Ишагыя
21 Диңгез чүленә* каршы хәбәр:+
Чүлдән, дәһшәтле җирдән
Көньякта котырынган давыллы җилләр кебек бәла килә.+
2 Мин мондый куркыныч күренеш күрдем:
Мәкерле халык мәкерле эш итә,
Җимерүче халык җимерә.
Алга, Ила́м! Һөҗүм ит, Ми́дия!+
Ул китергән бар газапларны мин бетерермен.+
3 Бу күренештән бик җәфаланам.+
Тулгак тоткан хатын кебек
Газаплардан интегәм.
Мин шулкадәр газапланам, хәтта ишетмим,
Шулкадәр борчылам, хәтта күрмим.
4 Йөрәгем дөп-дөп тибә, куркудан калтыранам.
Көтеп алган эңгер-меңгер вакыт мине тетрәндерә.
5 Табын җәегез һәм урыннар әзерләгез!
Ашагыз, эчегез!+
Торыгыз, мирзалар, калканны майлагыз!
6 Чөнки Йәһвә миңа әйтте:
«Бар, күзәтүче куй, һәм ул күргәннәрен сөйләп торсын».
Ул җентекләп, зур игътибар белән күзәтте.
8 Шунда ул арысландай кычкырып җибәрде:
«И Йәһвә, мин көне буе күзәтү манарасында торам,
Һәр төн шул урынымда калам.+
9 Кара, кемнәр килә:
Пар атлар җигелгән хәрби арбаларда кешеләр якынлаша!»+
Аннары ул болай дип кычкырды:
«Ул җиңелде! Бабы́л җиңелде!+
Һәм аның илаһларының бар потлары челпәрәмә китерелде һәм җирдә ята!»+
10 И ашлык сыман сугылган халкым,
Мин сиңа Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән ишеткәнне сөйләдем.
Сәгыйрдән+ кемдер миңа кычкыра:
«Сакчы, төн турында ни диярсең?
Сакчы, төн турында ни диярсең?»
12 Сакчы әйтте:
«Таң атып килә, аннары тагын төн җитә.
Сорыйсыгыз килсә, сорагыз.
Яңадан килегез!»
13 Далага каршы хәбәр:
И Дида́н+ кәрваннары,
Сез даладагы агачлыкта төн үткәрерсез.
15 Чөнки алар кылычтан, чыгарылган кылычтан,
Киерелгән җәядән һәм сугышның рәхимсезлегеннән качты.
16 Чөнки Йәһвә миңа әйтте: «Ялланган эшченең вакыты белән исәпләгәндә* бер ел эчендә Кидарның+ бөтен даны бетәр. 17 Кида́р сугышчылары арасыннан җәячеләр аз калыр, чөнки Исраил Аллаһысы Йәһвә моны әйтте».