Еврейләргә
10 Канун киләчәк фатихаларның үзе түгел, ә аларның күләгәсе генә. Шуңа күрә кешеләр, ел саен бер үк корбаннар китереп, Аллаһыга якынлашучыларны беркайчан да камил итә алмый. 2 Камил итә алса, корбаннар инде китерелмәс иде түгелме? Чөнки изге хезмәтне башкаручылар бер тапкыр һәм гомергә пакьләнгәч, гөнаһлары аркасында гаеп сизмәс иделәр. 3 Ләкин шул корбаннар ел саен гөнаһлар турында искә төшереп торалар, 4 чөнки үгез каны белән кәҗә каны гөнаһларны юк итә алмый.
5 Шуңа күрә, дөньяга килгәч, Мәсих болай диде: «„Сиңа корбан да, бүләк тә кирәк булмады, ләкин син минем өчен тән әзерләдең. 6 Сине яндырылган корбаннар да, гөнаһ өчен китерелгән корбаннар да сөендермәде“. 7 Шунда мин: „Әй Аллаһы, менә мин (язма төргәктә минем хакта язылган) синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!“ — дидем». 8 Ул: «Сиңа корбаннар да, бүләкләр дә, яндырылган корбаннар да, гөнаһ өчен китерелгән корбаннар да кирәк булмады, алар сине сөендермәде»,— дигәч (ә бу корбаннар Канун буенча китерелә), 9 «Менә мин синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!» — ди. Ул яңа тәртипне гамәлгә кертер өчен, иске тәртипне гамәлдән чыгара. 10 Менә шул «ихтыяр» буенча без, Гайсә Мәсихнең тәне бер тапкыр һәм гомергә корбанга китерелгәнгә, изге ителдек тә.
11 Һәр рухани көн саен үз урынына басып, хезмәт итә һәм күп тапкырлар бер үк корбаннар китерә, әмма алар кешене һичкайчан гөнаһлардан тулысынча арындыра алмаячак. 12 Ләкин ул, гөнаһлар өчен бер тапкыр һәм мәңгегә корбан китергәч, Аллаһының уң ягына утырды. 13 Шул вакыттан ул дошманнарының үз аяклары астына салынуын көтә. 14 Бер корбан китереп, ул изге ителүчеләрне мәңгегә камил итте. 15 Бу хакта безгә изге рух та шаһитлек бирә. Ул: 16 «„Шул көннәрдән соң мин алар белән мондый килешү төзиячәкмен,— ди Йәһвә.— Мин үз законнарымны аларның йөрәкләренә салачакмын һәм акылларына язып куячакмын“»,— дигәч, 17 болай дип өсти: «Гөнаһларын һәм явыз эшләрен мин инде беркайчан да искә алмаячакмын». 18 Ә гөнаһлар кичерелгән икән, гөнаһ өчен корбанны китерәсе дә юк.
19 Шулай итеп, кардәшләр, без Гайсә каны ярдәмендә изге урынга кыюлык белән керәбез. 20 Анда илтүче юлны ул безгә пәрдә аша, ягъни үз тәне аша үтеп ачты, һәм бу юл — тормышка алып баручы яңа юл. 21 Безнең шулай ук Аллаһы йорты башында торучы бөек руханиебыз бар, шуңа күрә, 22 әйдәгез, йөрәкләребезне һәм бозык вөҗданыбызны сафландырып*, шулай ук тәнебезне чиста су белән пакьләндереп, иман булдыра торган тулы ышаныч белән, ихлас күңелдән Аллаһыга якынлашыйк. 23 Өметебез турында бар кешеләргә икеләнмичә игълан итик, андый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, чөнки вәгъдә бирүче тугры. 24 Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. 25 Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк, киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк.
26 Чөнки без, хакыйкатьне төгәл белгәннән соң, аңлы рәвештә гөнаһ кылып йөрибез икән, безгә гөнаһлар өчен китерелгән бернинди корбан да инде ярдәм итә алмый. 27 Ул чакта каршы килүчеләрне юк итәргә әзер торучы ялкынлы ярсуны һәм куркыныч хөкемне көтеп торасы гына кала. 28 Муса канунын санга сукмаучы — ике яисә өч кеше шаһитлеге нигезендә һич кызганусыз үлемгә дучар ителә икән, 29 Аллаһы Улын аяк астына салып таптаган, Аллаһы килешүенең каны белән изгеләндерелгән, әмма аның кадерен белмәгән һәм юмарт игелек рухын кимсетеп хурлаган кеше күпкә катырак җәзага лаек! 30 «Үч алу минем эш, үзем кайтарачакмын»,— диючене һәм: «Йәһвә үз халкын хөкем итәчәк»,— диючене без беләбез. 31 Тере Аллаһы кулына эләгү коточкыч нәрсә.
32 Сез Аллаһы яктылыгын күргәч, каты сынаулар аркасында газап чиктегез, әмма нык калдыгыз — шул көннәрне искә төшерегез. 33 Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, һәм моның аркасында сез хәсрәт чиктегез, ә кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр янәшәсендә булдыгыз. 34 Сез тоткынлыктагы кардәшләрнең хәленә кердегез, үзегезнең яхшырак, мәңгелек мирасыгызның барлыгын белеп, милкегез таланганда, моны шатлык белән кабул иттегез.
35 Шуңа күрә олы әҗер китерәчәк сөйләү иреген югалтмагыз. 36 Аллаһы ихтыярын үтәп, вәгъдә ителгәнне алыр өчен, сезгә чыдамлык кирәк, 37 чөнки «әз генә вакыт» калган һәм «килүче килеп җитәчәк, тоткарланмаячак». 38 «Тәкъвам үз иманы белән яшәр» һәм «чигенсә, җаным аңардан канәгать булмас». 39 Без исә һәлакәткә баручы чигенүчеләрдән түгел, ә җаннарын саклар өчен иманга ия булган кешеләрдән.