Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w18 март 13 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Паул үрнәген тотып, рухи яктан үсегез
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • «Ул... Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләде»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Кыю бул! Йәһвә — синең Ярдәмчең
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
w18 март 13 б.
Рәсүл Паул

Укучыларның сораулары

Ни өчен Йәһвә Шаһитләренең басмаларында рәсүл Паул пеләш я сирәк чәчле итеп сурәтләнә?

Дөресен генә әйткәндә, бүген беркем дә Паулның тышкы кыяфәте турында бернәрсә дә төгәл әйтә алмый. Паул сурәтләнгән иллюстрацияләребез берәр археологик рәсемгә нигезләнә дип әйтеп булмый. Бу бары тик рәссамның күзаллавы гына.

Шулай да Паулның тышкы кыяфәте турында кайбер мәгълүмат бар. «Сион күзәтү манарасы»ның 1902 елның 1 март чыгарылышында болай дип әйтелгән булган: «Якынча б. э. 150 елында „Паул һәм Фёкла эшләре“ дигән манускрипт язылган булган. Күрәсең, бу хезмәт — рәсүл Паулның тышкы кыяфәтенә кагылышлы һәм безнең көннәргә кадәр барып җиткән иң төгәл мәгълүмат чыганагы. Анда Паул „тәбәнәк буйлы, киң җилкәле, кәкре аяклы, кылыч борынлы, пеләш, кашлары кушык булган ир-ат итеп сурәтләнә“».

Бу борынгы чыганак турында бер христиан сүзлегендә болай дип әйтелгән: «Күрәсең, „Паул һәм Фёкла эшләре“ дигән манускрипттагы кайбер мәгълүмат чыннан да төгәл» («The Oxford Dictionary of the Christian Church»; 1997 ел). Бу борынгы кулъязманың грек телендәге 80 күчермәсе безнең көннәргә барып җиткән. Шулай ук ул башка телләргә тәрҗемә ителгән булган. Моннан күренгәнчә, беренче гасырларда бу кулъязмага хөрмәт белән караганнар. Шулай итеп, Паул сурәтләнгән иллюстрацияләребез кайбер борынгы чыганакларга нигезләнә.

Әмма чынлыкта, Паулның тышкы кыяфәте иң мөһиме түгел. Моны аңламаган кайбер кешеләр беренче гасырда Паулны болай дип тәнкыйтьләгән: «Үзе, килгәндә, булдыксыз, юньләп сөйли дә алмый» (2 Көр. 10:10). Иң мөһиме шул: Паулны хакыйкатькә могҗизалы рәвештә Гайсә Мәсих җәлеп иткән. Паул, Исраил халкына яхшы хәбәрне җиткерер өчен, Мәсихнең «коралы итеп сайланган» булган, һәм ул күп яхшы эшләр башкарган (Рәс. 9:3—5, 15; 22:6—8). Паулның Йәһвә тарафыннан рухландырылган хатлары безгә бүген дә зур файда китерә.

Рәсүл Паул

Паул яһүд динендә ирешкән уңышлары белән мактанмаган. Шулай ук ул үзенең тышкы кыяфәте турында бернәрсә дә язмаган (Рәс. 26:4, 5; Флп. 3:4—6). Моның урынына ул үзе турында болай дип әйткән: «Рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен» (1 Көр. 15:9). Шулай ук ул болай дип язган: «Миңа, бар изгеләрнең иң кечесеннән дә кечерәгенә, шул юмарт игелек күрсәтелде. Бу мин халыкларга Мәсихнең акыл ирешмәслек байлыклары турындагы яхшы хәбәрне игълан итсен өчен [башкарылды]» (Эфес. 3:8). Ризалашырсыздыр, Паул җиткергән яхшы хәбәр аның тышкы кыяфәтеннән күпкә мөһимрәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу