда мондый сүзләр язылган: «Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).
Әйе, һәр кеше берәр бәлагә эләгергә мөмкин. Ләкин тиздән Аллаһы кешелекне бар бәла-казалардан азат итәчәк һәм бу хәбәр юата. Ул вакытта сез бәла-каза күрмичә һәм хәтта аның турында хәбәрләр ишетмичә яшәячәксез. Кайгы-хәсрәт китергән күз яшьләре, авырту, үлем һәм ачы тавыш «әүвәлге» булачак (Ачылыш 21:4). Кешеләр йортлар төзәячәк, бакчалар утыртачак һәм моның барысы сугыш яки берәр афәт аркасында җимерелгән булмаячак. Бу вәгъдә дә күңелне күтәреп җибәрә. Кешеләр үз куллары белән булдырган әйберләргә шатланып яшәячәк (Ишагыйя 65:21—25).
Ә әлегә бәла-казалар китергән зыянны киметер өчен нәрсә эшләп була? Иң мөһиме, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «үз белдегеңә таянма», ә «бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5). Йәһвәдән җитәкчелек һәм юаныч эзлә. Изге Язмалардагы Аллаһы биргән акыллылыкны үзләштер. Бу сиңа тормышыңда акыллы адымнар ясарга булышачак һәм сине күп бәла-казалардан саклаячак (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).