Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w20 май 8-11 б.
  • Ике патша ахыргы вакытта ярыша

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ике патша ахыргы вакытта ярыша
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ахыргы вакытта «төньяк патша» кем булган?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Йәһвә «тиздән нәрсә булырга тиешлеген» ача
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Бүген кем «төньяк патша» булып тора?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Ачылышта сурәтләнгән дошманнар кемнәр алар һәм аларны нәрсә көтә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
w20 май 8-11 б.

Ике патша ахыргы вакытта ярыша

Бу схемада китерелгән пәйгамбәрлекләр бер-берсе белән кисешә. Алар ахыргы вакытта яшәвебезгә көчле дәлил булып тора (Дан. 12:4).

Көньяк һәм төньяк патшаларның 1870 елдан башлап кем булганын күрсәтүче һәм башка пәйгамбәрлекләрне аңлатучы схема.
  • Дүрт биттән торган схеманың беренчесендә төрле пәйгамбәрлекләрнең ахыргы вакытта ничек үтәлгәне күрсәтелгән. 1870 елдан алып 1918 елга кадәрге вакыйгалар сурәтләнгән. 1914 елдан ахыргы вакыт башлана. Беренче пәйгамбәрлек: Җиде башлы ерткыч схеманың иң башында тора. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында башы яралана. 1917 елдан алып яраланган башы төзәлә. Икенче пәйгамбәрлек: төньяк патшаны — 1871 елдан, ә көньяк патшаны 1870 билгеләп була. 1871 елдан төньяк патша ролен Германия уйный башлый. Көньяк патша ролен Бөек Британия уйнаган, әмма 1917 елда Англо-Америка бөтендөнья державасы көньяк патша булып китә. Өченче пәйгамбәрлек: 1870 еллардан башлап Чарльз Расселл һәм аның хезмәттәшләре «хәбәрче» ролен уйнаган. 1880 елларның башында «Сион күзәтү манарасы» үз укучыларын яхшы хәбәрне вәгазьләргә дәртләндергән. Дүртенче пәйгамбәрлек: 1914 елдан алып урак өсте башланган. Чүп үләне бодайдан аерылган. Бишенче пәйгамбәрлек: 1917 елдан алып тимер катыш балчык табаннар барлыкка килә. Шулай ук 1914 елдан алып 1918 елга кадәрге вакыйгалар — Беренче бөтендөнья сугышы сурәтләнгән. Йәһвә халкына кагылышлы вакыйгалар: 1914—1918 еллар, Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Британиядә һәм Германиядә төрмәгә утыртылган. 1918 елда төп идарәдә хезмәт иткән абый-кардәшләр төрмәгә утыртылган.
    Беренче пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Ачыл. 11:7; 12:13, 17; 13:1—8, 12.

    Пәйгамбәрлек Меңләгән еллар буе бу «ерткыч» кешеләр өстеннән идарә иткән. Ахыргы вакытта аның җиденче башы яралана. Соңрак бу яра төзәлә, һәм «җирдә яшәүче бар кеше» бу ерткычка ияреп китә. Шайтан, бу ерткычны кулланып, «токымның калдыгына» каршы сугыша.

    Үтәлеше Туфаннан соң Йәһвәгә каршы торган хөкүмәтләр барлыкка килә. Күп гасырлар үткәч, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Британия империясе үз көченең шактый өлешен югалта. Кушма Штатлар Британиягә кушылгач, Британия элеккеге хәленә кайта. Аеруча ахыргы вакытта Шайтан, Аллаһы халкын эзәрлекләр өчен, бөтен сәяси системаны куллана.

  • Икенче пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Дан. 11:25—45.

    Пәйгамбәрлек Ахыргы вакытта төньяк һәм көньяк патшалар бер-берсе белән ярыша.

    Үтәлеше Германия һәм Англо-Америка бер-берсе белән сугышкан. 1945 елда Советлар Союзы һәм аның союздашлары төньяк патша булып китә. 1991 елда Советлар Союзы таркалган, һәм вакыт узу белән Россия һәм аның союздашлары төньяк патша ролен үти башлый.

  • Өченче пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Ишаг. 61:1; Мал. 3:1; Лүк 4:18.

    Пәйгамбәрлек Йәһвә «хәбәрчене» җибәрә. Ул, Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык урнаштырылганчы, «юлны чистарта». Бу төркем «юашларга яхшы хәбәрне игълан итә» башлый.

    Үтәлеше 1870 елдан алып, Чарлз Расселл һәм аның хезмәттәшләре Изге Язмаларны тырышып өйрәнә башлый. 1880 елларда алар Аллаһының хезмәтчеләре вәгазьдә катнашырга тиеш дип ассызыклый башлый. Алар «1 000 вәгазьче кирәк» һәм «Вәгазьләр өчен майланган» дигән мәкаләләрне бастыра.

