Ирмия
47 Йәһвә Ирмия́ пәйгамбәргә филистилеләргә кагылышлы сүз җиткерде.+ Бу фиргавен Га́заны тар-мар иткәнчегә кадәр булды. 2 Йәһвә болай диде:
«Менә! Төньяктан сулар килә.
Алар басып килүче ташкынга әйләнер.
Алар җирне һәм андагы бар нәрсәне,
Шәһәрне һәм анда яшәүчеләрне басар.
Кешеләр кычкырыр,
Илдә яшәүче һәркем үкереп елар.
3 Аның айгырларының тояклары дөбердәвен,
Хәрби арбаларының тавышын,
Тәгәрмәчләренең дыңгырдавын ишетеп,
Аталарның куллары хәлсезләнер һәм салынып төшәр,
Шуңа күрә алар үз улларын коткарыр өчен борылып та карамас.
4 Чөнки якынлашып килгән көн бар филистилеләрне тар-мар итәр.+
Ул Тир+ белән Сидонның+ калган һәр союздашын һәлак итәр.
Ашкелонның авызы томаланыр.+
И аларның үзәненең калдыгы,
Күпме үзеңә яралар ясап була?+
Кайчан инде син тынычланырсың?
Үз кыныңа кайт.
Ял ит, тынып кал.
7 Йәһвә әмер биргән бит!
Ничек инде ул тынычлансын?
Ул аны Ашкелонга һәм диңгез ярына+
Каршы сугышыр өчен җибәрде».