УНИКЕНЧЕ КИСӘК
Семья тормышын ничек бәхетле итәргә?
Мәхәббәт семья тормышын бәхетле итә (Эфесянам 5:33)
Ирнең бер генә хатыны, ә хатынның бер генә ире булырга тиеш. Бу Алла таләбе.
Яратучы ир үз хатыны белән үзен назлы тота, аны аңларга тырыша.
Хатын үз иренә ярдәмче булырга тиеш.
Балалар әти-әнисен тыңларга тиеш.
Игелекле һәм тугры бул. Каты күңелле һәм хыянәтче булма (Колоссянам 3:5, 8—10)
Алла Сүзендә ир үз хатынын үз тәнен яраткан кебек яратырга, ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итәргә тиеш дип әйтелә.
Хыянәт һәм берничә хатынга өйләнү — явызлык.
Йәһвә Сүзендә семьяларны бәхетле итәр өчен киңәшләр бирелгән.