БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ӨЙРӘТЕГЕЗ
Петер һәм һанани алдаганнар. Без моннан нинди сабак алабыз?
Син беләсеңдер, алдау — ул белә торып дөрес булмаганны сөйләү. Ә синең кайчан да булса алдаганың бармы? ~a Хәтта кайбер зурларның, алар Аллаһыны яратса да, алдаганы бар. Синең, бәлкем, Изге Язмаларда андый кеше турында укыганың бардыр. Бу кешенең исеме Петер, Гайсәнең 12 рәсүлнең берсе. Ни өчен ул алдаган соң? Әйдә, моны белик.
Гайсәне кулга алгач, аны иң баш рухани йортына алып китәләр. Вакыт инде төн уртасыннан узган. Петер башкаларның игътибарын җәлеп итмичә иң баш руханиның ишегалдына керә. Петерне керткән хезмәтче кыз ут яктысында аны таный һәм: «Син дә... Гайсә белән бергә булдың бит!»— дип әйтә. Петер куркып Гайсәне белгәнен кире кага.
Изге Язмаларда соңрак «аны икенче бер хезмәтче кыз күреп алды» диелә. Ул да: «Бу кеше... Гайсә белән бергә булды»,— дип әйтә. Петер кабат Гайсәне белгәнен кире кага. Вакыт узгач, Петер янына бүтән кешеләр килә һәм: «Син чыннан да аларның берсе»,— диләр.
Петернең коты оча. Шулай итеп ул инде өченче тапкыр: «Мин бу кешене белмим!» — дип әйтә. Бу вакытта әтәч кычкыра. Гайсә Петергә карый, һәм Петернең берничә сәгать элек әйткән Гайсәнең сүзләре исенә төшә: «Әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең». Петер кайгыдан елап җибәрә. Ул андый хата кылганына бик үкенә!
Ә синең белән андый хәл булырга мөмкинме? ~ Бәлкем, син мәктәптә булганда классташларың Йәһвә Шаһитләре турында сөйли башлар. Берәүләр: «Алар гимн җырламый»,— дип әйтер. Икенчеләр: «Алар үз илләре өчен сугышмый»,— дип өстәр. Башкалар: «Алар хәтта туган көн бәйрәмен үткәрми»,— дияр. Аннары берәрсе сиңа борылып сорар: «Син дә бит Йәһвә Шаһите, түгелме?» Син нәрсә әйтерсең? ~
Андый хәл туганчы, сиңа яхшы җавап бирер өчен әзер булырга кирәк. Петер әзер булмаган. Басымга дучар булгач, ул ялганлаган! Әмма ул хата эшләгәненә бик үкенгән, һәм Аллаһы аны кичергән.
Беренче гасырда яшәгән Гайсәнең башка шәкерте, һанани, шулай ук ялганлаган. Ләкин Аллаһы аны да, аның хатынын Сафираны да, кичермәгән. Сафира үз ире белән ялганны сөйләргә килешкән. Әйдә, ни өчен Аллаһы һанани һәм Сафираны кичермәгәнен карап чыгыйк.
Гайсә үз рәсүлләрен калдырып Аллаһы янына күккә күтәрелә. Ун көн үткәч, Иерусалимда якынча 3 000 кеше суга чумдырыла. Күпләр Илленче көн бәйрәменә ерактан килә, һәм Гайсә шәкертләре булып киткәннән соң үз яңа диннәре турында күбрәк белер өчен Иерусалимда бераз калырга тели. Шуңа күрә Гайсә шәкертләренең кайберләре, алар турында кайгыртыр өчен, үз акчаларын сарыф итә.
һанани хатыны белән яңа суга чумдырылган кардәшләргә ярдәм итәр өчен, кайбер мал-мөлкәтен сата. Акчаны рәсүлләргә китереп, һанани бу сатылган милекнең бар акчасы дип әйтә. Ләкин бу дөрес түгел! Ул акчаның бер өлешен үзенә калдырган! Аллаһы Петергә аның ялганын ача, шуңа күрә Петер һананигә: «Кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганладың син»,— дип әйтә. Шул вакытны һанани егыла һәм үлә. Якынча өч сәгать үткәч, аның хатыны килеп керә. Ире белән нәрсә булганын белмичә, ул да ялганны сөйли һәм шулай ук егыла да үлә.
Нинди әһәмиятле сабак: дөресне сөйләү бик мөһим! Әйе, без барыбыз да моңа өйрәнергә тиеш! Әлбәттә, без бөтенебез дә, аеруча яшь чакта, хаталар ясыйбыз. Йәһвә сине ярата һәм Петерне кичергән кебек сине дә кичерер. Бу сине юатамы? ~ Әмма онытма, без дөресне сөйләргә тиеш. Ялган — ул гөнаһ. Әмма ялганны инде әйткән булсак, нишләргә? Аллаһы безне кичерсен өчен, безгә аңардан гафу үтенергә, хәтта ялварып сорарга кирәк. Күрәсең, Петер шулай эшләгән дә, шуңа Аллаһы аны кичергән. Әгәр без ялган сөйләмәскә тырышсак, Аллаһы безне дә кичерәчәк!
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН УКЫГЫЗ
a Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.