  • Дүртенче пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Мат. 13:24—30, 36—43.

    Пәйгамбәрлек Дошман бодай үскән кырга чүп үләне чәчә. Чүп үләне бодайга бик охшаш, һәм ул урак өсте вакытына кадәр үсә. Ахыр чиктә фәрештәләр бодайны чүп үләненнән аера.

    Үтәлеше 1870 елдан алып кына, мәсихчеләрне христианнардан аеру мөмкин була. Ахыргы вакытта мәсихчеләр җыелышка җыела һәм христианнардан аерыла.

  • Бишенче пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Дан. 2:31—33, 41—43.

    Пәйгамбәрлек Төрле металлдан торган сынның тимер катыш балчык табаннары.

    Үтәлеше Балчык — Англо-Америка идарәсе астында яшәгән гади халык. Бу халык, протестларда катнашып һәм баш күтәреп, бу дөнья державасына тимердәй нык булырга комачаулый.

  • Дүрт биттән торган схеманың икенчесе, 1919 елдан алып 1945 елга кадәрге вакыйгалар сурәтләнгән. 1945 елга кадәр төньяк патша ролен Германия уйнаган. Англо-Америка — көньяк патша. Алтынчы пәйгамбәрлек: 1919 елда майланган мәсихчеләр торгызылган җыелышка берләшкән. 1919 елдан алып вәгазь эше киң колач алган. Җиденче пәйгамбәрлек: 1920 ел, Милләтләр Лигасына нигез салына. Ул Икенче бөтендөнья сугышының башына кадәр эш итә. Шулай ук сурәтләнгән: җиде башлы ерткыч (1 нче пәйгамбәрлек), тимер катыш балчык табаннар (5 нче пәйгамбәрлек), 1939 елдан алып 1945 елга кадәрге вакыйгалар — Икенче бөтендөнья сугышы. Йәһвә халкына кагылышлы вакыйгалар: Германиядә 1933—1945 елларда 11 000 нән артык Йәһвә Шаһитен төрмәгә ташланган. Британиядә 1939—1945 елларда якынча 1 600 кардәш төрмәгә ташланган. АКШта 1940—1944 елларда 2 500 дән артык тапкыр кардәшләребезгә халык төркемнәре һөҗүм иткән.
    Алтынчы пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Мат. 13:30; 24:14, 45; 28:19, 20.

    Пәйгамбәрлек «Бодай» «амбарга» җыела, һәм Гайсәнең «өендәге хезмәтчеләре» өстеннән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» билгеләнә. «Бөтен җиһанда» «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәр» таратыла башлый.

    Үтәлеше 1919 елда Аллаһы халкы өстеннән ышанычлы хезмәтче билгеләнгән. Бу вакыттан алып Изге Язмаларны Тикшерүчеләр вәгазь эшен актив башкара. Бүген Йәһвә Шаһитләре 200 дән артык илдә һәм территориядә вәгазьли һәм Изге Язмаларга нигезләнгән материалларны 1 000 нән артык телдә тарата.

  • Җиденче пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Дан. 12:11; Ачыл. 13:11, 14, 15.

    Пәйгамбәрлек Ике мөгезле ерткыч җиде башлы «ерткычның сурәтен ясарга куша» һәм «ерткыч сурәтенә яшәү сулышы» бирә.

    Үтәлеше Англо-Америка бөтендөнья державасы Милләтләр Лигасын булдыруда төп роль уйный. Бу сәяси оешмага башка илләр дә булышлык күрсәтә. Төньяк патша да бу Лигага кушыла, әмма ул бу оешмада 1926 елдан алып 1933 елга кадәр генә булган. Кешеләр Милләтләр Лигасы (ә соңрак БМО) җирдә тынычлык урнаштырыр дип өметләнгән, ләкин моны Аллаһы Патшалыгы гына булдыра ала.

  • Дүрт биттән торган схеманың өченчесе, 1945 елдан алып 1991 елга кадәрге вакыйгалар сурәтләнгән. 1991 елга кадәр төньяк патша — СССР һәм аның союздашлары. Аннан соң Россия үз союздашлары белән төньяк патша ролен уйный. Англо-Америка бөтендөнья державасы — көньяк патша. Сигезенче пәйгамбәрлек: атом бомбадан болыт күтәрелә — Англо-Америка Икенче бөтендөнья сугышында зур һәлакәт китергән. Тугызынчы пәйгамбәрлек: 1945 елда Милләтләр Лигасына алмашка БМО килә. Шулай ук сурәтләнгән: җиде башлы ерткыч (1 нче пәйгамбәрлек), тимер катыш балчык табаннар (5 нче пәйгамбәрлек). 1945 елда вәгазьчеләр саны 156 000 нән арта, 1991 елда вәгазьчеләрнең саны 4 278 000 нән арта (6 нчы пәйгамбәрлек). Йәһвә халкына кагылышлы вакыйгалар: Советлар Союзында 1945—1951 елларда меңләгән Йәһвә Шаһите себергә җибәрелгән.
    Сигезенче пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Дан. 8:23, 24.

