ӨЧЕНЧЕ КИСӘК
Оҗмахтагы тормыш нинди булган?
Йәһвә Адам белән Евага бик күп яхшы нәрсәләр биргән (Бытие 1:28)
Йәһвә беренче хатын-кызны Еваны барлыкка китергән һәм аны Адамга хатын итеп биргән (Бытие 2:21, 22).
Йәһвә бу ике кешегә камил акыл һәм тән биргән, аларның бер кимчелеге дә булмаган.
Алар үз оҗмах йортларында — Эдем бакчасында яшәгән. Бу гаҗәеп матур бакчада елгалар аккан, җимеш агачлары үскән һәм төрле җәнлекләр яшәгән.
Йәһвә үзе алар белән сөйләшкән, аларны өйрәткән. Алар аны тыңлап яшәсәләр, җирдәге оҗмахта мәңге яшәрләр иде.
Алла бер агачтан ашарга рөхсәт итмәгән (Бытие 2:16, 17)
Бер фәрештә Аллага каршы күтәрелгән. Бу явыз фәрештә — Шайтан.
Йәһвә Адам белән Евага бер җимеш агачын күрсәткән һәм шул агачтан ашасалар үләчәкләр дигән.
Шайтан Адам белән Еваның Аллага тыңлаучан булып яшәүләренә каршы булган, шуңа күрә еланны кулланып, Евага шул агачның җимешен ашаса, үлмәячәк дигән. Әлбәттә, бу ялган булган (Бытие 3:1—5).