Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp18 № 2 10-11 б.
  • Чынга ашачак вәгъдәләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чынга ашачак вәгъдәләр
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «ЯЛГАНЛЫЙ АЛМЫЙ ТОРГАН АЛЛАҺЫ»
  • Аллаһының дуслары Оҗмахта яшәячәк
    Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Өмет
    Уяныгыз! 2018
  • Ачылыш 21:4: «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Аллаһы Патшалыгы җитәкчелегендә «тынычлык хөкем сөрер»
    Уяныгыз! 2019
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
wp18 № 2 10-11 б.
Кеше тауларга сокланып карый

Чынга ашачак вәгъдәләр

Гайсә алдан әйткәнчә, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр бөтен җир буйлап таратыла (Маттай 24:14). Изге Язмаларның Даниял китабында Патшалык ул — Аллаһының хөкүмәте дип әйтелгән. Ул китапның икенче бүлегендәге пәйгамбәрлектә борынгы Бабылдан алып бүгенге көнгә кадәр нинди патшалыклар, ягъни хөкүмәтләр, өстенлек итәчәк икәнлеге сурәтләнә. Аннан соң, 44 нче шигырьдә, киләчәк турында болай дип әйтелә:

«Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык бүтән бер халыкка бирелмәячәк. Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак».

Бу һәм Изге Язмаларның башка пәйгамбәрлекләрендә Аллаһы Патшалыгы, бар кеше хөкүмәтләрен алмаштырып, җирдә тынычлык һәм тәртип урнаштырачак дип әйтелә. Бу Патшалыкның идарәсе астында тормыш нинди булачак? Түбәндә тормышка ашачак кайбер искиткеч вәгъдәләр китерелә.

  • Кул кысу

    СУГЫШЛАР БУЛМАЯЧАК

    Зәбур 46:9: «[Аллаһы] бөтен җирдә сугышларны туктата, җәяне сындыра, сөңгене чәрдәкли, хәрби арбаларны утта яндыра».

    Бүген сугышлар һәм кораллану өчен кулланылган ресурслар һәм белем кешегә файда китерерлек итеп кулланылса, дөнья шактый үзгәрер иде! Аллаһы Патшалыгының идарәсе астында бу чынга ашачак.

  • Тауга менү

    ЧИР-АВЫРУЛАР БУЛМАЯЧАК

    Ишагыя 33:24: «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс».

    Күз алдына китерегез: җир йөзендә беркем дә йөрәк авыруыннан, рактан, диабеттан я бүтән чирләрдән газапланмаячак. Хастаханәләрнең һәм даруларның кирәге булмаячак. Җирдә яшәячәк һәр кешенең камил сәламәтлеге булачак.

  • Башаклар

    АЧЛЫК БУЛМАЯЧАК

    Зәбур 72:16: «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр».

    Җирдә һәркемгә җитәрлек ризык булачак. Һәркем тук булачак. Ачлык һәм ачлы-туклы яшәү үткәндә калачак.

  • Ир, хатын һәм бала

    АЧЫ ТАВЫШ, КАЙГЫ ҺӘМ ҮЛЕМ БУЛМАЯЧАК

    Ачылыш 21:4: «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте».

    Кешеләр, камил була торып, җир йөзендәге оҗмахта мәңге яшәячәк! Бу Барлыкка Китерүчебез — яратучы Аллаһыбыз Йәһвәнең вәгъдәсе.

«ЯЛГАНЛЫЙ АЛМЫЙ ТОРГАН АЛЛАҺЫ»

Бу вәгъдәләр сезнең өчен әкият кебек яңгырамыймы? Күпчелек кеше бу вәгъдәләрнең тормышка ашуын бик тә теләр иде, ләкин төрле сәбәпләр аркасында алар андый тормыш мөмкин түгел дип уйлый. Һәм моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки бер кешенең дә андый тормышны күргәне юк иде әле.

Кешелек, гөнаһ белән үлем коллыгында яшәп, авырту белән кайгы-хәсрәтләрдән шулкадәр озак вакыт газаплана ки, күп кешеләр хәтта шулай булырга тиеш дип уйлый. Ләкин андый тормыш Барлыкка Китерүчебез Йәһвә Аллаһы ниятләгән тормыштан бик нык аерылып тора.

Безне үзенең бар вәгъдәләренең һичшиксез чынга ашачагына ышандырып, Аллаһы үз сүзе турында болай ди: «Ул үтәлмичә миңа кире кайтмас, мин теләгәнне, һичшиксез, башкарыр, аны нәрсә өчен җибәрсәм, шуны үтәр» (Ишагыя 55:11).

Изге Язмаларда Йәһвә «ялганлый алмый торган Аллаһы» дип атала (Титуска 1:2). Шул искиткеч вәгъдәләрнең бөтенесе дә аныкы булганга күрә, мондый сораулар турында уйлансак, акыллы булыр иде: кешеләр чыннан да җирдәге оҗмахта мәңге яши аламы? Аллаһының вәгъдәләре безгә дә кагылсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Бу брошюраның киләсе битләрендә сез шушы сорауларга җавап табарсыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу