Ишагыя
3 «Киңәш бир, карарны үтә.
Көн уртасындагы күләгәңне төн кебек караңгы ит.
Таралганнарны яшер һәм качканнарны тотып бирмә.
4 И Моаб, таралган халкым синең араңда яшәсен.
Аларга юкка чыгаручыдан яшеренер урын бул.+
Җәберләүчегә ахыр килер,
Таркатылу бетәр
Һәм башкаларны таптаучылар җирдән юкка чыгар.
5 Шунда тугры мәхәббәт нигезендә тәхет куелыр.
Давыт чатырындагы шул тәхеттә утыручы тугры булыр.+
Ул дөрес хөкем итәр, гаделлекне тиз урнаштырыр».+
6 Без Моабның горурлыгы турында, ә ул бик горур,+
Аның тәкәбберлеге, горурлыгы һәм ярсуы турында ишеттек.+
Ләкин аның буш сүзләре юкка чыгар.
7 Шуңа күрә Моаб үз башына төшкән бәла аркасында үкереп елар.
Алар бөтенесе акырып елар.+
Тар-мар ителгәннәр Кир-һәрәшиттәге+ йөзем көлчәләрен юксынып ыңгырашыр.
Халыкларның идарәчеләре аның кызыл җимеш тулы* ботакларын таптады.
Бу ботаклар Язергә+ кадәр җитеп,
Чүлгә кадәр сузылган иде.
Аның үсентеләре үсеп китеп, диңгезгә кадәр җиткән иде.
9 Шуңа күрә мин, Язе́р өчен кычкырып елаган кебек, Сибмадагы йөзем агачы өчен үкереп елармын.
И Хишбун һәм Элга́л,+ мин сезне күз яшьләрем белән чылатырмын,
Чөнки сезнең җәйге җимешләр җыю һәм урак өсте вакытларындагы кычкыру авазлары бетте.*
10 Җимеш бакчасында сөенеч һәм шатлык бетте,
Йөзем бакчаларында шатлыклы җырлар һәм кычкырулар ишетелми.+
Бүтән һичкем изгечләрдә йөзем изми,
Чөнки мин куану тавышларын туктаттым.+
12 Моаб биеклектә табынып алҗып бетсә дә, үзенең изге йортына дога кылу өчен йөрсә дә, ул бернәрсәгә ирешмәс.+
13 Бу — Йәһвәнең Моаб турында алдан әйткән сүзе. 14 Хәзер исә Йәһвә болай ди: «Ялланган эшченең вакыты белән исәпләгәндә,* өч ел эчендә төрле чуалышлар аркасында Моаб, даны бетеп, хур ителер. Калганнар исә бик аз һәм әһәмиятсез булыр».+