Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 23 мәкалә
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
  • Оҗмах җирендә мәңге яшә!
    Кеше нәрсә өчен яши?
  • Аллаһының гаҗәеп яңа дөньясы
    Аллаһы безне яратамы?
  • Аллаһының дуслары Оҗмахта яшәячәк
    Син Аллаһының дусты була аласың!
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 23 мәкалә
Оҗмах

Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Аллаһы Патшалыгы бар кеше хөкүмәтләре урынына киләчәк һәм җир йөзе өстеннән идарә итәчәк (Данил 2:44; Ачылыш 16:14). Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлагач...

  • Үз-үзләрен яратып кына эш итүләре белән барыбызга зыян китереп торган явызларны юк итәчәк. «Явызлар җирдән юк ителәчәк, хыянәтчеләр аннан кырып бетереләчәк» (Гыйбрәтле сүзләр 2:22).

  • Сугышларны бетеречәк. Аллаһы «җир читеннән барлык сугышларны туктатачак» (Мәдхия 45:10).

  • Җирдә барысы мул булачак, кешеләр иминлектә яшәячәк. «Аларның һәрберсе үзенең йөзем куагы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак, һәм аларны беркем дә куркытмаячак» (Михей 4:4).

  • Җир оҗмахка әйләнәчәк. «Чүл һәм сусыз җир куаначак, буш тигезлекләр күңел ачачак һәм зәгъфран шикелле чәчәк атачак» (Ишагыйя 35:1).

  • Һәркем канәгатьлек һәм шатлык китерүче эшләр башкарачак. Аллаһының сайланганнары «үзләре ясаган нәрсәләрне тулысынча кулланачаклар. Аларның эшләре юкка гына булмаячак» (Ишагыйя 65:21—23).

  • Авырулар юк булачак. «Җирдә яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24).

  • Кешеләр картаймаячак. «Тәне яшь чагыннан да сәламәтрәк булсын, ул куәтле яшьлек көннәренә кайтсын» (Әюб 33:25).

  • Үлгәннәр тереләчәк. Гайсәнең тавышын ишетеп «кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу