ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Поляр киңлекләрдә инде илле ел тулы вакытлы хезмәт итәбез
«Ничек инде сиңа пионер булмаска?! Әтиең дә, әниең дә хакыйкатьтә. Алар сиңа ярдәм итә алалар»,— дип әйткән идек без тулы вакытлы хезмәт итүче дустыбызга. Ул исә: «Кардәшләр, безнең бит Атабыз бер»,— диде. Аның сүзләре безгә бер мөһим хакыйкатьне искә төшерде: безнең күктәге Атабыз үз хезмәтчеләре турында кайгырта һәм аларны ныгыта. һәм без моңа үз тәҗрибәбездә инандык.
БЕЗ ун балалы авыл гаиләсендә туып үстек. Гаиләбез Көньяк Остробо́тниядә (Финляндия) яшәде. Балачагыбыз Икенче бөтендөнья сугышы елларында узды. Фронт сызыгыннан ераграк яшәсәк тә, сугыш куркынычлары күңелләребездә тирән эз калдырды. Янәшәдә урнашкан Оулу һәм Калайоки шәһәрләрендә бомбалар шартлаганда, без төнге күккә төшкән кызыл шәүләне күрә идек. Әти-әниебез безне хәрби самолетларны күрү белән качарга өйрәтте. Шуңа күрә Тау́но абыебызның гаделсезлек булмаган җирдәге оҗмах турында сөйләгәннәре күңелләребезне җылытып җибәрде.
Тауно хакыйкать белән Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең әдәбиятын укып танышты. Ул вакытта аңа 14 яшь иде. Икенче бөтендөнья сугышы кузгалгач, ул Аллаһының сугышка карашын белгәнгә хәрби хезмәттән баш тартты. һәм аны төрмәгә утырттылар. Анда аның белән кырыс мөгамәлә иттеләр, ләкин бу аның Йәһвәгә хезмәт итәргә тәвәккәллеген ныгытты гына. Төрмәдән чыккач, ул тагы да ашкыныбрак вәгазьли башлады. Абыебызның үрнәге безне Йәһвә Шаһитләренең бер күрше авылда үткән очрашуларына йөрергә этәрде. Моннан тыш, без конгрессларга йөри идек. Ләкин юлга җитәрлек акча эшләп алу җиңел булмады. Без күршеләр өчен кием тектек, суган үстердек һәм җиләк җыйдык. Фермада эш күп булганга, без, гадәттәгечә, барыбыз да бергә конгрессларга бара алмый идек, шуңа күрә анда чиратлашып йөри идек.
Сулдан уңга: Матти (әтиләре), Тауно, Сайми, Мария Эмилия (әниләре), Вяйнё (сабый чагында), Айли һәм Анники, 1935 ел
Йәһвә һәм аның ниятләре турында күбрәк белем алган саен, без аны ныграк ярата бардык, һәм тормышларыбызны Аллаһыга багышларга булдык. 1947 елны без икебез дә суга чумдырылу үттек. (А́нниккига — 15, ә А́йлига 17 яшь иде.) Са́йми сеңлебез дә шул ук елны суга чумдырылу үтте. Ә инде кияүдә булган Ли́ннеа апабыз безнең белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Соңрак ул үзе дә, гаиләсе дә Йәһвә Шаһитләре булып китте. Суга чумдырылганнан соң, без үзебезгә пионер хезмәтен башлауны максат итеп куйдык, шуңа күрә вакыт-вакыт ярдәмче пионер булып хезмәт итә идек.
ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТНЕ БАШЛЫЙБЫЗ
Сулдан уңга: Ээва Каллио, Сайми Маттила-Сюрьяля, Айли, Анникки һәм Саара Нопонен, 1949 ел
1955 елны без төньяктарак урнашкан Кеми шәһәренә күчендек. Без икебез тулы көн эшләсәк тә, безнең пионерлар буласыбыз килә иде. Әмма без үзебезне тәэмин итә алмабыз дип борчылдык. Безнеңчә, иң беренче чиратта бераз акча җыярга кирәк иде. Нәкъ шул вакытта без югарыда искә алынган апа-кардәш белән сөйләштек. Бу апа-кардәшнең әйткәне безгә пионерлар булып хезмәт итә алганыбызны аңларга булышты. Үз-үзебезгә я гаиләбезнең ярдәменә таяныр урынына, безгә Йәһвәнең үзебезне бар яктан кайгыртачагына ышанырга кирәк иде.
Куопио шәһәренә конгресска барабыз, 1952 ел. Сулдан уңга: Анникки, Айли һәм Ээва Каллио
Җыйган акчабыз ике айга җитәр иде. Шуңа күрә Поляр түгәрәк артында урнашкан Пелло (Лапландия) шәһәрендә ике ай пионерлар булып хезмәт итәргә теләп, без 1957 елның май аенда гариза яздык. Ике ай дәвамында без үз акчабызны бер дә тотмадык, шунлыктан тагын ике ай пионер булып хезмәт итәргә булдык. Бу ике айдан соң да акчабыз шул килеш калды. Хәзер инде без Йәһвә үзебезне ярдәмсез калдырмаячагына инандык. 50 ел пионер булып хезмәт иткәч тә, без җыйган акчабызны бер дә туздырмадык! Шул елларда Йәһвә кулларыбыздан тотып, безгә: «Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен»,— дип әйтеп торгандай иде (Ишаг. 41:13).
50 ел пионер булып хезмәт иткәч тә, без җыйган акчабызны бер дә туздырмадык!
Кайсу Рейкко Айли белән вәгазьдә
1958 елны район күзәтчесе безгә Соданкюля (Лапландия) шәһәрендә махсус пионерлар булып хезмәт итәргә тәкъдим итте. Ул вакытта анда бердәнбер Йәһвә Шаһите — бер апа-кардәш кенә бар иде. Аның хакыйкатькә килүе кызык кына булган. Аның малае класс белән Финляндиянең башкаласы Хельсинкига экскурсиягә барган. Алар шәһәр буйлап йөргән чакта, ул иң артта барган. Шунда аңа олы яшьтәге бер апа-кардәш «Күзәтү манарасы»н биреп, әнисенә тапшырырга кушкан. Малае нәкъ шулай эшләгән дә, һәм әнисе бу журналны укып шунда ук хакыйкать тапканын аңлаган.
Соданкюлядә без такта яру заводы бинасында урнашкан бер фатирда яшәдек. Шунда безнең очрашуларыбыз үтә иде. Беренче очрашуларга бездән башка җирле апа-кардәш кызы белән килә иде. Без өйрәнү материалын бергә укып кына чыга идек. Соңрак бу заводка Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнгән бер ир кеше эшкә урнашты. Ул гаиләсе белән төркемебезгә кушылды. Берникадәр вакыттан соң ул хатыны белән суга чумдырылу үтте, һәм очрашуларыбызны инде үзе үткәрә башлады. Такта яру заводының кайбер эшчеләре дә очрашуларга йөри башлады һәм хакыйкатьне кабул итте. Бер ике елдан соң безнең инде җыелышыбыз бар иде.
АВЫР ШАРТЛАРГА ИЯЛӘШҮ
Вәгазьләгәндә безгә зур аралар үтәргә туры килә иде. Җәй көннәре кешеләргә барып җитәр өчен без җәяү, велосипедта һәм хәтта көймәдә йөри идек. Аеруча велосипедлар ярдәм булып торды. Без аларда конгрессларга да йөри идек, йөзләгән километр үтеп әти-әниебез янына да кайтып килә идек. Кыш көннәре без иртән иртүк автобуска утырып берәр авылга барып өйдән-өйгә вәгазьли идек. Шулай без бер авылдан икенче авылга вәгазьләп йөрдек. Карлар күп итеп яуганга һәм юллар сирәк чистартылганга, без еш кына атлы чана эзләреннән бара идек. Кайчак бу эзләр дә кар белән каплана иде. Яз көннәре исә кар шулкадәр көпчәк һәм җепшек булып китә иде ки, без хәтта көчкә-көчкә генә атлый идек.
Бер салкын кыш көнендә икәү вәгазьлибез
Кышлар салкын һәм карлы булганга, без җылы киенергә өйрәндек. Без җылы гамаш, ике-өч кат оекбаш һәм озын итекләр кия идек. Шулай да итекләребезгә кар тула иде. Берәр йортка керер алдыннан без ишек алларында итекләребезне салып кага идек. Кар көртләрен ерып чыкканда, безнең озын пальтолар аслары юешләнә иде, ә тагы да суыткач тимердәй катып кала иде. Бер көнне вәгазьдә очраган хатын-кыз безгә: «Сезнең иманыгыз нык, күрәсең. Югыйсә, шундый суыкта йөрмәс идегез»,— дип әйтеп куйды. Аның өенә килгәнче, без 11 километрдан артык юл үткән идек.
Йөрисе аралар озын булганга, без еш кына авыл йортларында кундык. Кичкә таба без кунар урын эзли башлый идек. Кешеләр тыйнак шартларда яшәсә дә, безне җылы кабул итеп кунакчыллык күрсәтә иде. Алар безгә йоклар урын гына түгел, ә табын да әзерли иде. Күп очракларда без болан, поши я хәтта аю тиресендә йокладык. Кайвакыт без бай йортларга да эләгә идек. Бер мәлне безне зур йортта кабул иттеләр. Хуҗабикәсе безне икенче каттагы кунак бүлмәсендә урнаштырырга булды. Ә анда карасак — кыйммәтле ап-ак түшәк җәймәсе җәелгән бер матур карават тора. Күп тапкырлар без хуҗалар белән рухи темаларга төнгә кадәр сөйләшеп утырдык. Бер очракта без бүлмәнең бер ягында яттык, ә хуҗалары — икенчесендә. Бу ирле-хатынлы исәпсез-сансыз сораулар биргәнгә, без аларга иртәнгә кадәр вәгазьләдек.
УҢЫШЛЫ ХЕЗМӘТ
Лапландия табигате гүзәл, һәм аның матурлыгы ел фасыллары алмашынган саен үзгәреп тора. Ләкин Йәһвә турында белем алган кешеләр безнең өчен тагы да ягымлырак. Алар арасында Лапландиягә агач хәзерләргә килгән эшчеләр дә бар иде. Кайчак аларның поселокларында без — ике нечкә апа-кардәш — бер йортта берничә дистә урман кисүчеләр белән сөйләшә идек. Бу таза гәүдәле ир-атлар Изге Язмалардагы хәбәрне сөйләгәнебезне рәхәтләнеп тыңлый иде һәм әдәбиятны теләп ала иде.
Безнең белән төрле кызык очраклар булды. Бер көнне автобус станциясенең сәгате биш минут артка калганга, без үз автобусыбызга өлгерми калдык. Шуңа күрә икенче автобуска утырып, без башка бер авылга барып килергә булдык. Бу авылда беренче тапкыр булсак та, беренче ук йорттан чыккан бер яшь хатын-кыз безгә: «Ә, бу сез икән, кызлар! Килүегезне көткән идем»,— дип әйтте. Аның апасы безнең белән Изге Язмаларны өйрәнә иде икән. Бу яшь хатын-кыз үз апасын безне үзе янына нәкъ шул көнне җибәрсен дип сорады. Ләкин без моның турында берни дә белми идек. Без аның белән дә, күрше йортларда яшәгән туганнары белән дә Изге Язмалар өйрәнүен башладык. Шуннан соң озак та үтмәстән, без бу өйрәнүләрне берләштердек, һәм бер ук вакытта унике кеше белән өйрәндек. Бу гаиләдәгеләрнең күбесе Йәһвә Шаһитләре булып китте.
1965 елны безне поляр киңлекләрдә урнашкан Куусамо шәһәрендәге җыелышка билгеләделәр; без әле дә анда хезмәт итәбез. Ул вакытта җыелышта берничә вәгазьче генә бар иде. Башта яңа территориядә вәгазьләү авыррак булды. Кешеләр бик дини иде һәм безгә карата ялгыш карашта тора иде. Шулай да күпләр Изге Язмаларга хәрмәт белән карый иде. Бу яхшы әңгәмәләр корыр өчен нигез булып торды. Без кешеләр белән әкрен-әкрен таныша бардык, ә якынча ике елдан соң алар Изге Язмаларны өйрәнергә теләбрәк ризалаша башлады.
ӘЛЕ ДӘ АШКЫНЫП ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
Хакыйкатькә килгән өйрәнүчеләребезнең кайберләре
Хәзер инде без элеккечә көннәр буе хезмәт итә алмыйбыз. Шулай да без һәр көн вәгазьләргә тырышабыз. Тауно абыебызның улы киңәш иткәнчә, Айли 1987 елны 56 яшендә махсус курсларда укып чыгып, машина йөртү таныклыгын алды. һәм безнең үтә зур территориядә яшәгән кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерү җиңелрәк булып китте. Моннан тыш, без шәһәребездә яңа төзелгән Патшалык Залы күршесендәге бер йортка күчендек. Бу да тормышыбызны җиңеләйтте.
Төньяк Финляндиядә яшәгән күп кенә кешеләр хакыйкатьне кабул итә. Бу безне бик сөендерә. Пионер хезмәтен әле башлаганда, монда бармак белән санарлык кына вәгазьче бар иде. Хәзер инде монда берничә җыелыш, хәтта бер теократик район бар. Конгрессларда еш кына шундый хәл булгалый: берәр кардәш безнең яңга килеп, үз исемен әйтә һәм аны хәтерләмибезме дип сорый. Аның балачагында без аның гаиләсеннән берәрсе белән Изге Язмалар өйрәнгән булганбыз икән. Күп ел элек чәчелгән орлыклар, ниһаять, җимеш китерде! (1 Көр. 3:6).
Без яңгырлы көннәрдә дә яратып вәгазьлибез
2008 елда махсус пионерлар булып хезмәт итүебезгә 50 ел тулды. Бу еллар дәвамында без бер-беребезне дәртләндереп тордык. Йәһвәнең ярдәменнән башка без аның мөһим йөкләмәсен үти алмас идек. Шуның өчен без Йәһвәгә бик рәхмәтле. Гади гына яшәгән булсак та, безнең беркайчан да нужа күргәнебез булмады (Мәд. 22:1). Чыннан да, без юкка гына борчылдык! Шул елларда без Йәһвәгә таянырга өйрәндек. Ул, үзе вәгъдә иткәнчә, безгә булышып, безне ныгытып һәм «үз тәкъвалыгының уң кулы белән нык тотып торды» (Ишаг. 41:10).