Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w12 15.6. 32 б.
  • Игелек күңелне эретә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Игелек күңелне эретә
  • Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Мин сине яратам!» — дип әйт
    Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
Күзәтү манарасы 2012 ел
w12 15.6. 32 б.

Игелек күңелне эретә

НИДЕРЛАНДИЯДӘ яшәгән Жорже белән Манон исемле ике Йәһвә Шаһите Патшалык турындагы яхшы хәбәрне олы яшьтәге бер хатын-кызга сөйли башлаганнар. Бу хатын-кыз алар белән үзен дорфа тоткан. Аның ике ире һәм улы үлгән булган, ә үзе ул артритның авыр төреннән интеккән. Сөйләшүдән соң хатын-кыз тынычланып китсә дә, ул барыбер үзен горур тоткан.

Хатын-кыз ялгыз һәм кайгыга баткан булып күренгәнгә, Жорже Манонга чәчәкләр сатып алып кире шул Риэ исемле хатын-кыз янына кайтырга тәкъдим иткән. Аларның килүләре аны гаҗәпкә калдырган һәм аның өчен бу көтелмәгән сөенеч булган. Әмма, аның сөйләшергә вакыты булмаганга, алар очрашуны башка вакытка күчерергә булганнар. Жорже белән Манон билгеләнгән вакытка килгәч, ишекне беркем дә ачмаган. Башка вакытта да килеп карап, алар Риэ белән барыбер очраша алмаганнар. Алар хәтта Риэнең алар белән күрешәсе килми дип уйлый башлаганнар.

Вакыт узу белән Жорже Риэны өендә очраткан. Риэ үзенең билгеләнгән вакытта өйдә булмавы өчен гафу үтенгән һәм хастаханәгә ятканын аңлаткан. «Сез киткәч, минем нәрсә эшләгәнемне хәтта күз алдыгызга да китерә алмассыз,— дигән ул.— Мин Изге Язмаларны укый башладым!» Яхшы гына аралашып алганнан соң, алар Изге Язмалар өйрәнүен башлаганнар.

Изге Язмаларны өйрәнү Риэны ачулы кешедән шатлыклы һәм ягымлы кешегә үзгәрткән. Өйдә утырырга мәҗбүр булганга, ул үзе янына килүчеләргә яңа дине турында сөйли башлаган. Начар сәламәтлеге аркасында Риэ җыелыш очрашуларына сирәк йөргән, әмма кардәшләрнең аның янына килеп китүләре аны сөендергән. Аңа 82 яшь тулган көнне, район конгрессы үткән иде. Һәм ул шул конгресска барып, Аллаһыга багышлануын суга чумдырылып символлаштырган.

Берничә айдан соң Риэ үлгән. Аның үлеменнән соң ул язган шигырь табылган булган. Анда ул олы яшьтәгеләрнең ялгызлыктан интегүләре һәм игелекнең мөһимлеге турында язган. «Бу шигырьне уку минем йөрәгемә үтеп керде,— дип сөйли Манон,— Йәһвә безгә аңа карата игелекле булырга ярдәм иткәне өчен, мин бик шат!»

Чыннан да, Йәһвә үрнәге безне шундый ук яратуны һәм игелекне күрсәтергә дәртләндерә (Эфес. 5:1, 2). «Игелек күрсәтүдә... үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тәкъдим иткәндә», безнең хезмәтебез уңышлы булачак (2 Көр. 6:6, 8).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу