УНДҮРТЕНЧЕ КИСӘК
Йәһвәгә тугры булуыңны ничек күрсәтеп була?
Алла ягына бас (1 Петра 5:6—9)
Библиянең таләпләренә каршы килгән гореф-гадәтләрдә катнашма. Моның өчен батырлык кирәк.
Халыкларның сәяси эшләрендә катнашма. Алар Йәһвә һәм аның Патшалыгы ягында тормый.
Дөрес сайлау яса: Алланы тыңлап яшә (Матфея 7:24, 25)
Йәһвә Шаһитләре белән аралаш. Алар сиңа Йәһвәгә якынлашырга булышачак.
Йәһвә турында белем алуыңны дәвам ит һәм аның әмерләрен үтәп яшәргә тырыш.
Иманың ныгыгач, үзеңне Йәһвәгә багышла һәм суга чумдырылу үт (Матфея 28:19).
Йәһвәне тыңлап яшә. Библияне укы. Йәһвә Шаһитләреннән шул кенәгәне аңлар өчен ярдәм сора һәм алган белемеңне тормышыңда куллан. Шулай эшләсәң, мәңге яшәячәксең (Псалом 37:29).