ДҮРТЕНЧЕ КИСӘК
Шайтанны тыңлау нәрсәгә китергән?
Адам белән Ева Алланы тыңламаган һәм үлгән (Бытие 3:6, 23)
Ева еланны тыңлап җимешне ашаган. Шуннан соң Адамга биргән, һәм ул да ашаган.
Шулай итеп алар начар эш кылганнар. Бу язык булган. Алла аларны оҗмах бакчасыннан куып чыгарган.
Алар үзләре һәм балалары авыр тормыш кичерә башлаган. Адам белән Ева картаеп үлгән. Алар тыннар яши торган дөньяга күчмәгән, алар юкка чыкканнар.
Үлгән кешеләр җир туфрагы сыман; алар бер нәрсә дә эшли алмый (Бытие 3:19)
Без — Адам белән Ева балалары, шуңа күрә без дә үләбез. Үлгәннәр күрми, ишетми һәм бернәрсә дә эшли алмый (Экклезиаст 9:5, 10).
Алла нияте буенча, кешеләр үләргә тиеш булмаган. Тиздән ул үлгәннәрне терелтәчәк. Алар аңа тыңлаучан булсалар, мәңге яшәячәкләр.