    Пәйгамбәрлек Кырыс кыяфәтле патша «галәмәт рәвештә һәлак итә».

    Үтәлеше Англо-Америка бөтендөнья державасы зур һәлакәт китергән. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышында АКШ үз дошманына ике атом бомбасы төшергән һәм моның нәтиҗәсендә коточкыч күп кеше үлгән.

  • Тугызынчы пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Дан. 11:31; Ачыл. 17:3, 7—11.

    Пәйгамбәрлек Упкыннан ун мөгезле «җете кызыл төстәге ерткыч» чыга. Ул сигезенче патша булып тора һәм Даниял пәйгамбәрлегендә «һәлакәт китерүче чирканыч нәрсә» дип атала.

    Үтәлеше Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Милләтләр Лигасының эшчәнлеге туктала. Сугыштан соң аның урынына БМО «урнаштырыла». Элек Милләтләр Лигасына Аллаһы Патшалыгы гына лаек булган дан бирелгән кебек, БМОга да андый дан бирелә. Киләчәктә БМО диннәргә һөҗүм итәчәк.

  • Дүрт биттән торган схеманың дүртенчесе, безнең көннәрдән алып Армагеддонга кадәрге вакыйгалар сурәтләнгән. Россия һәм аның союздашлары — төньяк патша. Англо-Америка бөтендөнья державасы — көньяк патша. Унынчы пәйгамбәрлек: дөнья лидерлары: «Тынычлык һәм иминлек!» — дип игълан итәләр. Аннан соң бөек афәт башлана. Унберенче пәйгамбәрлек: халыклар ялган дин оешмаларына һөҗүм итә. Уникенче пәйгамбәрлек: дөнья хөкүмәтләре Аллаһы халкына һөҗүм итә. Майланганнарның калдыгы бергә күккә җыела. Унөченче пәйгамбәрлек: Армагеддон. Ак атка атланган җайдак җиңә. Җиде башлы ерткыч юк ителә, төрле металлдан торган сынның тимер катыш балчык табаннарына зур таш бәрә. Шулай ук сурәтләнгән: җиде башлы ерткыч Армагеддонга кадәр тере килеш кала (1 нче пәйгамбәрлек). Тимер катыш балчык табаннар Армагеддонга кадәр кала (5 нче пәйгамбәрлек). Вәгазьчеләрнең саны 8 680 000 нән арта (6 нчы пәйгамбәрлек). Йәһвә халкына кагылышлы вакыйгалар: 2017 елда Россия хөкүмәте Йәһвә Шаһитләрен төрмәгә ташлый һәм филиалыбызны тартып ала.
    Унынчы һәм унберенче пәйгамбәрлекләр.

    Шигырьләр 1 Тис. 5:3; Ачыл. 17:16.

    Пәйгамбәрлек Халыклар: «Тынычлык һәм иминлек!» — дип игълан итә. Шуннан соң «ун мөгез» белән «ерткыч», «фахишәгә» һөҗүм итеп, аны юк итә. Аннан соң Йәһвә халыкларны һәлак итә.

    Үтәлеше Халыклар тынычлык белән иминлеккә ирештек дип әйтәчәк. Аннары БМОны тәшкил итүче илләр ялган диннәрне юк итәчәк. Бу бөек афәтнең башлангычы булыр. Бөек афәт бу дөнья төзелешенең Армагеддонда юк ителүе белән тәмамланачак.

  • Уникенче пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Йәз. 38:11, 14—17; Мат. 24:31.

    Пәйгамбәрлек Гог Аллаһы халкының җиренә һөҗүм итә. Аннары фәрештәләр «сайланганнарны» җыя.

    Үтәлеше Төньяк патша, җирдәге башка хөкүмәтләр белән эш итеп, Аллаһы халкына һөҗүм итәчәк. Бу һөҗүм башланганнан соң, әле җирдә яшәгән майланганнар күккә алыначак.

  • Унөченче пәйгамбәрлек.

    Шигырьләр Йәз. 38:18—23; Дан. 2:34, 35, 44, 45; Ачыл. 6:2; 16:14, 16; 17:14; 19:20.

    Пәйгамбәрлек «Ак атта» утыручы «җайдак» Гог белән аның армиясен җиңә. «Ерткыч» «янып торган күкертле күлгә ыргытыла». Төрле металлдан торган сынга таш килеп бәрелә.

    Үтәлеше Аллаһы Патшалыгының Патшасы Гайсә Мәсих Аллаһы халкын коткарыр өчен килә. Гайсә 144 000 хакимдәше белән һәм фәрештәләр белән халыклар коалициясен юк итә. Шулай итеп Шайтан дөньясы юкка чыгарыла.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу