Ишагыя
Моабтагы Ар+ шәһәре тынып калды,
Чөнки бер төн эчендә харап ителде.
Моабтагы Кир+ шәһәре тынып калды,
Чөнки бер төн эчендә харап ителде.
Нәбу́+ һәм Мәдибаны+ кызганып, Моа́б акырып елый.
Һәр кешенең чәче+ дә, сакалы+ да кырылган.
3 Урамнарында алар матәм киемендә йөри.
Түбәләрендә һәм шәһәр мәйданнарында алар бөтенесе акырып елый.
Алар аска елап төшә.+
4 Хишбу́н һәм Элга́л+ кычкыра.
Аларның тавышы Яһаска+ кадәр ишетелә.
Шуңа күрә Моабның кораллы ир-атлары кычкырып тора.
Аның җаны калтырый.
5 Йөрәгем Моабны уйлап үксеп елый.
Аның качкыннары Согарга+ һәм Әгла́т-шелишиягә+ кадәр җитте.
Алар елый-елый Лухи́т битләвенә күтәрелә,
Хоронаи́м юлында бәла-казадан кычкыра.+
6 Чөнки Нимри́м сулары корыды.
Яшел чирәм кибеп бетте,
Үлән юкка чыкты һәм бернинди яшеллек калмады.
7 Шуңа күрә алар мал-мөлкәт һәм байлыкларыннан калганны алып китә.
Алар тупыллар үскән үзәнне* кичә.
8 Ачы тавыш бөтен Моаб җирендә яңгырый.+
Акырып елау Әглаимга җитә.
Үкереп елау Бәхи́р-элимда ишетелә.
9 Чөнки Димо́н сулары кан белән тулы,
Ә аның күрәселәре бар әле:
Мин котылган моаблыларга,
Ул җирдә калганнарга арыслан җибәрәм.+