Әюп
8 Моңа шуахлы+ Билда́д+ болай диде:
2 «Күпме шулай сөйләп була инде?+
Сүзләрең көчле җил генә бит!
3 Аллаһы гаделлекне бозармы?
Чиксез Кодрәт Иясе тәкъвалыкны үзгәртерме?
4 Улларың аңа каршы гөнаһ кылган булса,
Ул аларны фетнәләре өчен җәзага тарткан.
5 Әмма син Аллаһыга таба борылып,+
Чиксез Кодрәт Иясеннән илтифат күрсәтүен үтенсәң,
6 Чыннан да саф һәм намуслы булсаң,+
Ул сиңа игътибар итеп,*
Сине тиешле урыныңа кайтарыр иде.
9 Без бит кичә генә тудык һәм берни дә белмибез,
Чөнки җирдәге көннәребез — күләгә.
10 Алар сине өйрәтмәсме?
Белгәннәрен сөйләп бирмәсме?
11 Сазлык булмаган җирдә папи́рус үсәрме?
Сусыз урында камыш үсеп утырырмы?
12 Әле бөреләнгән чакта, кисеп алынганчы,
Башка үләннәрдән элегрәк кибәр ул.
14 Аның ышанычы буш нәрсә,
Таянычы пәрәвез сыман.
15 Ул йортына терәлер, ә йорты җимерелер,
Аңа тотынырга тырышыр, әмма йорт чыдамас.
18 Әмма үскән җиреннән йолкып алынгач,*
Урыны аны кире кагар һәм: „Мин сине беркайчан да күрмәдем“,— дияр.+
20 Һичшиксез, Аллаһы саф кешене кире какмас,
Явызга да ул ярдәм итмәс.
21 Ул сиңа авызыңны тутырып көләргә,
Шатланып кычкырырга бирер.
22 Сине нәфрәт итүчеләр оятка калыр,
Явызларның чатыры юк булыр».