Ишагыя
«Менә, Дәмәше́къ инде шәһәр булмас,
Ул хәрабәләр өеменә әйләнер.+
2 Аругы́р+ шәһәрләре буш калыр,
Көтүләрнең ял итү урыннарына әйләнер,
Аларны анда беркем дә куркытмас.
Су́риядә исән калганнарның даны
Исраиллеләрнең даны юк булган кебек юкка чыгар»,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
4 «Шул көнне Ягъкубның даны кимер,
Таза тәне ябыгыр.
5 Бу — уракчы үсеп утырган игенне җыйгандагы,
Кулы иген башакларын ургандагы кебек,
Кеше рефалылар үзәнендә+ ашлыкның калдыгын җыйгандагы кебек булыр.
6 Зәйтүн агачыннан җимешләре бәреп төшерелгәч,
Иң өстәге ботакта ике-өч өлгергән җимеш кенә,
Аның җимеш бирә торган ботакларында дүрт-биш җимеш кенә калган кебек,
Калдыклар гына калыр»+,— дип әйтә Исраи́л Аллаһысы Йәһвә.
7 Ул көнне кеше үзенең Яратучысына карар һәм күзләрен Исраилнең Изге Аллаһысына төбәр. 8 Ул үз куллары корган+ мәзбәхләргә карамас,+ бармаклары ясаган изге агач баганаларга* һәм фимиам мәзбәхләренә күз салмас.
9 Ул көнне аның ныгытылган шәһәрләре урманлы җирдә ташланган авыллар кебек,+
Исраиллеләр алдында калдырылган ботак кебек булып китәр.
Анда буш җир булыр.
Шуңа күрә син матур бакчалар булдырасың да
Шунда чит кешенең* үрентеләрен утыртасың.
11 Көндез син бакчаңны җентекләп киртәлисең,
Иртән инде орлыкларың үсә башлый,
Ләкин син чирләгәндә һәм бетмәс авырту кичергәндә, уңыш юкка чыгар.+
12 Тыңла! Диңгезләр шаулагандай,
Күп халыклар шау-шу килә!
Көчле сулар үкергәндәй,
Милләтләр шау-гөр килә!
13 Халыклар көчле сулар үкергәндәй тавышланыр.
Ул аларны шелтәләр, һәм алар еракка качар,
Алар җил тауларда кибәкләрне очыргандай,
Давыл шайтан таягын* тәгәрәткәндәй куылыр.
14 Кич белән бәла-каза килә.
Таң атып өлгерми — алар инде юк.
Безне талаганнарның,
Безне бөлдергәннәрнең өлеше шул.