УНӨЧЕНЧЕ КИСӘК
Алланы шатландырып яшәр өчен нәрсә эшләргә?
Явыз эшләрдә катнашма (1 Коринфянам 6:9, 10)
Йәһвәне яратсак, ул нәфрәт иткәнне эшләмәячәкбез.
Без урламаска, күп исерткеч эчемлек эчмәскә, наркотик кулланмаска тиеш, чөнки Алла андый эшләрне яратмый.
Ул үтерүне, абортны һәм гомосексуализмны нәфрәт итә. Без комсыз булмаска һәм башкалар белән сугышмаска тиеш.
Без сыннарга табынмаска, сихерчелек белән бәйле эшләрдә катнашмаска тиеш.
Киләчәктә җирдәге оҗмахта явызлык эшләүчеләр булмаячак.
Игелек эшлә (Матфея 7:12)
Алланы шатландырып яшәр өчен, аның үрнәге буенча эш ит.
Башкаларны ярат: игелекле һәм юмарт бул.
Намуслы бул.
Башкаларга Йәһвә һәм аның таләпләре турында сөйлә (Исаия 43:10).
Шәфкатьле һәм кичерүчән бул.