Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
керәшен татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • БИБЛИЯ
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ll 8 кисәк 18-19 б.
  • Иисус Христосның үлеме сиңа нинди файда китерә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иисус Христосның үлеме сиңа нинди файда китерә?
  • Aллаһыны тыңла һәм мәңге яшә
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сигезенче кисәк
    Алланы тыңла
Aллаһыны тыңла һәм мәңге яшә
ll 8 кисәк 18-19 б.

СИГЕЗЕНЧЕ КИСӘК

Иисус Христосның үлеме сиңа нинди файда китерә?

Иисус Христос без яши алсын өчен үлгән (Иоанна 3:16)

Хатын-кызлар Иисусның буш каберенә карый

Иисус Христосның үлеменнән соң өч көн үткәч, берничә хатын-кыз аның кабере янына килгән. Әмма анда Христосның тәне булмаган. Йәһвә аны терелткән.

Иисус үз апостолларына күренә, шуннан соң күккә күтәрелә

Соңрак Иисус Христос үз апостоллары янына килгән.

Йәһвә Иисусны кодрәтле үлемсез фәрештә итеп терелткән. Иисусның шәкертләре аның күккә күтәрелгәнен күреп торганнар.

  • Язык өчен нәрсә «түләү» булып тора? (Римлянам 6:23)

  • Христос мәңгелек тормышка юл ачкан (Римлянам 5:21).

Алла Иисусны терелтеп үз Патшалыгының Патшасы итеп куйган (Даниил 7:13, 14)

Патшалык тәхетеннән Иисус җирдәге оҗмахта яши торган кешеләр өстеннән идарә итә

Иисус үз тормышын кешелек өчен йолым итеп түләгән (Матфея 20:28). Шул йолым ярдәмендә Алла безгә мәңге яшәргә мөмкинлек бирә.

Йәһвә Иисусны җир өстеннән Патша итеп билгеләгән. Аның белән бергә 144 000 тугры кеше идарә итәчәк. Алар күктә яшәр өчен терелтелә. Иисус һәм шул 144 000 кеше күктәге хөкүмәтне — Алла Патшалыгын тәшкил итә (Откровение 14:1—3).

Алла Патшалыгы җирне оҗмахка әйләндерәчәк. Сугышлар, җинаятьчелек, нужалык һәм ачлык булмаячак. Кешеләр чыннан да бәхетле булачак (Псалом 145:16).

  • Алла Патшалыгы нинди бәхиллек китерәчәк? (Псалом 72)

  • Без Алла Патшалыгы килсен дип теләк итәргә тиеш (Матфея 6:10).

    Керәшен телендә басмалар (2008—2020)
    Чыгу
    Керү
    • керәшен татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу