Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Мексика
КҮП КЕНӘ яшь Йәһвә Шаһитләре үз тормышларын гадиләштереп хезмәтләрен киңәйтә. Андый яшьләрнең саны арта бара, һәм бу безне бик шатландыра (Мат. 6:22). Алар тормышларында нәрсәне үзгәртә һәм нинди авырлыклар кичерә? Әйдәгез, Мексикада хезмәт иткән кайбер кардәшләрнең мисалын карап чыгыйк.
«БЕЗГӘ НӘРСӘНЕДЕР ҮЗГӘРТЕРГӘ КИРӘК»
Дастин белән Джейса
Кушма Штатларда яшәгән Дастин белән Джейса 2007 елның гыйнварында өйләнешкән булган. Шуннан соң озак та үтмәстән, аларның күптәнге хыяллары тормышка ашкан. Алар кечкенә яхта сатып алып анда яши башлаган. Аларның яхталары Астория (Орегон штаты, АКШ) дигән шәһәрчегенең причалында торган. Бу шәһәр Тын океаннан ерак кына түгел. Ул урманлы калкулыклар һәм башлары кар белән капланган таулар арасында урнашкан. «Без андагы искиткеч гүзәл табигатькә сокланып туя алмый идек!» — дип әйтә Дастин. Бу ирле-хатынлының фикеренчә, алар Йәһвәгә таянып гади тормыш алып барган. Алар болайрак фикер йөрткән: «Без бит нибары якынча сигез метрлы яхтада яшибез, көненә берничә сәгать кенә эшлибез, чит тел җыелышында хезмәт итәбез һәм кайчак ярдәмче пионерлар булып та хезмәт итәбез». Әмма соңрак алар үзләрен шулай тынычландырып алданганнарын аңлаган. «Җыелышка ярдәм күрсәтер урынына, без күп вакытны яхтабызны ремонтлауга сарыф итә идек,— дип әйтә Дастин.— Йәһвәне беренче урынга куясыбыз килсә, безгә нәрсәнедер үзгәртергә кирәк икәнен аңладык».
Джейса болай дип әйтә: «Кияүгә чыкканчы, мин Мексикада яшәдем һәм инглиз җыелышында хезмәт иттем. Миңа анда хезмәт итү ошый иде, шуңа күрә минем анда кайтасым килә иде». Дастин белән Джейсаның берәр чит илдә хезмәт итәсе килгән. Шуңа күрә алар гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә басмаларыбыздан урак өсте җиткән кырларга күченгән кардәшләр турында укый башлаган (Яхъя 4:35). «Безнең дә андый шатлыкны кичерәсе килә иде»,— дип әйтә Дастин. Алар Мексикадагы дусларыннан анда яңа гына оештырылган бер төркем ярдәмгә мохтаҗ икәнен белгәннәр һәм шунда күченергә булган. Алар эшләреннән чыккан, яхталарын саткан һәм Мексикага күченеп киткән.
«КҮЧЕНҮЕБЕЗ БЕЗГӘ КҮП ФАТИХАЛАР КИТЕРДЕ»
Дастин белән Джейса Текома́н (Колима штаты) шәһәренә күчкән. Ул Астория шәһәре кебек Тын океаннан ерак түгел, әмма Асториядән көньякка таба якынча 4 345 километр ераклыкта урнашкан. «Монда дымлы җилләр исми, таулар да юк. Бу җирләрдә кояш көйдерә, һәм, кая гына карама, гел лимон агачлары үсә»,— дип сөйли Дастин. Башта алар эш таба алмыйча азапланган. Акчалары җитмәгәнгә, алар атна саен көненә ике тапкыр дөге һәм фасоль гына ашап торган. «Ләкин бу ризыкны инде күрә алмый башлагач,— дип әйтә Джейса,— Изге Язмаларны өйрәнүчеләр безгә манго, банан, папайя һәм, әлбәттә инде, лимон тулы сумкалар китерә башлады!» Соңрак бу ирле-хатынлы Тайваньда теркәлгән бер онлайн-мәктәпкә эшкә урнашкан һәм интернет аша чит ил теле дәресләрен бирә башлаган. Хәзер инде алар үзләрен бар кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итә ала.
Дастин белән Джейсага яңа тормышлары ошыймы? «Күченүебез безгә күп фатихалар китерде,— диләр алар.— Безнең Йәһвә белән һәм үзара мөнәсәбәтләребез тагы да ныгыды. Без күп вакытны бергә үткәрәбез — бергә вәгазьлибез, өйрәнүчеләргә ничек ярдәм итәргә дип уйланабыз һәм очрашуларга әзерләнбез. Моннан тыш, без булган мәшәкатьләребездән арындык». Алар болай дип өсти: «Монда күчкәч кенә без Мәдхия 33:9 дагы: „Татыгыз, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрерсез“,— дигән вәгъдәнең хаклыгына инандык».
НИ ӨЧЕН МЕҢЛӘГӘН КАРДӘШЛӘР ФИДАКАРЬ ХЕЗМӘТНЕ САЙЛАГАН?
2 900 дән артык никахтагы һәм никахта булмаган кардәшләр — аларның күбесенә 20—40 яшьләр тирәсе — әле дә вәгазьчеләр кирәк булган Мексиканың төрле җирләренә хезмәт итәргә күченгән. Ни өчен бу Йәһвә Шаһитләре андый фидакарь хезмәтне сайлаган? Аларның сүзләреннән күренгәнчә, шуңа ким дигәндә өч сәбәп бар.
Летисия белән Эрмило
Йәһвәгә һәм якыннарга ярату күрсәтү. 18 яшендә суга чумдырылган Летисия болай дип әйтә: «Йәһвәгә багышланганда, мин аңа бөтен йөрәгем һәм җаным белән хезмәт итәргә кирәк икәнен аңлый идем. Шуңа күрә мин, Йәһвәне чын күңелдән яратканымны күрсәтер өчен, күбрәк вакытымны һәм көчемне аңа хезмәт итүгә сарыф итәргә теләдем» (Марк 12:30). Летисиянең ире Эрмилога, вәгазьчеләр кирәк булган җиргә хезмәт итәргә күченгәндә, 20 дән узган булган. Ул болай ди: «Кешеләргә рухи яктан булышып кына, мин аларны яратуымны иң яхшы итеп күрсәтә алыр идем» (Марк 12:31). Нәтиҗәдә, ул банктагы эшеннән чыгып һәм рәхәт тормышын калдырып, гөрләп чәчәк аткан Монтеррей шәһәреннән бер кечкенә шәһәргә күченгән.
Эсли
Чын шатлык кичерү. Суга чумдырылганнан соң озак та үтмәстән, Летисия пионер хезмәтендә тәҗрибә туплаган бер апа-кардәш белән ерак урнашкан бер шәһәргә барып, ай дәвамында вәгазьләгән. Летисия болай дип исенә төшерә: «Мин чиксез шатлык кичердем. Вәгазьдә кешеләрнең яхшы хәбәрне кабул итүләре мине бик сөендерде. Бер ай диярлек үткәч, мин: „Менә шундый җирләрдә гомерем буе хезмәт итәсем килә!“ — дип уйлап куйдым». Кияүдә булмаган 20 яшьлек Эсли дә, вәгазьчеләр кирәк булган җирләрдә хезмәт иткән кардәшләрнең шатлык кичергәннәрен күреп, андый җирләргә күченергә булган. Әле мәктәптә укыганда, ул кайбер ашкынучан Йәһвә Шаһитләре белән танышкан. Ул болай ди: «Кардәшләрнең шатлыктан балкып торган йөзләрен күреп, минем андый тормыш белән яшисем килә башлады». Башка күп апа-кардәшләр дә Эсли кебек үз хезмәтләрен киңәйткән. Бүген әлегә кияүдә булмаган 680 нән артык апа-кардәш Мексиканың ихтыяҗ күбрәк булган җирләрендә хезмәт итә. Алар яшь һәм олы яшьтәге кардәшләр өчен бик яхшы үрнәк күрсәтә!
Мәгънәле һәм бәхетле тормыш алып бару. Мәктәпне тәмамлагач, Эслигә институтта уку өчен акчалата ярдәм тәкъдим иткәннәр. Яшьтәшләре аны андый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска киңәш иткән һәм югары белем алган, эштә югары дәрәҗәгә күтәрелгән, машиналары булган һәм сәяхәт иткән кешеләрдән калышмаска өндәп торган. Ләкин Эсли аларны тыңламаган. Ул болай ди: «Җыелыштагы кайбер дусларым шул максатларга ирешергә тырышты һәм аларның рухи максатлары икенче урынга күчте. Дөнья мәшәкатьләренә чума барган саен, аларның проблемалары да күбәя барды. Минем исә яшьлегемне Йәһвәгә хезмәт итүгә багышлыйсым килде».
Ракель белән Филип
Пионер булып хезмәт иткәндә үзен тәэмин итәр өчен, Эсли өстәмә белем бирү курсларында укып чыккан һәм ихтыяҗ булган бер җиргә күченгән. Ул хәтта җирле халыкларның телләрен өйрәнә башлаган. Бу җирдә өч ел хезмәт итүе турында ул болай дип сөйли: «Ихтыяҗ булган җирдә хезмәт иткәнгә, минем тормышым бәхетле һәм мәгънәле булып китте. Ә иң мөһиме, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем бик ныгыды». Кушма Штатлардан булган 30 дан узган Филип белән Ракель дә шундый ук нәтиҗәгә килгән. «Дөнья көннән-көн шулкадәр үзгәреп тора ки, күп кешеләр хәтта иртәгәсе көнгә шик белән карап яши. Ләкин безнең тормышыбыз чыннан да мәгънәле, чөнки яхшы хәбәрне әле ишетмәгән кешеләргә вәгазьләү безгә күп бәхет китерә».
ТУГАН АВЫРЛЫКЛАРНЫ ХӘЛ ИТҮ
Вероника
Шик тә юк, ихтыяҗ күбрәк булган җирләрдә хезмәт итү җиңелләрдән түгел. Анда, гадәттәгечә, үзеңне матди яктан тәэмин итү мәсьәләсе туа. Шуның өчен җирле шартларга ияләшергә кирәк. Вероника исемле бер тәҗрибәле пионер моның турында болай ди: «Бер җирдә хезмәт иткәндә, мин гади ризык әзерләп сата идем. Икенче җирдә мин кием сата идем һәм чәч кисә идем. Хәзер мин өйләр җыештырам һәм ата-аналарны яшь балалары белән аралашырга өйрәтү курсларын үткәрәм».
Башка халыкның фикер йөртү рәвешенә һәм гореф-гадәтләренә ияләшү, сүз аеруча ерак урнашкан җирләр турында барганда, бик авыр булырга мөмкин. Филип белән Ракельнең очрагында нәкъ шулай булган. Алар индеецларның бер телендә вәгазьли башлаган. «Аларның культуралары гел икенче төрле»,— дип әйтә Филип. Аларга ияләшергә нәрсә булышкан? «Без игътибарыбызны җирле кешеләргә хас булган яхшы сыйфатларга тупларга тырыштык. Аларның гаиләләре тату, алар эчкерсез һәм юмарт». Ракель болай дип өсти: «Монда яшәп һәм җирле кардәшләр белән хезмәт итеп, без күп нәрсәгә өйрәндек».
КҮЧЕНҮГӘ ӘЗЕРЛӘНҮ
Ерак урнашкан берәр җиргә ихтыяҗ буенча күченәсең килсә, нәрсәдән башларга? Андый җирләрдә хезмәт иткән кардәшләрнең сүзләре буенча, күчәр алдыннан тормышыңны гадиләштерергә һәм булганыңа канәгать булырга өйрәнергә кирәк (Флп. 4:11, 12). Ә тагын нәрсә эшләргә кирәк? Летисия болай дип сөйли: «Мин бер урында озакка калырга мәҗбүр иткән эшкә урнашмый идем. Үземнең теләсә кая һәм теләсә кайчан күченергә мөмкинлегемнән мәхрүм каласы килми иде». Эрмило: «Мин пешерергә, кер юарга һәм кием үтекләргә өйрәндем»,— дип әйтә. Вероника болай дип сөйли: «Әти-әнием белән яшәгәндә, мин аларга өйне җыештырырга ярдәм итә идем. Ул вакытта мин гади, шулай да туклыклы ризык әзерләргә дә, акча тота белергә дә өйрәндем».
Амелия белән Левай
Кушма Штатларда яшәгән Левай белән Амелия сигез ел элек өйләнешкән. Алар Йәһвәгә үтенечләрен төгәлрәк белдереп дога кылулары ничек Мексикага күченергә ярдәм иткәнен сөйли. Левай: «Без бер ел чит илдә хезмәт итү өчен күпме акча кирәк икәнен санап чыктык һәм аннары Йәһвәдән шулкадәр акчаны эшләп алырга ярдәм итсен дип сорадык»,— дип әйтә. Берничә ай узгач, алар сораган акчаны эшләп алган һәм шунда ук күчкән. Левай болай дип өсти: «Йәһвә безнең ачык үтенечебезгә җавап кайтарды, һәм инде безгә догабыз буенча эш итәргә вакыт җиткән иде». Амелия болай дип әйтә: «Без монда елдан артык кала алмабыз дип уйлаган идек, ләкин күченүебезгә инде җиде ел, һәм кайтырга бер дә уйламыйбыз! Монда яшәп, без Йәһвәнең назлы кайгыртуын гел сизеп торабыз. Аның игелекле икәнен без һәр көн күрәбез».
Эдам белән Дженнифер
Кушма Штатлардан Мексикага күченеп, инглиз телендә сөйләшүче территориядә хезмәт иткән Эдам белән Дженнифер өчен дә дога кылу зур роль уйнаган. Алар мондый киңәш бирә: «Бар нәрсә үзеннән-үзе җайга салыныр дип уйлап, күченүеңне озакка сузма. Йәһвәгә чит илдә хезмәт итү теләгеңне белдер һәм догаң буенча эш ит. Тормышыңны гадиләштерергә тырыш, үзең хезмәт итәргә теләгән илнең филиалына яз һәм бар чыгымнарыңны хисаплап чыккач күчен»a. Шулай эшләсәң, синең тормышың күңелле булыр һәм рухи яктан баеп китәр.
a Өстәмә мәгълүматны «Безнең патшалык хезмәтебез» 2011 ел, август аендагы «Син Македуниягә күчә аласыңмы?» дигән мәкаләдән табып була.