Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w11 1.9. 26-27 б.
  • Нинди вакытта уяу булу мөһим?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Нинди вакытта уяу булу мөһим?
  • Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бер малай йокыга китә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • «Уяу булыгыз»!
    Күзәтү манарасы 2003 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2011 ел
w11 1.9. 26-27 б.

Балаларыгызны өйрәтегез

Нинди вакытта уяу булу мөһим?

БӘЛКИ, син дә: «Мәктәптә булганда уяу булырга кирәкме?» — дигән сорауга «әйе» дип җавап кайтарырсың. Күпләр дәресләр вакытында йоклап китә, ләкин сиңа, белемнәр алыр өчен, уяу булырга кирәк. Бәлки, син, Изге Язмаларны өйрәнер өчен, мәсихче очрашуларына да йөрисеңдер.

Син ничек уйлыйсың, уяу булыр өчен, сиңа нәрсә эшләп була?~a Мәсәлән, иртәрәк йокларга ятып була. Шулай ук төшке аштан соң бераз йоклап алып була. Әйдәле, бер егет белән нәрсә булганын карап чыгыйк. Ул бер төнне, рәсүл Паул нотык сөйләгәндә, йоклап киткән. Аның белән булган очрактан нәрсәгә өйрәнеп була? Изге Язмалардагы Рәсүлләр китабының 20 нче бүлегендә, 7—12 нче шигырьләрне карап чыгыйк, һәм анда нәрсә турында сүз барганын белик.

Паул диңгез ярында урнашкан Троас шәһәрендәге җыелышка килгән булган. Инҗилдә әйтелгәнчә, ул, корабка утырып, «икенче көнне китәргә ниятләгән». Шулай итеп «әңгәмә төн уртасына кадәр дәвам иткән». Анда болай дип әйтелә: «Паул сөйләгән вакытта, тәрәзә төбендә утырган Әүтух исемле бер яшь егет... йоклап киткән». Соңыннан нәрсә булган?~

Әүтух «өченче каттан» тәрәзәдән егылып төшкән. Паул һәм башкалар мөмкин кадәр тизрәк аска төшкән. Әүтух җирдә яткан — ул үле булган! Бу вакыйга аларга күпме кайгы китергәнен син күз алдыңа китерә аласыңмы?~ Инҗилдә Паул, Әүтухны әз генә күтәреп, аны кочаклаган дип әйтелә. Тиздән Паул шатлыклы тавыш белән: «Борчылмагыз, ул исән!» — дип кычкырган. Аллаһы Әүтухне терелткән!

Әүтух белән булган очрактан Аллаһы турында нәрсә белеп була?~ Беренчедән, Йәһвә, күктәге Атабыз, үлгәннәрне, шул исәптән яшьләрне, терелтә ала. Әйе, Йәһвә сине әти-әниеңә караганда яхшырак аңлый һәм ныграк ярата. Гайсә җирдә булганда, кечкенә балаларны кулына алган һәм фатихалаган. Шулай итеп ул үзенең Атасы нинди икәнен күрсәткән. Моннан тыш, ул яшьләрне, мәсәлән, 12 яшьлек бер кызны терелткән.

Күктәге Атаң сине ярата икәнен аңлау синдә нинди хисләр уята?~ Әйе, шуны аңлау безне аны да яратырга һәм ул әйткәнне теләп эшләргә дәртләндерә. Синеңчә, аңа үз яратуыбызны ничек күрсәтеп була?~ Беренчедән, аңа: «Сине яратабыз»,— дип әйтү. Гайсә дә: «Мин Атаны яратам»,— дигән. Ләкин Гайсә Аллаһыга үз яратуын сүзләрендә генә түгел, ә шулай ук эшләрендә дә күрсәткән.

Гайсә Аллаһыга буйсынган. Ул: «Мин һәрвакыт Ул теләгән эшләрне генә эшлим»,— дигән. Йәһвәгә һәм аның Улына, Гайсәгә, яраклы булырга теләсәк, без, мәктәптә һәм мәсихче очрашуларында уяу булыр өчен, бар тырышлыкларыбызны куячакбыз.

Изге Язмалардан укыгыз

  • Рәсүлләр 20:7—12

  • Лүк 8:49—56

  • Яхъя 8:29; 14:31

a Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап, баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу