УНЫНЧЫ КИСӘК
Алланы тыңлап яшәүчеләр ничек бәхилләнәчәк?
Үлгәннәрнең күпчелеге җирдә яшәр өчен терелтеләчәк (Деяния 24:15)
Йәһвәне тыңлап яшәсәң, син киләчәктә мул итеп бәхилләнерсең! Авыру, гарип кешеләр булмаячак, чөнки барысының да һәм синең дә сәламәтлегең камил булачак. Явыз кешеләр булмаячак, һәм син кешеләргә ышанып яши алачаксың.
Авырту, кайгы, күз яшьләре булмаячак. Беркем дә картаймаячак һәм үлмәячәк.
Курку юкка чыгачак. Кешеләр чыннан да бәхетле булачак.
Син дусларың, туганнарың белән бергә яшәячәксең. Оҗмахтагы тормыш шатлыклы булачак.