АРХИВЫБЫЗДАН
«Сез хакыйкатьне белсен өчен, Йәһвә сезне Франциягә китерде»
ЯШЬ чагында Антуан Скалецкийның тугры «хезмәттәше» — пони булган. Бергә алар шахтада 500 метр тирәнлектәге караңгы тунелләрдә авыр күмер ташып йөргән. Антуанның әтисе шахта җимерелү вакытында гарип калган, шуңа күрә гаиләсе Антуанны эшкә җибәрергә мәҗбүр булган. Ул көн саен тугыз сәгать эшләгән. Бер тапкыр шахта җимерелгәч, ул чак кына үлми калган.
Поляк шахтерлары кулланган эш кораллары һәм Антуан Скалецкий эшләгән шахта (Де́ши, Сен-ле-Нобль янында)
Антуан Франциядә 1920—1930 елларда поляк гаиләләрендә туган балаларның берсе булган. Ни өчен поляклар Франциягә күченгән? Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Польша кабат бәйсез булып киткәч, илнең кайбер өлкәләрендә халыкның саны шактый арткан һәм бу җитди проблемага әйләнгән. Франция исә сугышта бер миллионнан артык ир-атны югалткан, моның аркасында шахталарда эшчеләр җитмәгән. Шуңа күрә 1919 елның сентябрь аенда Франция белән Польша хөкүмәтләре үзара миграция турында килешү төзегән. 1931 елга Франциядә яшәүче полякларның саны 507 800 гә җиткән. Аларның күбесе Франциянең төньягында, шахталар урнашкан өлкәләрдә яшәгән.
Эшчән поляклар үзләре белән үз культураларын алып килгән. Алар диндар булган. «Бабам Юзеф Изге Язмалар турында хөрмәт белән сөйли иде. Андый карашны аңарда әтисе үстергән»,— дип сөйли 90 яшькә җиткән Антуан. Якшәмбе көннәрен шахтада эшләүче поляк гаиләләре, Польшада сыман, иң яхшы киемнәрен киеп чиркәүгә йөргән. Кайбер дини булмаган французларга бу ошамаган.
Күп кенә поляклар беренче тапкыр Изге Язмаларны Тикшерүчеләр белән Нор-Па-де-Кале регионында танышкан. Бу регионда алар 1904 елдан башлап ашкынып вәгазьләгән. 1915 елда «Күзәтү манарасы» поляк телендә ай саен чыга башлаган. Ә 1925 елда бу телдә «Алтын гасыр» (хәзер «Уяныгыз!») журналы бастырыла башлаган. Күп кенә гаиләләр бу Изге Язмаларга нигезләнгән журналларны, шулай ук поляк телендәге «Аллаһы арфасы» дигән китапны яратып укыган.
Антуанның гаиләсен Изге Язмаларны Тикшерүчеләр белән аның абыйсы таныштырган. 1924 елда абыйсы беренче тапкыр җыелыш очрашуына барып килгән. Шул ук елны Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Брюэ-ан-Артуада беренче тапкыр поляк телендә конгресс үткәргән. Бер ай да үтмәстән шул ук шәһәргә Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенең вәкиле Джозеф Рутерфорд килеп, ачык очрашу үткәргән. Ул очрашуга 2 000 кеше килгән. Аларның күбесе поляклар икәнен күреп, Рутерфорд кардәш болай дигән: «Сез хакыйкатьне белсен өчен, Йәһвә сезне Франциягә китерде. Хәзер сез балаларыгыз белән французларга ярдәм итәргә тиеш! Безне зур вәгазь эше көтә, һәм Йәһвә аны башкарыр өчен вәгазьчеләрне бирәчәк».
Йәһвә Аллаһы нәкъ шулай эшләгән дә! Бу поляк мәсихчеләре шахталарда тырышып эшләгән кебек вәгазь эшендә дә ашкынып катнашкан! Аларның кайберләре үзләре белгән кыйммәтле хакыйкатьләрне бүлешер өчен туган якларына — Польшага кайткан. Польшаның зур территориясендә яхшы хәбәрне таратыр өчен Франциядән киткән поляклар арасында Тео́филь Пясковский, Ще́пан Ко́сяк һәм Ян Забу́да булган.
Әмма поляк телендә сөйләшүче күп вәгазьчеләр Франциядә калып, француз кардәшләре белән ашкынып вәгазьләүләрен дәвам иткән. 1926 елда Сен-ле-Нобль шәһәрендә үткән конгресста поляк секторында — 1 000 кеше, ә француз секторында 300 кеше утырган. 1929 елгы «Еллык басма»да болай диелгән булган: «Бу елны 332 поляк кардәшебез үз багышлануларын суга чумдырылу үтеп символлаштырган». Икенче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан Франциядәге 84 җыелышның 32 се поляк телендә булган.
Поляк кардәшләре Франциядә конгресска бара. Автобуста «Йәһвә Шаһитләре» дип язылган
1947 елда Польша хөкүмәте полякларны кире кайтырга чакырган, һәм күп кенә Йәһвә Шаһите бу чакыруны кабул иткән. Аларның һәм француз кардәшләренең куйган тырышлыкларының нәтиҗәләре, алар Польшага кайтып киткәннән соң да, күренгән булган. Ул елны вәгазьчеләрнең саны 10 процентка арткан. 1948 елдан алып 1950 елга кадәр бу сан 20, 23 һәм хәтта 40 процентка арткан! Бу яңа вәгазьчеләрне өйрәтер өчен, Франция филиалы 1948 елда беренче район күзәтчеләрен билгеләгән. Район күзәтчеләре булып билгеләнгән биш кардәшнең дүртесе поляк булган, һәм аларның берсе — Антуан Скалецкий.
Франциядә яшәүче күп кенә Йәһвә Шаһите поляк фамилияләрен йөртә. Бу фамилияләр аларга шахталарда эшләгән һәм вәгазь эшендә тырышып катнашкан ата-бабаларыннан күчкән. Бүген дә күп кенә эмигрантлар Франциядә хакыйкать белән таныша. Башка илләрдән күченгән вәгазьчеләр туган илләренә кайтып китәрләрме я Франциядә төпләнерләрме? Ничек кенә булмасын, аларга хәтле күченгән поляклар кебек, алар да ашкынып Патшалык турында вәгазьлиләр. (Франциядәге архивыбыздан.)