Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w12 1.4. 16-17 б.
  • Ни өчен Аллаһыга оешма кирәк?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен Аллаһыга оешма кирәк?
  • Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Суга чумдырылу күп фатихалар китерә!
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Сез суга чумдырылуга әзерме?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Син үткән суга чумдырылуның мәгънәсе
    Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
  • Суга чумдырылу — мәсихчеләрдән таләп ителгән адым
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2012 ел
w12 1.4. 16-17 б.

Аллаһы Сүзен өйрәнегез

Ни өчен Аллаһыга оешма кирәк?

Бу мәкаләдә күп кешеләрне борчый торган сораулар карала һәм шул сорауларга җавапны Изге Язмалардан ничек табып була икәне күрсәтелә. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу сорауларга җавапны табарга ярдәм итәргә шат булачак.

1. Ни өчен Аллаһы Исраил халкын оештырган?

Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәр буыннарыннан халкын оештырып аңа канун биргән. Аллаһы бу халыкны Исраил дип атаган һәм аңа хак гыйбадәт кылуны һәм үз Сүзен, Изге Язманы ышанып тапшырган (Мәдхия 147:8, 9). Шулай итеп, барлык халыклар фатихаланган булган. (Яратылыш 22:18 не укы.)

Аллаһы исраиллеләрне үзенең шаһитләре итеп сайлаган. Аллаһының кануны, исраиллеләр Йәһвәгә тыңлаучан булганда, аларга файда китергән (Канун 4:6). Исраиллеләрнең тарихын өйрәнеп без чын Аллаһы турында күбрәк белә алабыз. (Ишагыйя 43:10 ны укы.)a

2. Ни өчен чын мәсихчеләр оештырылган?

Вакыт узу белән Исраил Аллаһы илтифатын югалткан, һәм Йәһвә бу халыкны мәсихче җыелыш белән алмаштырган (Маттай 21:43; 23:37, 38). Элек исраиллеләр Аллаһының шаһитләре булган. Ә хәзер чын мәсихчеләр Йәһвә шаһитләре булып хезмәт итә. (Рәсүлләр 15:14, 17 не укы.)

Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләрен ни өчен оештырган? Алар Йәһвә турында шаһитлек бирергә һәм бар халыклардан Гайсәгә шәкертләрен әзерләргә тиеш булган (Маттай 10:7, 11; 24:14; 28:19, 20). Бу эш инде иң югары ноктасына килеп җитә. Йәһвә кешелек тарихында беренче тапкыр бар халыклардагы миллионлаган кешеләрне үзенә чын гыйбадәт кылуда берләштергән (Ачылыш 7:9, 10). Шулай итеп, чын мәсихчеләр бер-берсен дәртләндерә ала һәм бер-берсенә ярдәм итә ала. Җир шарының төрле почмакларында алар үзләренең очрашуларында Изге Язмаларны бер үк программа буенча өйрәнә. (Еврейләргә 10:24, 25 не укы.)

3. Бүгенге Йәһвә Шаһитләре үз башлангычын кайдан ала?

Йәһвә Шаһитләренең хәзерге оешмасы үз башлангычын 1870 нче елларда ала. Изге Язмаларны өйрәнүчеләренең кечкенә төркеме бөтенләй онытылган хакыйкатьләрне ачыклый башлый. Алар Гайсәнең мәсихче җыелышны вәгазьләр өчен оештырганын белә. Шуңа күрә алар Патшалык турында халыкара вәгазь эшен оештыра. 1931 елда алар «Йәһвә Шаһитләре» дигән исемне кабул итә. (Рәсүлләр 1:8; 2:1, 4; 5:42 не укы.)

4. Бүгенге Йәһвә Шаһитләре ничек оештырылган?

Беренче гасырда төрле җирләрдә булган мәсихче җыелышлар җитәкче советның күрсәтмәләре буенча эш иткән. Бу җитәкче совет рәсүлләрдән һәм өлкәннәрдән торган. Алар Гайсәне Җыелыш Башы буларак таныган (Рәсүлләр 16:4, 5). Бүген дә Йәһвә Шаһитләре Гайсәне Җитәкче итеп таный (Маттай 23:9, 10). Алар шулай ук тәҗрибәле өлкәннәрдән торган Җитәкче советның күрсәтмәләре буенча эш итеп, файда ала. Бу Җитәкче совет 100 000 нән артык җыелышларны дәртләндерә һәм аларга Изге Язмаларга нигезләнгән күрсәтмәләр бирә. Һәр җыелышта тәҗрибәле ир кешеләр өлкәннәр я күзәтчеләр булып хезмәт итә. Бу ир кешеләр Аллаһының көтүе турында наз белән кайгырта. (1 Петер 5:2, 3 не укы.)

Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен һәм шәкертләр әзерләр өчен оештырылган. Алар Изге Язмаларны өйрәнер өчен басмаларны 500 дән артык телгә тәрҗемә итә, аларны бастыра һәм тарата. Шулай итеп Йәһвә Шаһитләре бар җирдәге кешеләргә ярдәм итә. Рәсүлләр кебек, алар өйдән-өйгә йөреп вәгазьли (Рәсүлләр 20:20). Алар дөреслекне белергә теләгән кешеләргә Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итә. Йәһвә халкы Аллаһыга яраклы булырга һәм башкаларга ярдәм итәргә теләгәнгә, аны бәхетле кешеләрдән торган оешма дип атап була. (Мәдхия 32:12; Рәсүлләр 20:35 не укы.)

[Искәрмәләр]

a Ишагыйя 43:10: «„Сез минем шаһитләрем,— ди Йәһвә,— сез мине белсен өчен һәм миңа ышансын өчен, мин шул ук икәнен аңласын өчен, мин сайлаган минем хезмәтчем. Миңа кадәр Аллаһы булмаган һәм миннән соң да булмады“».

Бу сорау турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 19 нчы бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу