Ирмия
32 Яһүд патшасы Сидкыянең идарә итүенең 10 нчы елында, Нәбукаднизарның идарә итүенең 18 нче елында Йәһвәнең Ирмиягә җиткергән сүзе.+ 2 Ул вакытта Бабы́л патшасының гаскәре Иерусалимны камалышта тота иде, ә Ирмия́ пәйгамбәр Яһүд патшасы сараендагы Сакчылар ишегалдында+ тоткынлыкта иде. 3 Чөнки аны Яһүд патшасы Сидкыя́ болай диеп ябып куйган иде:+ «Нигә син шулай пәйгамбәрлек итәсең? Син болай дисең: „Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәрне Бабыл патшасы кулына бирермен һәм ул аны яулап алыр.+ 4 Яһүд патшасы Сидкыя исә калдайлылар кулыннан котыла алмас, чөнки ул һичшиксез Бабыл патшасы кулына төшәр, ул аның белән йөзгә-йөз, күзгә-күз сөйләшер“.+ 5 „Ул Сидкыяне Бабылга алып китәр, ул анда мин аңа игътибар иткәнчегә кадәр калыр,— дип әйтә Йәһвә.— Сез калдайлылар белән сугышсагыз да, уңышлы булмассыз“».+
6 Ирмия болай диде: «Йәһвә миңа мондый сүз җиткерде: 7 „Синең яныңа әтиеңнең бертуганы Шалумның улы Хәнами́л килеп болай дияр: „Анатуттагы+ кырымны сатып ал, чөнки синең аны беренче булып кире сатып алу хокукың бар“».+
8 Хәнамил — әтием бертуганының улы, нәкъ Йәһвә әйткәнчә, яныма Сакчылар ишегалдына килеп болай диде: «Биньями́н җирендәге Анатуттагы кырымны сатып алчы, чөнки синең аны үзеңнеке итү һәм кире сатып алу хокукың бар. Аны үзеңә сатып ал». Шулай итеп мин бу сүз Йәһвәдән икәнен белдем.
9 Мин Хәнамилдән — әтием бертуганының улыннан Анатуттагы кырны сатып алдым. Мин аңа җиде шәкыл* һәм ун шәкыл көмеш үлчәп бирдем.+ 10 Аннары мин сатып алу кәгазе язып,+ мөһер суктым, шаһитләрне чакырдым+ һәм үлчәүдә үлчәп акча бирдем. 11 Мин әмер һәм канун буенча мөһерләнгән сатып алу кәгазен дә, мөһерләнмичә калдырылган сатып алу кәгазен дә алдым. 12 Аннары сатып алу кәгазен Хәнамил — әтием бертуганының улы алдында, шулай ук шул кәгазьдә кул куйган шаһитләр алдында һәм Сакчылар ишегалдында+ утырган бар яһүдләр алдында Мәгъсия́ улы Нәринең+ улы Барухка+ бирдем.
13 Алар алдында мин Барухка болай дидем: 14 «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Бу сатып алу кәгазьләрен — мөһерләнгәнен дә, мөһерләнмичә калдырылганын да ал һәм озак вакыт саклансыннар өчен балчык савытка сал“. 15 Чөнки Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Бу җирдә яңадан йортлар, кырлар һәм йөзем бакчалары сатып ала башларлар“».+
16 Сатып алу кәгазен Нәри́ улы Барухка биргәч, мин болай дип дога кылдым: 17 «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Менә! Син бөек кодрәтең һәм көчле кулың белән күкләрне һәм җирне барлыкка китердең.+ Синең кулыңнан килмәгән һичнәрсә юк. 18 Син меңләгән кешеләргә тугры мәхәббәт күрсәтәсең, әмма аталарның кылган гөнаһлары өчен улларына кайтарасың.+ Син — бөек һәм кодрәтле хак Аллаһы. Синең исемең Гаскәрләр Иясе Йәһвә. 19 Синең уй-ниятләрең бөек һәм эшләрең кодрәтле.+ Һәркемгә юлларына һәм эшләренә карап кайтарыр өчен,+ син кешеләрнең бар юлларын күздән кичерәсең.+ 20 Мисыр җирендә кылган галәмәтләрең һәм могҗизаларың бүгенге көнгә кадәр кешеләргә мәгълүм. Шулай итеп син Исраилдә дә, бөтен кешеләр арасында да исемеңне данладың,+ һәм ул әле дә данлыклы булып кала. 21 Кодрәтле һәм көчле кулың белән галәмәтләр, могҗизалар һәм коточкыч эшләр кылып, син үз халкың Исраилне Мисыр җиреннән алып чыктың.+
22 Вакыт узу белән син аларга ата-бабаларына бирергә ант иткән бу җирне+ — сөт белән бал аккан җирне бирдең.+ 23 Алар бу җиргә килеп аңа ия булды, әмма тавышыңа буйсынмады, кануның буенча яшәмәде. Алар син әйткән бер сүзеңне дә үтәмәде, шуңа күрә син аларны бөтен бу бәлагә дучар иттең.+ 24 Менә! Кешеләр килеп, бу шәһәрне яулап алыр өчен камау валлары өйде.+ Бу шәһәр кылычка,+ ачлыкка һәм үләткә+ дучар булганга, аның яшәүчеләре үзләренә каршы чыккан калдайлылар кулына һичшиксез эләгер. Хәзер, үзең күргәнчә, синең бар әйткән сүзләрең үтәлде. 25 Бу шәһәр, һичшиксез, калдайлылар кулына эләгер, шулай да син, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, миңа болай дидең: „Акча түләп үзеңә кыр сатып ал һәм шаһитләр чакыр“».
26 Шунда Йәһвә миңа мондый сүз җиткерде: 27 «Мин — Йәһвә — бар кешелекнең Аллаһысы. Кулымнан килмәгән берәр нәрсә бармы? 28 Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәрне калдайлылар кулына һәм Бабыл патшасы Нәбукадниза́р кулына бирермен. Ул аны яулап алыр.+ 29 Бу шәһәргә каршы чыккан калдайлылар анда керер дә, ут төртеп, шәһәрне йортлары белән бергә яндырыр.+ Чөнки шул йортларның түбәләрендә кешеләр күңелемне рәнҗетер өчен Багалга корбаннар китерде һәм башка илаһларга шәраб бүләкләре агызды“.+
30 „Исраил һәм Яһүд халкы яшь чакларыннан бирле күземдә яман булганны гына кылды.+ Исраил халкы үз эшләре белән күңелемне рәнҗетеп* тора,— ди Йәһвә.— 31 Бу шәһәр алар аны төзегән көннән алып бүгенге көнгә кадәр ачуым белән ярсуымны гына тудырып торды,+ шуңа күрә ул минем алдымнан алып куелырга тиеш.+ 32 Исраил һәм Яһүд халкы — аларның патшалары,+ мирзалары,+ руханилары, пәйгамбәрләре,+ Яһүд кешеләре һәм Иерусалимда яшәүчеләр — күңелемне рәнҗетер өчен кылган бар явызлыклары өчен минем алдымнан алып куелырга тиеш. 33 Алар миңа йөзләре белән түгел, ә артлары белән борыла иде.+ Мин аларны кат-кат* өйрәтергә тырышсам да, берсе дә нәсыйхәткә колак салмады.+ 34 Алар, исемемне йөрткән йортны нәҗесләр өчен, анда үз җирәнгеч потларын куйды.+ 35 Җитмәсә, алар үз улларын һәм кызларын Молыхка корбан итеп утта яндырыр өчен+ Һинно́м* улы үзәнендә+ Бага́л биеклекләрен төзеде. Мин аларга андый җирәнгеч эш кылырга кушмадым,+ һәм бу һичкайчан уема да килмәде.* Әйе, Яһүд җитди гөнаһ кылды“.
36 Сез, бу шәһәр кылычка, ачлыкка һәм үләткә дучар булып Бабыл патшасы кулына эләгер, дисез. Әмма хәзер Исраил Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: 37 „Мин аларны ярсуымнан һәм көчле ачу-ризасызлыгымнан үзем тараткан бар җирләрдән бергә җыярмын.+ Мин аларны кире бу урынга кайтарырмын, һәм алар иминлектә яшәр.+ 38 Алар минем халкым булыр, ә мин аларның Аллаһысы булырмын.+ 39 Алар һәрвакыт миңа курку-хөрмәт күрсәтеп яшәсен өчен һәм үзләре белән, шулай ук балалары белән барысы да яхшы булсын өчен,+ мин аларга бер йөрәк+ һәм бер юл бирермен. 40 Мин алар белән мәңгелек килешү төзеп,+ аларга игелек кылып торудан туктамаска вәгъдә итәрмен.+ Аларның йөрәкләренә үземә карата курку-хөрмәт салырмын, һәм алар миннән ваз кичмәс.+ 41 Аларга куана-куана игелек кылырмын.+ Аларны бу җирдә бөтен йөрәгем һәм бөтен җаным* белән нык урнаштырырмын“».+
42 «Йәһвә болай ди: „Мин бу халыкка бөтен бу зур бәлане китергән кебек, аларга үзем вәгъдә иткән бар яхшылыкны* кылырмын.+ 43 „Бу — кеше дә, хайван да яшәми торган буш җир. Ул калдайлылар кулына тапшырылды“,— дип әйтсәң дә, бу җирдә кырларны яңадан сатып ала башларлар“.+
44 „Биньямин җирендә һәм Иерусалим шәһәренең тирә-ягында, Яһүд шәһәрләрендә+ һәм таулы җирдәге шәһәрләрдә, үзәндәге шәһәрләрдә+ һәм көньяктагы шәһәрләрдә кырларны акчага сатып алырлар, сатып алу кәгазьләре язып, мөһер сугарлар һәм шаһитләр чакырырлар,+ чөнки мин аларның әсирләрен кире кайтарырмын“+,— дип әйтә Йәһвә».